Роза Хафизова. “Киек Каз Юлы”. Укучылар конференциясе


киек каз юлы
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Эльвира Әмир кызы . Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча укучылар конференциясе. (Укыткан предмет буенча тематик чара).
Календарь – тематик план әзерләү эшләре мине, укытучы буларак, җәйге кичләрен отпускы вакытында да битараф калдырмый. “Нигә?” дисәгез, җавап гади: тыныч кына, ашыкмыйча дәреслек  белән танышу, нинди әсәрләр барлыгын белү миңа мөһим. Хикәяләр, әкиятләр, әсәрләр эчтәлегенә күз салып чыгам. Туган ягыбыз,  Ватаныбыз тарихын ачыклаучы  әсәрләр мине аеруча кызыксындыра. Нинди телдә бирелгән алар: балаларга аңлашырлык  дәрәҗәдәме, әллә инде күбрәк фәнни телдәме. Әсәр өстендә эшләгәндә нинди технологиягә таянырга, укытучының роле нинди булырга тиеш. Әйе, борынгы Болгар җирендә үсеш алган ханлык, губерния, ә хәзер инде җир шарының күп почмакларында танылган Татарстан Республикасы тарихын башлангыч сыйныф укучысына ансат кына өйрәтү күз алдына да килә торган эш түгел. Кулымда “Татарстан китап нәшрияты” тарафыннан бастырылган 4 сыйныф өчен “Уку китабы” дәреслеге. Авторы Ягъфәрова Р.Х.   Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” (повестьтан өзек) әсәре минем игътибарымны җәлеп итте. Беренче юлларны укыгач ук кызыксынуым артты Һәм җитди бер уй борчый башлады. Өзектә “сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында” сүз бара. Великие Луки дигән шәһәрдән татар авылына кызы Лира белән бер апа кайтып төшә.  Тарихта никадәр зур  урын алып торучы, һәрбер гаиләгә кагылышлы сугыш вакыйгалары хакында сөйләнелә бит бу әсәрдә! Юк, мондый темаларны 45 минут эчендә “өстән кыркып чыктым” белән генә үтеп булмый. РСФСР составында ТАССР сугыш елларының һәр авырлыгын һәр шәһәре, һәр авылы белән күтәргән. “Бу теманы да һәр гаилә белән  күңелнең  бөтен кылларын кузгатырлык итеп, балалар күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнәсе иде!”-дигән фикер башыма нык итеп кереп утырды. Әллә нинди “велосипедлар” уйлап чыгарасы юк. Дистәләгән еллар буе үзен аклап калучы, чараларны күркәм формада үткәрергә мөмкинлек бирүче “укучылар конференциясе” бар бит. Ниһаять, компьютер-планшетлардан, смартфон-айфоннардан котылырга бер  период булды. Бар гаилә повесть укый. Нинди шатлык —  китап кулда! Менә ул көтеп алынган көн! Бүген безнең сыйныф бүлмәсендә  укучылар конференциясендә катнашучылар утырган. Роза  Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча өч буын фикер алыша: укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм олырак буын (әби-бабайлар, апай-агалар). Укучы балалар, әлбәттә, балалар турында сөйли инде. «Укыткан предмет буенча тематик чара». Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы”

Әдәби уку дәресендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану


 мастер-класс
Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Тема : “Әдәби уку дәресендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану” темасына мастер-класс. (4 сыйныф)
 Дәрестә критик фикерләү ысулларын куллану балаларның  фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме — бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә. Галимҗан Ибраһимовның мондый юллары бар: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү — мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе , иң зурысыдыр”. Чынлап та, хәзерге заман таләбе – шундый. Без, укытучылар, баланы  дәрестә мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне үзенең тормышында куллана белергә  өйрәтергә тиеш. Дәрес балага ниндидер яңалык алып килергә  тиеш. Ул мәктәпкә шатланып, теләп килерлек булсын.Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала, минемчә. Без һәрвакыт эзләнергә, заман белән бергә барырга тиеш. Әдәби уку дәресләрендә, теге яисә бу авторның әсәрләрен тирәнрәк кабул итү өчен, критик фикерләү технологиясенең “Алты эшләпә” ысулын кулланырга була. Бүген без әлеге ысул белән Аяз Гыйләҗевның “Тәрәзәләр” әсәренә анализ ясарбыз. Мин үзем башлангыч сыйныфларда “Тәрәзәләр” повестын класстан тыш уку өчен яисә һөнәрләр турындагы сыйныф сәгатьләренә методик кулланма итеп алам.Төрле һөнәр ияләре, аларның әһәмияте турында сөйләшкәндә ул менә дигән ярдәмлек! “Алты эшләпә” ысулын Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан. Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен  күрсәтергә була. Критик фикерләүнең бу ысулы белән танышкач та , мин иң беренче эш итеп, төсле кәгазьләрдән алты төрле эшләпә ясадым: ак, кара, сары, яшел,кызыл, зәңгәр. Чөнки кечкенә яшьтәге мәктәп баласы өчен бар әйберне дә тотып карау мөһим. Алар үзләре дә сизмәстән,  укылган  әсәргә уен формасында гына  тирәнтен анализ ясыйлар. Башта укучыларны  төркемнәргә бүләм  Гадәттә, дүртәр кешелек алты төркем була. Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпә бирәм . Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар төркемнәрдә  укылган әсәр буенча геройларга,вакыйгаларга  карата үз фикерләрен белдерәләр, нәтиҗәләр чыгаралар. Төркемнән бер кеше барысы исеменнән чыгыш ясый. Эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия:  Тулысынча

