«Саесканның дуслары» . Балалар бакчасында ачык дәрес


 саесканның дуслары
Казан шәһәре Киров районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль автоном учреждениясе 356 нчы “ Каенкай” гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Нәҗипова Гүзәлия Илдар кызы. “ Кышлаучы кошлар” проекты буенча “ Саесканның дуслары “ темасына ачык дәрес.
Максат: Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән  бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу.  Кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Дәрес үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, кошлар рәсеме, магнитофон һәм кошлар тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр. Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.                                        Эшчәнлек барышы. Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар.  Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) . Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте!  Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты? Балалар.  Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ? Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә . Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могъжизалы урманга чакырам.  ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .Төп өлеш Тәрбияче .Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә  юлга кузгалабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме? Балалар.  Әзер Тәрбияче . Алайса , юлга.    (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт!  Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт! Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз? Балалар .  Борын белән.   Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.