Тубым минем, тупкаем. Спорт сәгате.


спорт тубым
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. ”Тубым минем,тупкаем” темасына спорт сәгате (1-4 сыйныфлар өчен).
Укучыларның яше: 7-10 яшь. Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту. Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту,  кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету. Бурычлар: Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү. Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес. Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы. Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре. Кулланылган әдәбият:  “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”.  Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.   Спорт сәгатенең барышы. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. 1) укучылар белән исәнләшү 2) кереш беседа -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк  һәм  спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа  һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин  сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем.  Бәлки  минем  кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр .Спорт сәгате.Күчереп алырга
Презентациясен карарга

 

Яңа ел кил безгә


яңа ел
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы.Тема: “Яңа ел кил безгә. ” ( Зурлар төркеме, 4-7 яшь).
Группага Бакылдык  үрдәк керә. Үрдәк:Исәнмесез балалар!Хәерле көн!Мине хуҗам Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызы артыннан урманга  җибәрде, күрмәдегезме аларны? Балалар:Юк. Алып баручы:Без үзебездә Яңа ел бәйрәменә, Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәм итәргә җыенган идек,әйдә безнең белән. Җыр астында залга керәләр. Аб. Исәнме,чыршы,исәнме!         Яңа ел килеп җитте. Күңелле чыршы бәйрәмен- Балалар күптән көтте. Үрдәк:Чыршы утларың нишләп янмый, нигә күңелсезләнеп утырасың? (үрдәк тыңлаган сыман кыйлана) Чыршы:Балалар җәй көнне кунакка чакырдылар, күңелле була диделәр, ә миңа күңелсез. Аб.Чыршыбызның күңелен күтәрик, аның турында җыр җырлыйк. “Чыршы”. Үрдәк:Без чыршы күргәч ник килгәнебезне дә оныттык,без урманга нигә килдек әле? Балалар җавабы. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Юлда Куян очрый. Куян:Исәнмесез, Хәерле көн балалар!Урманда ниләр эшләп йөрисез? Б-р:Кыш бабай белән Кар кызын эзлибез.Безгә юлны күрсәтә алмассың  микән? Куян:Кыш бабай белән Кар кызы кемнәр соң алар. Миңа сөйләп күрсәтмәссез  микән? Яңа ел кил безгә.Күчереп алырга

Нәүрүз килде безгә.


нәүрүз
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Нәүрүз килде безгә.” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).
Алып баручы: Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны — Нәурүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. 1)Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә,Руслан Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә.  2)Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!          Әмир Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил. 3)Урманда бит җылы өй дә, Җылы мич тә юк.                      Рәмис Куяннарның әбиләре Бәйләми оек. 4) Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!                          Динә Чыпчыкларга җырлар өйрәт, Уйна, сайра, көл. 5)Урманда бит пешермиләр Тугәрәк калач.   Айзирәк Песнәкләрнең туннары юк, Тамаклары ач. 6)Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил.    Айзилә   Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! А.б.Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын! Нәүрүз көен кем көйләсә Ул дәртле һәм бай булсын! Нәүрүз көенә Нәүрүзбикә керә. Нәүрүзбикә:Гайбәт бетсен телегездә, Орыш бетсен илегездә, Ачу китсен йөзегездән, Шулай икән-киләм сезгә! Исәнмесез, балалар, хөрмәтле ата-аналар! Мин — Нәүрүзбикә! Язның иң гүзәл бәйрәме – Нәүрүз бәйрәменә килдем! (Нәүрүзбикәне ипи-тоз белән каршылыйбыз. Нәүрүз.Күчереп алырга

 

Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау. 7 сыйныф


алмашлык исем
5 нче Арча гимназиясе – муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рәфыйкова Финавил кызы. Тема: Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.(Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы)
Планлаштырылган нәтиҗәләр: 1) Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү. 2)Исем һәм алмашлык турында белемнәрне тирәнәйтү, гомумиләштерү. 3)Г.Тукай иҗатын искә төшерү, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү Тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (катнаш дәрес) Төп төшенчәләр: Алмашлык, исем, мәгънә. Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рус теле. Эшне оештыру: Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү. Җиһазлау: Татар теле. 7нче сыйныф Р.К Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Татар әдәбияты. 7нче сыйныф. 2 кисктә. 2 нче кисәк. Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр, темага багышланган презентация. Дәрес барышы. I.Оештыру. Мотивлаштыру. Исәнләшү, Уңай психологик халәт тудыру. II. Өй эшен тикшерү. — “ Мин һәм компьютер” хикәясен тыңлау, бәяләү, эшнең сыйфатын билгеләү. — 15нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле уку, өйдә язган хикәя белән чагыштыру. III. Проблемалы ситуация тудыру. Ике төркемгә дә15 нче күнегүдән бер баганага исемнәрне, икенче баганага алмашлыкларны язарга кушу. -Тикшерү. Хаталарны табу. VI. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. Темасын ачыклау. — Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? — Исемгә хас сыйфатларны искә төшерегез. — Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәләр? — Алмашлык турында нәрсәләр беләбез? V.Белемнәрне актуальләштерү. Бирем: Шушы сорауларга җавап эзләгез. (1нче төркем исем турында 2 нче төркем алмашлык турында схема төзи Һәр төркем узара фикер алыша, сүз төркемнәре турында яза) -нәтиҗә, һәр төркемнән 1 укучының җавабын тыңлау, бергәләп ялгышларны төзәтү. — Җавапларны презентациядә тикшерү, сүз төркемнәрен чагыштыру, нәтиҗә ясау.Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.Күчереп алырга

Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.


Муса Җәлил
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлишина Гөлфия Тәлгат кызы.Дәрес планы. Тема: “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.” Муса Җәлилнең сугыш чоры темасын кабатлау
Тема:   “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.”     Максат: Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Бурычлар: Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү. Чагыштыру, анализлау, бәяләү күнекмәләрен булдыру Патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Көтелгән нәтиҗәләр: Предметлы: логик гамәлләргә өйрәтү( анализ, синтез, чагыштыру,күзаллау. Эзмә-эзлеклеле күнекмәләр эшләү) Метапредметлы: Танып белү гамәлләре: яңа белемне туплау, сорауларга җавап табу, яңа мәгүлүматлар белән эшләү Аралашу гамәлләре (коммуникатив) тыңларга өйрәнү, игүтибарлы булу. Төркемләп эшләү, сорау бирә белү, аралашып эшләү) Регулятив гамәлләр: уңайлы алымнар сайлау. Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Ромашка костюмнары, ромашка таҗлары, гармун, компьютер, проектор, методик папка, композиторлар рәсеме Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Эш төрләре: яттан сөйләү, уку, әңгәмә. Дәрес барышы Оештыру. II. Актуальләштерү. Укучылар , игтибар белән карыйбыз М.Җәлилнең шигыре буенча чыгыш. (Балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр) Кайсы шигырен без сезнең белән карап үттек? Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәнәчәкбез?(иҗатын) Сез аның иҗаты белән күптән таныш. Мин сезгә аның шигырьләрен тәкъдим итәм, ә сез исемнәрен әйтегез. (презентация буеча эшләү) Укучылар, әйтегез әле татар халкы нинди халык? Моңлы. җырлы. Дәреснең эпиграфына күз салыйк. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде Үлемем дә яңгырар җыр булып.Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.Күчереп алырга

== Презентациясен карарга

Кар бөртеге нәрсә ул? 6 сыйныфта уку дәресе


кар бөртеге
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 категорияле югары сыйныфлар укытучысы Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызы. Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? 6нчы сыйныфта уку дәресе.
Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? Максат: 1. Укучыларның кар  бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру. 2. Хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белү, уку күнекмәләрен үстерү.  3. Табигать матурлыгына мәхаббәт тәрбияләү. Материал: дәреслек 51-52 битләр, кар яву күренешләре сурәтләнгән иллюстрацияләр, кар бөртекләре, тест биремнәре.   Дәрес барышы I. Оештыру өлеше —   Исәнмесез укучылар . Хәерле көн! —   Дежур укучы рапорт бирә. II.  Актуальләштерү. —         Без узган дәрестә нәрсә укыдык? Әйдәгез өйгә эшне искә төшерәбез. — Самат Шакирның “Кар ява” дигән шигырен укыдык. Һәм безгә шул шигырьнең эчтәлеген сурәтләгән рәсемне ясап килергә иде. Хәзер шул шигырьне матур, сәнгатле итеп укыйбыз. (1 укучы укый) —         Ә хәзер әйдәгез рәсемнәрне карап чыгабыз. Молодцы, барыгыз да тырышып ясагансыз. Дәрес ахырында, билгеләр куйган вакытта, эшләрегез исәпкә алыныр. —         Әйтегез әле, хәзерге вакытта елның кайсы фасылы? —         Кыш. (слайд) —         Кыш айларына кайсы айлар керә?(слайд) —         Декабрь, гыйнвар, февраль. —         Кыш иң матур һәм без яраткан ел фасылларынын берсе. (слайд) Без инде беләбез беренче карны балалар да олылар да көтеп алалар. Менә бу елны да безгә кыш бик сагындырып кына килде. Укучылар, беренче кар яуганы, бөтен җирне ап – ак кар каплаган көн хәтерегездәме? —         Әйе, 3 декабр, якшәмбе көн кичендә яуды. —         Әйе бу көн безнең исебездә калды, чөнки без кар яуганны бик көттек. —  Кар яуганын күргәч сез нинди хисләр кичердегез? —         (слайд) Сөендек, шатландык, чөнки кыш җиткәч без чана, чаңгыда шуабыз, кар тәгәрәтеп Кар бабай ясыйбыз, шулай ук кыш аенда безгә Кыш бабай һәм Кар кызы  киләләр, без Яңа елны каршылыйбыз. Димәк, кыш безгә бик күп бүләкләр алып килә: ап-ак карлар, сөенечләр, шатлыклар һәм күңелле мизгелләр. Кар бөртеге нәрсә ул.Күчереп алырга

