1 сентябрьдән берничә яңалык


укытучыХөрмәтле хезмәттәшләр!

“Мөгаллим язмалары” сайтында 1нче сентябрьдән дәрес планнары урнаштыру буенча кайбер үзгәрешләр көтелә.

1.Дәрес планнары сайтка акча түләгәннән соң гына куелачак. План тикшерелеп,сайтка куярга яраклы дип табылса,Сезнең электрон почтагызга счет җибәрелә һәм шуның буенча түләү башкарыла.Аңлашылмаучылыклар килеп чыккан очракта сайтның “Түләү” битендә язылганнарны кабат игътибар белән укып чыгарга мөмкин. http://faritvafin.ru/sertifikat/t-l/

2.Килгән планнар рецензияләнми,кире кайтарылмый,аларга җавап хаты язылмый.Пландагы хәреф һәм стилистик хаталар төзәтелми.План башка кешедән яки сайтлардан күчереп алынган булырга тиеш түгел.Плагиатлык өчен план авторлары үзләре җавап бирәчәк.

3.Сертификатны бирү план сайтка урнаштырылганнан соң 2-4 көн эчендә башкарыла.

4.Портфолиогызга кую өчен  бушлай Диплом бирү мөмкинчелеге дә бар.Монысы вакытлыча гына һәм яңа уку елы башлану уңае белән үткәрелә. Моның өчен сайт турында һәм урнаштырылган планнар буенча фикерләрегезне (отзыв) язып җибәрергә генә кирәк.Үрнәк өчен карагыз: http://faritvafin.ru/achyk-d-res/fikerl-r/

5.Фотосыз планнар сайтка куелмыйлар.Фотоларыгызны план язылган биткә куеп түгел,ә jpg форматында аерым җибәрергә кирәк.

6.Планнарыгызны җибәрер алдыннан “Ачык дәрес” нигезләмәсе белән тагын бер танышып чыксагыз әйбәт булыр иде. http://faritvafin.ru/achyk-d-res/

Яңа уку елында хезмәтегездә яңа уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.Сезнең квалификацион категориягезне күтәрүгә ярдәм итеп, үз өлешебезне кертә алсак,без бик шат булыр идек.Бергә булыйк,бердәм булыйк!

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.