Истәлекле дата. Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди


(Истәлекле дата) Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел ― 28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир.Автор:Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Татар дөньясының иң укымышлы зыялыларыннан үрнәк алабыз, аларның тормыш юлларын өйрәнеп калдырган мираслары белән горурланабыз. Ә менә без, укытучылар, мирасларны саклап кына түгел, ә дәвамлы итү өчен нәрсә генә эшлибез соң? Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган  Әхмәдһади Низаметдин улы Максудовның язмышы – ил язмышы, татарның язмышы. Сөйләшәсе сүземне башлаганчы Һ. Максудиның биографиясеннән кыскача тезислар китерәсем килә, чөнки әңгәмә шул юнәлештә барыр: “Аның «Әлифба»сы һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дә дәреслек итеп кертеләләр.” ,”Ул Казанда беренче рәсми татар-мөселман китапханәсен — «Китапханә исламия»не оештыра- китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була.”,  “ Һ. Максуди — «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм аның барлык съездларының да эшендә катнашкан кеше.” Тезислардан аерып алып басым ясыйсы килгән сүзләр “исламия”, “мөселман”. Әгәр укытучыга шундый сорау куелса: “Син мөселманмы?”. Җайсыз, урынсыз сорау бу, кешенең “эчен пошыргыч”, комфортын бозучы сорау. Ә инде: “Сез дәрестә ислам динен телгә аласызмы?” дип сорасаң, “Юк, юк, дин бит дәүләттән аерылган, это же “светская школа” дип төгәл җавап биреп була. Ярар, укыту методикасына карата сорау: “Әсәрләр укыганда  “сүзлек эше” алып барасызмы? Тәрбияви әңгәмәләр , дискуссияләр оештырасызмы?”. Монда инде дәррәү булып: “Әлбәттә, алып барабыз. Балалар тексттагы сүзләрнең мәгънәсен белмәсә, эчтәлеген дә аңламыйлар бит!”-дип тагын төгәл җавап бирер идек. Килешәм, хәтта укытучы ул текстны өйрәнеп, алдан әзерләнеп куя: чыннан да, текстта әллә нинди сүзнең килеп чыгуы бар. Шулай ук текст эчтәлегенә таянып бик күркәм тәрбия эше дә алып барабыз. Ә тәрбия эшенең чыганагы кайдан килә? Логик яктан фикер йөртүебез дөрес булса,  без укытучы буларак ислам дине турында һәм православие дине турында  сөйлибез икән. Түбәндәге таблицага күз салыйк: Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.