Сүз басымы. Дәрес планы һәм доклад.


Сүз басымы
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. Тема: Сүз басымы.
Максат: Иҗек турында белемнәрне барлау, сүз басымын дөрес билгеләү һәм дөрес кулланырга өйрәтү, сөйләмдә сүз басымының дөрес кулланылышын күзәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.  Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү.  Җиһазлау: Дәреслек, «Татар теле” Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Слайдлар белән эшләү. Дәрес барышы.  I.Мотивлаштыру- ориентлашу  1) Уңай психологик халәт тудыру;  -Укытучы: Укучылар , сез узган дәрестә иҗек турында белем тупладыгыз. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды икән, тикшереп китик.  -Ягез эле, үткәннәрне кабатлау йөзеннән әйтеп үтегез, фонетика булеге нәрсә өйрәнә?  -Орфоэпия нәрсә өйрәнә? — Татар алфавитында ничә хәреф бар? (авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)  — Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? Иҗек дип нәрсәгә әйтәбез? (сүзләр иҗекләрдән тора, иҗек – сөйләмнең иң кечкенә әйтелү берәмлеге. Сузык аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә. Сүздәге иҗекләр саны сузык авазларга бәйле) -Ачык һәм ябык иҗекләрне беләсезме сез? (Иҗекләр бер, яки берничә аваздан торырга мөмкин. Ачык иҗек сузык авазга, ябык иҗек тартык авазга тәмамлана: ә-ни (С-ТС), бал (ТСТ)). -Әйе, бик дөрес. Сез үткән материалны дөрес үзләштергәнсез, афәрин. Буген без, сезнең белән яңа бер тема үтербез. Ләкин, аңа хэтле сезнең өй эшләрегезне тикшереп утик. 2) Өй эшләрен тикшерү. -Ягез эле, өй эшенә нәрсә бирелде сезгә? (“Казан- Татарстанның гүзәл җире” темасына 10 җөмләдән торган сочинение язып килергә) -Бик яхшы сочинение, афәрин. -Ягез, тагын бер укычыны тыңлап үтик. -Бик яхшы сочинение, афәрин. Өй эшләрегезне җиренә җиткереп утәгәнсез, инде миңа әйтеп үтегез, өй эшләрен үзегез генә башкардыгызмы, әллә әти-әниләрегез дә булыштылармы? Сезнең сочинениеләрегез миңа бик ошады. Рәхәтләнеп тыңладым үзегезне. Игътибар иттегезме, сез бөтен сүзләрне дә дөрес итеп укыдыгыз. Ничек уйлыйсыз? Нинди очракларда сузләдә мәгънә югалырга мөмкин? Әлбәттә, сузнең басымын дөрес түгел итеп куеп сөйләшкән очракта. Без дә сезнең белән буген сүз басымы темасын өйрәнеп китербез. Дәрес башында тыңлап үткән “Ай былбылым” җыры мисалында без сезнең белән басымны дөрес куюның кирәклеген карап үтәрбез.Сүз басымы.Күчереп алырга.

 
Казан шәһәре 16 нче татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. “Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре
Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы  матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.    Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.     Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше  китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби – бабасы, әти – әнисе, туган – тумачалары  белән “вата – җимерә” татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый,  укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү  эше укытучы  җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче  мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга  җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.     “Басым – сүзнең җаны ул”,- дигән б.э.к. IV гасырда  яшәүче бөек рим грамматигы Диомед. Бу фикер белән килешми һич мөмкин түгел, чөнки басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә.“Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре

Серле сандык. Зурлар төркеме өчен шөгыль.


