Ачык дәрес


 
Ничек язарга? Сайтта бары татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан язылган методик эшләнмәләр, дәрес план-конспектлары гына басыла. Алар мәктәпләрдә (шул исәптән, балалар бакчаларында) эшләүчеләргә гамәли ярдәм итәрлек булырга тиеш. Аерым язмалар, тагын да камилләштерү нияте белән авторларга кире кайтарылырга мөмкин.Иң катгый таләпләрнең берсе – язмалар башка авторларның мәкаләләреннән күчерелгән булырга тиеш түгел! Чөнки плагиат булган очракта автор һәм сайт җаваплылыкка тартылачак. Хәзер плагиатны тикшерү бик җиңел: аны тикшереп алып була торган махсус сайтлар бар.Шуңа күрә язма авторы материалы азагында, аның оригинальлеген раслап: “Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам”, — дигән язу теркәргә тиеш. “Мөгаллим язмалары”на кадәр кайдадыр инде дөнья күргән материаллар кабул ителми. Үзенчәлекле, яңа укыту-тәрбия алымнарына корылган язмаларга өстенлек бирелә. Слайдлар белән тулыландырылса,тагын да әйбәтрәк.Шулай ук язма авторларының фотолары да кирәк булачак. План-конспект Microsoft Word текстында, Times New Roman шрифтында языла,шрифт зурлыгы-14. Юллар арасындагы интервал-1,5. Рамкалау рөхсәт ителми. Таблицалар,диаграммалар,рәсемнәр бары ак-кара төсендә бирелә.Текст киңлектә тигезләнә ( Ctrl+J).Планнарның күләме 3-4 биттән артмаска тиеш. Онытмагыз:озын язмаларны берәү дә укырга яратмый!Үрнәк. Сезнең план дөньяда иң яхшы пландыр.Ләкин үрнәктәгечә язсагыз,сайтка урнаштыру өчен әйбәтрәк булыр. Титул бите куелмый. Планның беренче битендә менә мондый язу булырга тиеш: (Үрнәк)Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.Тема:“Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы.)Шрифтны бернинди каралтулар,калынайтулар рөхсәт ителми.Баш хәрефләр белән язмагыз.Исем-фамилиягез, мәктәп исемнәрен ничек язып җибәрсәгез,сайтка шулай куела. Сертификатларга да нәкъ үзегез язып җибәргәнчә языла.Шуңа күрә игътибарлы булыгыз!Элемтәгә керү өчен: авторның татар телендә тулы исем-фамилиясе,телефон.

 


 

2016-2017 елларда басылган иң яхшы планнар,сценарийлар, фәнни һәм проект эшләре
Баш биткә Яңалыкларга

Сорауларыгыз,тәкъдимнәрегез булса,язып җибәрегез.
[contact-form-7 id=»2648″ title=»Контактная форма 1″]

7 комментариев “Ачык дәрес”

  1. Раилә Says:

    Бу сайт ,бигрәк тә,татар теле укытучылары өчен кирәк.Башка фәннәрдән кирәкле мәгълүматны бик күп чыганаклар аша табып була,татар теле «кыерсытылган» булып кала бирә бит.Рәхмәт ,олы хезмәтегезгә.

  2. 020458 Says:

    Бу сайт өчен бик зур рәхмәәт Сезгә!!! Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәҗрибә уртаклашыр өчен бик әйбәт!!!

  3. Миләүшә Says:

    Безнең эшебезне җиңеләйткән өчен зур рәхмәт сезгә!Сайт бик яхшы, олы хезмәтегез алдында баш иябез.

  4. Миләүшә Says:

    Бик яхшы сайт. Рәхмәт, безгә эшебезне күрсәтергә мөмкинлек тудырганыгыз өчен.

  5. ilseyar Says:

    Ә конспектны ничек итеп өстәргә?

  6. Вафин Фәрит Says:

    achkderes@mail.ru адресына җибәрегез

  7. Лилия Says:

    Бик яхшы язмалар! Эштә кулландым,ярдәм итте.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.