Баш бит



Сингапур балалары дөньяның иң акыллы балалары булып исәпләнә. Моның сере нәрсәдә? Безнең Татарстан мәктәпләренең дә Сингапур методы буенча эшли башлауларына инде 7 ел булды. Сингапур методикасы алымнары Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә 2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Әмма нәтиҗә юк, укыту нәтиҗәләре һаман да  искечә. Сәбәп нәрсәдә? 

 Мәгарифтә…хәвеф бар

 Яңа мәкалә. Укыгыз.


Хәерле көн,хөрмәтле хезмәттәшләр һәм “Мөгаллим язмалары” сайтындагы яңалыклар белән танышып баручылар! Менә уку елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калды.Тагын бер елга нәтиҗә ясыйбыз.Уку елы дәвамында үткәргән ачык дәресләрне, методик берләшмәләрдә укыган докладларны кабат матурлап, дөресләп язып, завучларга тапшырабыз. Бездә тәртип шундый инде.Сездә дә шулайдыр дип беләм.Бер системада,бер калыпта эшлибез бит.Шул уңайдан бер тәкъдимем бар: ә шул планнарның бер копиясен сайтка җибәрсәгез үзегезгә дә,безгә дә файдасы тияр иде.Шушы адрес буенча гына җибәрегез: achkderes@mail.ru  Без сезнең эш тәҗрибәсен башкаларга таратабыз, ә сез портфолиогызга кую өчен Сертификат (кирәк дисәгез Диплом) аласыз.Май аенда Сертификат бәясен бераз киметеп,75 сумга гына калдырдык. Сайтны тоту чыгымнары белән чагыштырганда бу шалкан бәясе генә инде.Зинһар өчен инде бер тапкыр кайдадыр басылып чыккан яки интернет материаллардан файдаланып язган эшләр җибәреп,үзегезнең дә,безнең дә вакытны алмасагыз иде.Чөнки антиплагиатка тикшергәндә чыганаклар барысы да күренә.  Бу уку елында сайтка сезнең шактый дәрес планнарыгыз,төрле дәрестән тыш чара үрнәкләре куелды.Бер яңалыгыбыз да булды: укучыларыбызның да эшләрен сайтка куя башладык.Шушы эштә булышуыгыз,ярдәм итүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт! Сездән яңа дәрес планнары,методик докладлар көтеп калабыз!


р.м.
Приз фонды 500 мең сум!  «Россия — Ислам дөньясы» стратегия төркеме рәисе Р.Н. Миңнеханов исемендәге премия. Гаризаларны 2017 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Бәйге таләпләре белән тулысынча танышу һәм барлык сорауларга җаваплар алу өчен: podkolzina@rusisworld.com, islamspart@gmail.com электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә  мөмкин. 

авыл
Бөтендөнья татар конгрессы «Минем авылым» иҗади бәйгесен игълан итте. Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк. Тулы текст. Башка бәйгеләр 

Укытучылар хезмәте


Укучылар иҗаты


64x64_mail
Хезмәтләрегезне: дәрес планнары,сценарийлар,сыйныф сәгатьләре,докладлар, эш программаларыгызны achkderes@mail.ru адресына җибәрегез.Татар телендә яэылган эшләр генә кабул ителә.


2016-2017 елларда басылган иң яхшы планнар,сценарийлар, фәнни һәм проект эшләре

  
Безнең авторларыбыз.Үзләренең заманча төзелгән дәрес планнары, эчтәлекле сценарийлар, төрле кичә үрнәкләре, тәрбия сәгатьләре белән тәҗрибә уртаклашкан безнең кадерле мөгаллимәләребез 

 


 
Сайтның эчтәлеге белән танышыгыз. Укытучылар өчен кирәкле эш программалары, дәрес планнары, сценарийлар, сыйныф сәгатьләре-  барысы да сезнең өчен. ФГОС буенча төзелгән планнар, Мәгариф министрлыгы приказлары, төрле законнарны белү эшегездә ярдәм итәр. Без сезнең өчен эшлибез.

  • Төрле темаларга йөзләгән әзер дәрес планнары.Үзегезнең планнарны җибәреп,тәҗрибе уртаклашыгыз һәм Сертификат алыгыз.



 
Соңгы вакытта бирелә торган Сертификат үрнәге


  
«Мөгаллим язмалары» сайтын укучылар һәм аның авторларының сайт турында фикерләре

 

Арча районы Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Физия: Сайт татар теле укытучылары өчен генә түгел, ә башлангыч класс укытучылары өчен дә бик кирәкле.Ул безгә үзебезнең эшебезне күрсәтергә, башкаларныкы белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты укытучысы Әхмәтҗанова Раушания: Башкарган эшегез өчен зур рәхмәт! Сайтыгыз коррекцион мәктәп укытучыларының да үз фикерләре белән уртаклашуы өчен яраткан урын булып тора.

Лилия Хамматова

Салавыч күппрофильле лицее филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укытучысы Хамматова Лилия Ильдар кызы: “Мөгаллим язмалары” сайтында үзем өчен бик күп кирәкле мәгълүматлар таптым,эшемдә кулландым. Бик зур рәхмәт.

Башка фикерләрне дә укыгыз.

Барлык укытучыларның да үз сайтлары юк.Аларның дәрес планнары еллар буе шкафта тузан җыеп яки папка эчләрендә ачылмыйча ята бирә. Ә шул планнарны кемдер эзли торгандыр яки үзегез башкаларга тәкъдим итеп,тәҗрибәгезне уртаклашырга телисездер.Мондый уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.Планнарыгызны “Мөгаллим язмалары” сайтына урнаштырып,исемегезне һәм тәҗрибәгезне хезмәттәшләрегез белән бүлешегез,татар Интернет дөньясына таратыгыз! Язмалар күбәеп китеп,сайтка сыймый башласа,бергәләшеп махсус сайт ачу мөмкинчелеге дә бар

Игътибар ит!
1. Сайтта бары татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан язылган методик эшләнмәләр, дәрес план-конспектлары гына басыла. Алар мәктәпләрдә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә гамәли ярдәм итәрлек булырга тиеш. Аерым язмалар, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.

2.Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел! Чөнки плагиат булган очракта автор һәм сайт җаваплылыкка тартылачак. Хәзер плагиатны тикшерү бик җиңел: аны тикшереп алып була торган махсус сайтлар бар.Шуңа күрә язма авторы материалы азагында, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”,— дигән язу теркәргә тиеш. “Мөгаллим язмалары”на кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган язмаларга өстенлек бирелә. Слайдлар белән тулыландырылса,тагын да әйбәтрәк.Шулай ук язма авторларының фотолары да кирәк булачак.

3.План-конспект Microsoft Word текстында, Times New Roman шрифтында языла,шрифт зурлыгы-14.Юллар арасындагы интервал-1,5.Рамкалау рөхсәт ителми.Таблицалар,диаграммалар,рәсемнәр бары ак-кара төсендә бирелә.Текст киңлектә тигезләнә ( Ctrl+J).Планнарның күләме 3-4 биттән артмаска тиеш.Онытмагыз:озын язмаларны берәү дә укырга яратмый!


Хезмәтләрегезне achkderes@mail.ru адресына җибәрегез


2016-2017 елларда басылган иң яхшы планнар,сценарийлар, фәнни һәм проект эшләре

презентация,Мөгаллим язмалары
инша язу,мөгаллим язмалары
Мөгаллим язмалары,проект эше
Соңгы язмаларга күчәргә

Шәрехләү ябык.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.