Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.


Ак бүре
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.
Аннотация. Татар халык әкияте”Ак бүре” әсәрен өйрәнү  буенча программада  (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  татар әдәбияыннан авторлык программасы” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова, Казан, 2014) дүрт сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес икенче дәрес буларак үткәрелә. Алдагы дәрестә укучылар әкиятләрнең жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары турында белемнәрен барладылар.      Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет — әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, сөйләм әдәбенә өйрәнү халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшенү. П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, әкиятләргә хас үзенчәлекләрне искә төшерү, әкияттә күтәрелгән төп фиерне ачыклау. Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын, баланың үзаңын үстерү.  Әкиятнең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә ачыклау;   Әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшендерү, шул турыда уйларга өйрәтү; Әти-әнигә, туганнарга карата мәрхәмәтле булу, кешеләр белән итагатьле сөйләшү әдәбе, батырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.  Шәхескә кагылышлы УУГ:  —  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Регулятив УУГ:   — максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; Укырга һәм күчереп алырга

 

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.