Үпкәнеңнән бирле,әнкәй…


Зиязова Айгөл Рәшит кызы

Зиязова Айгөл Рәшит кызы

Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиязова Айгөл Рәшит кызы.

Тема: Үпкәнеңнән бирле, әнкәй…

                                             (әдәби кичә)

Максат: укучыларны халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итү, балаларда аңа карата ихтирам, горурлык хисе, туган илгә, әти-әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, компьютер, интерактив такта, китаплар күргәзмәсе, «Күренекле шәхесләр» фонохрестоматиясе, «Габдулла Тукай» дисклар коллекциясе, электрон дәреслек.

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да әнисенә шулай назлап эндәшкәндер. Тик, кызганычка каршы, мондый бәхетле минутлары озакка баргмаган. Аңа ятимлек ачысын татырга туры килә. Бүгенге кичәне бөек шагыйрьнең сөекле әнисе Бибимәмдүдәгә  багышларбыз. Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана турында белемнәребезне тирәнәйтербез.

1 слайд (Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә рәсеме. Аны шагыйрьнең апасы Газизә Зәбированың истәлекләре буенча Әлфия Зәбирова-Белостоцкая ясаган)

            1 укучы. Бибимәмдүдә — Зиннәтулла мулла белән Камилә кызы. Өчиледә туган. Әнисе Камилә иртә үлеп, үги ана кулында үскән. Укымышлы булган, шигырьләр язган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, калфак чиккән. Төскә матур булган. Мәмдүдә озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган. Истәлек авторлары Тукайда әнисе чалымнары күренүен әйтәләр. Улы Габдулланы ул: “Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!” – дип, күкрәгенә кысып сөяргә яраткан. Г.Тукайның шигъри таланты әнисе һәм бабасы Зиннәтулла ягыннан килә. (Дәвамы сценарийлар битендә) http://faritvafin.ru/plannar/ccenarijlar/

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.