Ачык дәрес


 
 «Ачык дәрес»  Нигезләмәсе. Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучылары!“Мөгаллим язмалары” сайтында сезнең өчен “Ачык дәрес” бүлеге эшли башлады.Бу-конкурс түгел. Аралашу,тәҗрибә уртаклашу урыны. Үзегез үткәргән ачык дәресләренең план-конспектларын сайтта урнаштырып, сезнең өчен Электрон сертификат алу мөмкинлеге булдырыла.Барлык укытучыларның да үз сайтлары юк.Аларның дәрес планнары еллар буе шкафта тузан җыеп яки папка эчләрендә ачылмыйча ята бирә. Ә шул планнарны кемдер эзли торгандыр яки үзегез башкаларга тәкъдим итеп,тәҗрибәгезне уртаклашырга телисездер. Мондый уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Планнарыгызны “Мөгаллим язмалары” сайтына урнаштырып,исемегезне һәм тәҗрибәгезне хезмәттәшләрегез белән бүлешегез,татар Интернет дөньясына таратыгыз! Язмалар күбәеп китеп,сайтка сыймый башласа,бергәләшеп махсус сайт ачу мөмкинчелеге дә бар.

 


 

2016-2017 елларда басылган иң яхшы планнар,сценарийлар, фәнни һәм проект эшләре
Баш биткә Яңалыкларга

Сорауларыгыз,тәкъдимнәрегез булса,язып җибәрегез.
[contact-form-7 id=»2648″ title=»Контактная форма 1″]

7 комментариев “Ачык дәрес”

  1. Раилә Says:

    Бу сайт ,бигрәк тә,татар теле укытучылары өчен кирәк.Башка фәннәрдән кирәкле мәгълүматны бик күп чыганаклар аша табып була,татар теле «кыерсытылган» булып кала бирә бит.Рәхмәт ,олы хезмәтегезгә.

  2. 020458 Says:

    Бу сайт өчен бик зур рәхмәәт Сезгә!!! Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәҗрибә уртаклашыр өчен бик әйбәт!!!

  3. Миләүшә Says:

    Безнең эшебезне җиңеләйткән өчен зур рәхмәт сезгә!Сайт бик яхшы, олы хезмәтегез алдында баш иябез.

  4. Миләүшә Says:

    Бик яхшы сайт. Рәхмәт, безгә эшебезне күрсәтергә мөмкинлек тудырганыгыз өчен.

  5. ilseyar Says:

    Ә конспектны ничек итеп өстәргә?

  6. Вафин Фәрит Says:

    achkderes@mail.ru адресына җибәрегез

  7. Лилия Says:

    Бик яхшы язмалар! Эштә кулландым,ярдәм итте.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.