Балалар бакчасында тел мохите


Мөгаллим язмалары
Алабуга шәһәре 22 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Мазеева Альбина Альберт кызы.Балалар бакчасында тел мохите.(Авторның сайтта икенче хезмәте)
«…Дөньяда күп нәрсә белдем…”Бу сүзләрне белмәгән татар дөньяда юктыр! Туган телнең дөньяны тануда төп чыганак икәнлеген, аның әби-бабайдан әткәй-әнкәйгә, алардан балаларга күчүен, аннан да газизрәк,кадерлерәк, тәмлерәк нәрсә булуы мөмкин түгеллеген Тукаебыз гасыр башында ук шигырь юлларына салып әйтеп биргән. Тел кешенең тормышында зур урын алып тора. Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Халыкның теле- аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кодрәтле тел- үзенең туган теле. Бала иң элек үз халкының хәрефләрен күрергә, үз авазын ишетергә тиеш. Аның кечкенә куллары иң элек туган телендә “Әти, Әни”сүзләре язсын иде. Шулай булганда гына алар сабый йорәгендә тирән эз салачаклар, һәм шул беренче нигез булачак. Сабый һәрнәрсәне тойгысы белән каршы ала. Иң элек укылган әкиятләре үз телендә булсын. Иң элек ишеткән вакыйгалары, иң элек исемен күргән язучылары үз халкыннан булсын. Кеше үзенең туган телен яратса гына, башка халыкларның теленә колак салыр. Җырдай моңлы татар телен башка милләт балаларына җиткерү- безнең изге бурычыбыз. Шулай бумый мөмкин дә түгел, чөнки Татарстаныбызда татар теле- дәүләт теле!

ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү


ФГОС
Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять. “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков. Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора. ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шуңа да инде мин үземнең методик темамны “ФДББС шартларында, укучыларга иҗади якын килеп, белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхес тәрбияләү,” – дип алдым. Иҗади фикер йөртүче укучыда татар телендә нинди компетенцияләр формалаштырырга тиеш соң? 4 төрле компетенция бар: коммуникатив, лингвистик, этномәдәни һәм информацион. Мәгълүм булганча, укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Шуны күздә тотып, уку процессында бик күп төрле алымнар кулланырга тырышам. Метод һәм алымнар кулланганда, укучыларның психологик үзенчәлекләрен, аларның фикер эшчәнлекләрен һәм гомуми үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам. Менә шул очракта гына, аларның алган белем һәм күнекмәләре ныклы була. Эшне төрлеләндерү, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләү – дәрес үткәрүдә иң отышлылары дип саныйм. Укучыларның белемнәре ныклы булсын өчен, материалны әледән-әле кабатлап, ныгытып бару да мөһим. Дәрестә төрле күрсәтмәлекләрдән, өстәмә әдәбияттан файдалануның да

әһәмияте бик зур. Бу укучыларга материалны яхшырак хәтердә калдырырга, төрле кагыйдәләрне өйрәнүгә, укучыларда фән белән кызыксынуны, күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.

Тулырак…

Тукайның 130 еллыгына


Г.Тукай  «Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы».

Автор: Фәтхриева Рәйхана Хәнәфия кызы.

Эчтәлек
Кереш.
Г.Тукай — татар тормышындагы феодаль торгынлыкка һәм прогрессив үзгәрешләр юлында киртә булып торган һәртөрле искелеккә каршы көрәшүче.
Төп өлеш.
I бүлек. Габдулла Тукайның педагогик хезмәтләрендә әдәби мирасның чагылышы.
II бүлек. Татар халкы педагогикасы үсешендә Г. Тукайның дөньяви тәрбия һәм яңа укыту үзенчәлекләренең роле .
III бүлек. Габдулла Тукай — дәреслекләр авторы
Йомгаклау. Г.Тукай калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз
Әдәбият исемлеге.

Язманың дәвамы планнар битендә:http://faritvafin.ru/plannar/

Дәреснең баштагы 5 минуты


Мөгаллим язмалары       Дәрес башында укучыларны теманы аңлауга әзерләү.

1нче киңәш.

Тәнәфестә укучыларны класстан чыгарып бетерегез дә бүлмәне яхшылап җилләтегез. Аннан Моцартның берәр музыкасын куегыз һәм дәрес башланырга бер-ике минут кала укучыларыгызны  класска кертегез.Үзегез дә дәрес башлау өчен нинди уңай даирә барлыкка килүен күреп гаҗәпкә калырсыз.Моцарт музыкасының акыл эшчәнлеген күтәрүе инде күптән исбатланган,тыңлаучыга ошыймы ул,ошамыймы- анысы әһәмиятле түгел.Музыка тыңлау баш мие ярымшарларының бөтен өлешләрен активлаштырып җибәрә;аерым алганда, уйлау,күрү,фикерләү эшчәнлеге күпкә күтәрелә.Нәтиҗәдә, фикерләү процессы стимуллаштырыла һәм хәтер яхшыра.Укучыларыгызның өлгереше уңай якка үзгәрерме-юкмы,анысын вакыт күрсәтер,ә менә өйрәнәчәк фәнгә игътибар һәм кызыксыну артачак,анысы бәхәссез.