серле сандык
Алабуга шәһәре 22нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Мазеева Альбина Альберт кызы. Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль. Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү
Бурычлар: 1. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү. 2. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.3. Кыңгырау,канәфер чәчәге,лалә, яфраклар кисү ысулларын ныгыту. Җиһазлау:Сандык, түбәтәй, алъяпкыч, магнитофон,проектор, мольберт,ИКТ куллану, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү. Сүзлек өстендә эш: Серле,тылсымлы, сихри сандык, лалә,кыңгырау, канәфер чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй. Эшчәнлек   төзелеше: Балалар өчен сюрприз. Алъяпкыч турында әңгәмә. Түбәтәй турында әңгәмә. Уен “Түбәтәй” Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү. Йомгаклау, эшлэрдэн күргәзмә оештыру. Эшчәнлек  барышы: Тәрбияче: Балалар,бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте.(Шакыган тавыш ишетелә) -Тавышны ишетәсезме, балалар? Кем икән анда? (Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый)Серле сандык.Күчереп алырга

Без кайтырбыз җыр булып… Җәлилчеләргә багышланган чара.


Җәлилчеләр
Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Тема: «Без кайтырбыз, җыр булып…» (Җәлилчеләр истәлегенә багышланган чара)
Максат: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган  җәлилчеләр батырлыгын искә төшерү; тормышларына, иҗатларына кызыксыну уяту; батырлыкларын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү; Сугышта һәлак булганнарга ихтирам  — хөрмәт хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисләре  тәрбияләү өчен шартлар тудыру; сөйләм әдәбен камилләштерү. Ватан -Ана (һәйкәл): Тыңлагыз, Җәлилче улларым! Үлемсез Җир – Ана сүзләрен: Сез эшләгән бөек батырлыклар Әкият булып калсын сөйләргә. Ант иттегез, антны сакладыгыз Үлемне дә җиңеп үләргә. Улым,  Җәлил, синең  шигырьләрең Кайтып җитте туган илеңә, Күпме язмыш, күпме өмет кайтты Җырың белән туган җиреңә.  «Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп  буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне?»  (Бер-берсенең иңнәренә кулларын салган унбер батыр тезелеп баскан). 1.Мин, Гайнан Кормаш, Мари  Республикасының Бәрәңге районы Куян авылы егете. Сугышка кадәр  физика-математика укытучысы булып эшләдем, драмтүгәрәк җитәкләдем, әдәби әсәрләр укырга яраттым. Мин-тоткыннардан торган яшерен оешма җитәкчесе . Безнең оешмага кергән һәр кеше ант итә: “Яшерен оешмага керү белән, явыз дошманга каршы соңгы сулышыма кадәр …Тулысынча

Алтын көз.Катнаш төркем өчен шөгыль.


 алтын көз
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының тәрбиячеләре Сунгатуллина Римма Владимир кызы, Шарафутдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “ Алтын көз” ( Катнаш төркем 2-7 яшь).
Тема: “ Алтын көз” ( Катнаш төркем 2-7 яшь). Максат: 1.Туган җиребезгә мәхәббәт, яшелчәче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү; Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү; Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Алдан әзерлек: 1) Экскурсияләр: Яздан алып көзгә кадәр. (Басуга, амбарга, МТСка, яланга, паркка). Шигырьләр, җырлар өйрәнелә, рәсемнәр ясала. Бәйрәм буласы зал яфраклар, башаклар белән бизәлә, уртага икмәк, яшелчә, җиләк-җимешләрдән торган өстәл куела. Бәйрәм барышы: Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалалар. Алып баручы: Урам буйлап килә   Сөмбелә көлә-көлә,    Яфракларын сибә-сибә       Шаяра, уйный, көлә. “Алтын көз”  залга керә ! (045 Сентябрь трек) җырына бии-бии, җиргә яфраклар коя-коя килеп керә).  Алтын көз: Сары, сары, сап-сары  Агачның яфраклары. Җил исә, ява яфрак- Көзнең матур чаклары. Алтын көз: Хәерле көн балалар. Көттегезме мине? Мин Алтын көз булам. Җирне яфраклар белән каплап салкыннан саклыйм. Сезнең арада кечкенә улларым, кызларым бар икән, миңа яфрак җыешырга булыша алмассызмы? Уен: Яфраклар җыю. (“Карусель” көенә. Алтын көз кәрзинен тотып тора, кечкенәләр җыялар). Алтын көз: Рәхмәт балалар. Сез минем турыда шигырьләр   Тулысынча

[contact-form-7 id="2648" title="Контактная форма 1"]

Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.