Әти белән мин-чын ир-егет. Бәйрәм иртәсе.


 әти
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы.Тема: “Әти белән мин – чын ир-егет”. (Бәйрәм иртәсе)
Максат: әтиләрдә ир- егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү; малайларда чын ир- егет булу теләге уяту. Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу, горурлану хисләре тәрбияләү.Балаларда Ватанны  саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: баскетбол тубы, кәрзиннәр, гимнастик таяк, чиста кәгазь битләре, карандашлар,катыргыдан ясалган аяк эзләре, магнитофон. Алып баручы 1: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар, бакчабыз хезмәткәрләре! Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үзебезең “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчабызда тәрбияләнүче малайлар һәм аларның әтиләре арасында “Әти белән мин — чын ир-егет” бәйгесе үткәрербез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала? Алып баручы 2: 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз. Алып баручы 1: Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Алып баручы 2:     Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз. Ә хәзер әтиләрне котлау өчен сүзне балаларыбызга бирәбез. 1 нче бала: Батыр һөнәр бар җирдә- Җирне, илне саклаучы. Сине, мине – һәркемне Дошманнардан яклаучы. Генералмы, майормы,  Капитанмы йә сержант.  Барсының да исеме Дөньяда бер – ул солдат. (Сәмир) 2 нче бала: Олысы һәм кечесе, Шул һөнәрне үз иткән.  Күкрәк белән ут каплап, Күпләре шәһит киткән. Ватанны саклаучылар- Аямыйлар үз – үзен.   Беләкле, йөрәклеләр, Ихтыярлы һәм түзем. (Камил) Кызлар башкаруында җыр: “Балалар бакчасында” (Нур Гайсин сүзләре, Наилә Зарипова музыкасы) Чиста кием кидереп, Мине көн саен иртән Эшкә барышлый әни, Эшкә барышлый әни Ямьле бакчага илтә, Ямьле бакчага илтә. Әни белән барабыз Юл буенча сөйләшеп, Каршы ала апабыз, Каршы ала апабыз, Ягымлы исәнләшеп, Ягымлы исәнләшеп. Укырга һәм күчереп алырга

Х.Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә


 Муса Җәлил
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә.
Тема: Х. Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган   “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” –  дип   исемләнгән әдәби-музыкаль кичә .  Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп  идеяне тамашачыга җиткерү. 2.Х.Туфанның  “Халык рухының илчесе” ,  татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту. Укучыларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.        Җиһазлау: “Кулыңдагы китабымда, чордаш,    Шигырьләрдә минем йөрәгем”, – дигән плакат, мультимедия, Х.Туфанның портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар, Х.Туфанның тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүматлардан торган газеталар. Кулланылган әдәбият: Х.Туфан Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2002 Х.Туфан лирик шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985 Х.Туфан Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990, һ.б. китаплары. Әдәби-музыкаль кичәнең барышы. 1а.б–Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Х.Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез язучының тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Ничек икән синең йөрәк? – дисең,      Ничек икән гомер көннәрең?           Кулымдагы китабымда, чордаш,           Шигырьләрдә минем йөрәгем. 2а.б Ничек икән йөрәк тибешең? – дисә Хәлне сорап әгәр берәр кем Гасырдашлар, сезнең үзегез биргән Җырларымда минем йөрәгем.   Х.Туфанның  “Яшьлек килә яшәргә” шигыре  башкарыла.  (Курайда “Тәфтиләү” көе уйнала.) Укырга һәм күчереп алырга

М. Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә.


 Муса Җәлил
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә.  Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аша укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү; Җиһазлау: М. Җәлилнең портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар. М. Җәлил әсәрләреннән төзелгән күргәзмә урнаштырыла. Сәхнәнең ике ягында ак кәгазьгә М. Җәлил сүзләре язылган. Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем, диеп, туган ил өчен.  Муса Җәлил. Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып. Кичәнең барышы   1 нче алып баручы: — Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, сөекле укучыларыбыз! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтү өчен җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез! Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә  Һәм үләргә кыю ир булып.   Гомерем минем моңлы бер җыр иде,    Үлемем дә яңгырар җыр булып. 2 нче алып баручы: — «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Укырга һәм күчереп алырга

Әлифба бәйрәме


 Әлифба бәйрәме
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. Тема: Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме Җыр: “Саумы, кояш” А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар.Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчел. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына  әверелдегез. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән, аларның гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә һәрбер укучы турында шигъри табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез уйлап җавабын табыгыз.Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!  Тулысынча


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.