2нче киңәш.

Бүгенге балаларның күбесе – турыдан туры күреп күзәтүчеләр(визуаллар). Үзегез уйлап карагыз,көннең күпме вакытын алар телевизор,компьютер экраннары каршында үткәрәләр? Өстәвенә иртән торганнан алып кич ятканга кадәр кулларында телефон,планшет.Класска кергәч,алар боларның барысын да калдырып торырга мәҗбүрләр.Нәтиҗәдә алар шундук тормыш белән кызыксынудан туктыйлар.Аларның башында бер генә уй: ничек тизрәк Контактка,Инстаграмга,Ютубка керергә һәм андагы дуслар белән аралашырга.Дәрескә әзерләү өчен аларның уйларын “алдалап” карагыз.Дәресне берәр видео белән башлап җибәрегез яки музыкаль клип куегез.Болай да була: дәрескә кагылышлы берәр телевизион тапшырудан өзек күрсәтегез дә класска сораулар бирегез яки аларны алдан тактага язып куегез.Сораулар бирүне видеомөрәҗәгать формасында да эшләп була.Укучыларыгыз дәрес башлауның бу яңа формасын күреп,гаҗәпкә калырлар һәм кызыксынулары уяныр.Нәтиҗәдә укучыларның өйрәнәчәк темага игьтибары артыр һәм теманы үзләштерүләре яхшырыр.

3нче киңәш.

Әледән әле класстагы парталарның урыннарын үзгәртеп торыгыз. Тулырак…

Мәгарифтә “ Комнан бау ишү” методы һәм аның нәтиҗәләре турында.


    Берничә көн элек стена уртасында дистә еллар эленеп торган класс тактасын алып,читкәрәк күчердек тә,аның урынына интерактив такта беркеттек.Шулай итеп, XXI гасырның соңгы мәгълүмати казанышы безнең интернат-мәктәпкә дә килеп җитте.Сүз дә юк,яхшы нәрсә: сенсорлы экран,компьтер һәм проекторны берләштергән искиткеч уңайлы такта.Минем татар теле бүлмәсендә моңарчы мультимедиалы проектор торды.Ике ел буе шуның белән эшләп,инде тәмам ияләнеп беткән идем.Проекторның дәрес үткәрү өчен уңайлыгын бер-ике җөмлә белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Аның белән эшләү укытучының бик күп вакытын янга калдырырга ярдәм итә.Укытучы дәрескә кирәкле картина,рәсем,таблица һ.б. шуның шикелле күрсәтмә әсбапларны эзләп яки кулдан әзерләп азапланмый.Проектор белән эшләгәндә укытучы һәрвакыт йөзе белән сыйныфка карап тора.Аңа аркасы белән балаларга борылып,тактага язасы,нәрсәләрдер эләсе,ябыштырасы юк.Акбурга буялмый,пычрак юеш чүпрәк белән  такта сөртеп мәшәкатьләнми.

 Дәрестә проектор куллану белем бирүнең сыйфатын бер баскычка югары күтәрүгә ярдәм итә.Аның психологик ягы да көчле.Хәзерге балаларга саргаеп,ертылып беткән картина, төссез рәсемнәр урынына интернеттан алынган рәсемнәрне карау күңеллерәк тә,мавыктыргыч та.Дәрестә компьютер куллану яки өйдә балаларның компьютер белән артык мавыгулары турында төрле бәхәсле фикерләр ишетергә мөмкин.Чамасын белмичә компьтер уеннары белән утырган балалар да күп.Ләкин бүген компьтерның кирәклеген инкаръ итү машинада йөрүгә караганда ишәккә утырып йөрү әйбәтрәк дип исбатларга тырышу белән бер. Тулырак…

Татар теле дәресләрен милли информацион технологияләр кулланып укыту


XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар гап-гади, көндәлек кулланыш кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.   Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә  күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа ,белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу — бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора. Тулырак…

Татар теленнән иҗади үстерелешле күнегүләр.


Р.Хәйдәрова дәреслеге белән укытучыларга өстәмә методик ярдәмлек.1-4сыйныфлар өчен.

ижади устерешле кунегулэр.(скачать)

Коррекцион мәктәптә текстларны аңлап һәм дөрес итеп укырга өйрәтү


Коррекцион мǝктǝптǝ текстларны дɵрес итеп һǝм аңлап укырга ɵйрǝтү.

 

       Дɵрес уку— авазларны дɵрес ǝйтеп, текстны кычкырып, хатасыз һǝм салмак уку дигǝн сүз. Тулырак…

[contact-form-7 id="2648" title="Контактная форма 1"]

Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.