Дәрес


 Утырыгыз! Укып килдегезме? Галиев, бас! Сөй­лә. Надан! Утыр, «ике»ле! Сәүбанов, яп китабыңны! Өйдә укырга кирәк. «Ике»ле! Рамазанов, җавап бир! Аңламадың? Ахмак! Ниязов, сөйлә әйдә. Мы­гырданма, кәлүш авыз! Туры бас. Оһо,монда синең рәттән өч «ике»ле икән инде. Туфта сөйләмә. Базарыңны туктат! Юкса, тагын бер «ике»ле ман­чырмын! Ильясова, чык монда! Сөйлә. Нигә елый­сың? Әниең авырса, миң бит врач түгел. Укыту­чы! Дәрестән соң калып сөйләрсең. Дәүләтов! Саңгырау тәре. Дәүләтов дим! Плеерыңны алып башыңа бирәм бит хәзер! Чыгып кит класстан! Тулырак…

Без кемнән ким?


   Безнең авылда гел урлашып кына торалар, нәкъ Мәскәүдәге кебек, билләһи! Әле менә уз­ган җомгада алыпсатар Галәү кибетен бастылар: өч кильки консервысы, ун күкәй һәм җиде «Чистай» аракысы алып чы­гып киткәннәр. Бер көтү’ милиция көне буе эз­ләде, һы, тотарсың алай гына! Өч көн үткәч үз­ләре каптылар. Шешә тапшырып тәмәке алыр­га торганда. Теге «Чистай» аракысы Галәү ки­бетендә генә булган икән.

Ял көне сельпо скла­дына керделәр. Түбә ка­лаен куптарып,’ Тулырак…

ЧИР


Көтмәгәндә-уйламаган-да Галәвинең дәү корсагын­да кечкенә генә кызыл тап пәйда булды. Хатыны сыер җилеменә сөртә торган май биреп карады — бетмәде кызыл тап.

Иртәгесен иртүк Галәви корсагын күрсәтергә күрше карчыгына керде. Карчык озын-озак дога укып, олы корсакка шактый гына төке­рек чәчте. Әмма теге тап өшкерүне өшкереп тә бирмәде.

Галәви, корсагын тотып, фельдшер кызга йөгерде. «СПИД» гәзите укып утырган яшь кызның шәлперәйгән корсакка әллә ни исе китмәде. Шешә төбеннән чыра белән каезлап алып чиргә яшел дару сөртте. Тулырак…

Рәхмәт!..


Рәхмәт, хуҗам, оныт­мыйсың! Изге зат син, ми­һербанлы. Берәү булса күптән сызып ташлар иде. Җитте, бу адәм пенсиягә китә, аяк астында буталып йөрмәсен әле дияр иде. Син игътибарлы, шәфкать­ле шул. Авылның иң зур урамына агитатор итеп билгеләгәнсең. Шуларны уйлап, йоклый алмыйча боргаланып ятканда, исе­меңне еш кабатлыйм. …Анаңны да искә алам.

Син борчылма. Чаңгы ярышында егылып сынган аяк төзәлеп килә инде. Хә­зер йөрергә була. Шундый ышаныч күрсәткәнең өчен чиксез бәхетле мин. Әле узган атнада гына егерме укучының өенә йөреп чык­кан идем. Кичә ярминкәдә көне буе товар саттым. Аяк­лар хәйран язылды. Суык­та кар өеп, сыннар ясау бигрәк тә килеште. Шулай гел йөртеп-йөгертеп тор­ганың өчен Ходай озын го­мерләр бирсен сиңа. Тулырак…

Кушу һәм алу.



Көннәрдән беркөнне мәктәпкә фәрман килеп төште. Бөтендөнья кризис белән мәйханә килгәндә, сез анда ни җаныгыз белән тыныч кына укытып ятасыз, дигәннәр. Өстән килгән һәр боерыкка шундук койрык болгарга өйрәнгән халык киңәшмәгә җыйналды. Сүзне, гадәттәгечә, дирек­тор башлады:

—      Болай булмый, иптәш­ләр. Кысарга, кыскартырга кушалар. Кемнән башлый­быз?

Шуны гына көткәндәй татар теле укытучысы  мыш­кылдап елап җибәрде. Тулырак…

Авыл…Эротикасы


      Хатыны урын җәйде.Ир барып тиз генә утны сүндерде.Карават шыгырдап куйды.

-Булдымы?-дип сорады хатын.

-Юк әле,-диде ир,авыр сулап.

-Булдыксыз,-диде хатын.-Ирлегеңне әйтер идем…

Сүз бер капчык комбикорма турында бара иде.Ул инде күптән бозау тагарагы астына яшереп куелган.Сәлим шуны алып кайтырга җай таба алмыйча йөри.

-Җебегән,-дип дәвам итте хатын.-Бүген тагын ике чеби үлде.Кеше ирләре азыкны машина белән алып кайтып аударалар,син төнлә күтәреп кайтырга куркасың.

 Сәлим бүген хатыны Сылубикә назлырак булыр дип көткән иде.Чөнки Тулырак…

Атказану. (юмореска).


 Нихәл, Халисә! Шатлыктан чылтыратуым сиңа – малай эшкә керде бит! Мәктәпкә. Белеме дип… Бар, нишләп булмасын. Башлы бит ул. Армиядән кайтышлый Мәскәү вокзалында диплом сатып алган. Акчасы укытучыныкына гына җиткән. Прокурорныкы бик кыйммәт ди. “Бик шәп булган, улым, авылда хәзер иң акчалы урын мәктәп”, – дидем. Теләсә кемне алмыйлар бит әле анда. Әнә, Әхминең университет бетергән малае кызыл дипломын селкеп йөрде-йөрде дә, Казанга китеп, “Бәхетле”гә каравылчы булып урнашты. Тулырак…

Сабак (юмореска).


    Алгы партада утырган малай сумкасыннан болан мөгезе кадәр рогатка чыгарды.

– Ашыкма, – мәйтәм тегеңә. – Наданлыгыңны күрсәтмә. Синең шикелле егеткә кәкре агач кисәге тотып утыру бөтенләй килешми. Синең кулда җүнлерәк нәрсә булырга тиеш: йә пистолет, йә автомат…

Ул аз гына уйланып торды да рогаткасын сындырып ташлады. Тулырак…

Уртак хисләр (юмореска).


Башлык бүлмәсенә үгез муенлы, кыска кәкре аяклы, күлмәк якалары ат камыты шикелле ике якка ачылып китмәсен өчен аллы-гөлле чуар галстук буган бер адәм килеп керде. Ул “Якты төн” күмәк хуҗалыгы персиятеле Моталлап иде. Йөзеннән гөрләвек булып тир ага, ә аркасыннан агып төшкән тир трусигына кадәр юешләткән. Тулырак…

Хәтәр дәрес. (юмореска)


Укытучы, мәктәп ишеген ачып, эчкә узды. Гаҗәп хәл: аны берәү дә ишек яңагына кысмады, берәү дә бәреп екмады. Мәхшәр туе булган коридорда сәер тынлык: гөлләр дә идәнгә очып төшмәгән, тәрәзә пәрдәләре дә урынында эленеп тора. Укучылар чыпчык балалары шикелле чөкердәшеп, матур гына җитәкләшеп йөриләр. Киемнәрен күр: концерт куярга килгәннәрмени?

Сүгенү сүзеннән башканы әйтә белмәгән Марат та, авызын ерып, укытучы белән: “Хәерле иртә!” – дип исәнләшеп узып китте. Тулырак…


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.