Татар теленең байлыгы турында дәү әнием белән интервью.


  татар теле
Закирова Адилә Альберт кызы – Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы. Адилә бик талантлы, киң күңелле, актив укучы. Ул бары тик “5”ле билгеләренә генә укый. Каникул вакытларында “Сәләт” яшьләр үзәгендә актив катнаша. Адилә бик күп конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булды.
-Дәү әнием, сез бабаем белән – сугыш чоры балалары. 55 елдан артык бергә тату гомер кичерәсез. Бүгенге көндә дә бер – берегезгә тирән хөрмәт, көчле ярату хисләре белән яшисез. Дүрт кыз, бер малай тәрбияләп үстергәнсез. Әнием — сезнең төпчек кызыгыз. Әниемнең күркәм сыйфатлары мине уйланырга мәҗбүр итте. Әбием, бабаем белән сез әниемә шулкадәр дөрес тәрбия биргәнсез, нәрсәгә таянып тәрбияләдегез? Әхлак тәрбиясе буенча китаплар бармы?    — И балам! Минем дә әнием  бик булган кеше иде. Әнием, хатын – кыз зирәклеге белән, үзенең киңәшләрен, татар халкының матур мәкальләре, гореф   — гадәтләре белән бергә үреп бирде. Минем сөекле әниемә дөньяның төрлесен күрергә туры килгән. Яшьли тормышның ачысын татыгангадыр инде, минем әнием бик акыллы һәм зирәк ханым иде. Артык сөйләшмәсә дә, исбатлап аңлата иде. Ул дүрт тел белә иде (гарәп, латин, рус һәм татар теле) гыйлемлелеге белән сокландыра торган шәхес. Элекке заманда да әбиләребез һәм бабайларыбыз белемле булган. Бөек мәгърифәтче, тарихчы, белемле галим Каюм Насыйриның әнисе чыгышы белән безнең күрше нигездән. Авылыбызның зыяратында борынгы язмалар да аз түгел. Бу татар халкының гыйлемле булуын исбатлый. Гаиләдә, мәктәптә телгә карата сакчыл караш, ихтирам һәм таләпчәнлек тиешле дәрәҗәдә бирелергә тиеш. Һәрбер кеше тел милләтнең рухи һәм мәдәни хәзинәсе икәнлеген, аны өйрәнүнең мөһимлеген аңласа, телнең киләчәге бар. Белем безнең тормышта искиткеч зур әһәмияткә ия. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Әниемнең кайбер сүзләрен, киңәшләрен сиңа да җиткерәсем килә минем.    Белемле бул. Белемле кеше югалмас. Бөтен нәрсә дә кайчан да булса үтә. Кеше каргама. Күз яшеннән курык. Син рәнҗеткән кешенең күз яше төшми калмас. Синең кимчелекләреңне күзеңә карап әйтә торган кешене якын ит, хөрмәт ит. Елмаеп йөри торганнарыннан курык. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын. Гайбәт сөйләмә. Бу — бик куркыныч гадәт. Кешегә зарыңны сөйләп алҗытма, гөлләргә сөйлә. Дус  булган кеше — дошманыңа, ә дошманың —  дустыңа әверелүе бар. Көнләшмә, көнчеләрдән сак бул. Булганына риза булырга өйрән, нәфесеңне тыя бел. Әйтер сүзеңне уйлап әйт. Олыларны олы ит. Яхшылык эшләүдән туктама. Бер рәхмәт күп бәладән саклый. Күңелеңне изге хисләр белән тулыландыр. Өмет белән яшә. Максатыңны куя бел һәм дөреслек белән генә иреш. Харәмнән сак бул! Башлаган эшеңне бетерә бел. Үз сүзеңне башкаларга мәҗбүри такма, башкаларны тыңлый бел. Иманың, күңелең кушканча эшлә. Күңелең дә, киемең дә ару, чиста булсын. Ризыкны уң кулың белән ал, аша. Уң аякка бас, киемеңне дә уң яктан кия башла. Эшеңне бисмилла белән башла, булганына шөкер ит. Күпер аша чыкканда да догаңны укып чык. Алла сакланганны саклый. Әти –әниеңә рәхмәтле булып, хөрмәт белән яшә. Дәвамы

Мәгарифтә…хәвеф бар


  Укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм аны тормышта куллана алуларын бәяләүче халыкара PISA Программасы- дөньядагы мәктәпләрнең белем бирү дәрәҗәсен билгеләүче  иң дөрес һәм ышанычлы чыганак булып санала.Аның тарафыннан 3 елга бер тапкыр 15 яшьлек үсмерләр арасында тест сорауларына җавап алу үткәрелә. Белемнәр 4 юнәлештә тикшерелә: уку грамотасы, математик грамоталык, табигый-фәнни һәм компьютер грамоталыгы. ТАСС хәбәр итә: соңгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Сингапурдагы белем бирү системасы дөньяда иң яхшысы дип табылган. Гомумән, соңгы елларда алдынгы урыннарда һәрвакыт Азия илләре бара. Икенче урында Гонконг,аның артыннан Көньяк Корея, Япония һәм Тайвань килә. 6нчы урынны алган Финляндия Европа илләре арасында беренчелекне бирми.Ә менә безнең Россия-34нче урында. Рейтингның иң соңгы урынында-Гана.Тестлаштыру  76 дәүләттә үткәрелгән. Бүген күпләгән илләр Сингапур укыту алымнарын үзләренә күчереп алырга тырышалар.Чөнки балаларга иң яхшы урта белемне Сингапурда бирүләре инде рәсми рәвештә расланган.Бу илнең балалары дөньяның иң акыллы балалары булып исәпләнә. Моның сере нәрсәдә? Безнең Татарстан мәктәпләренең дә Сингапур методы буенча эшли башлауларына инде 7 ел булды. Сингапур методикасы алымнары Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә 2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Әмма нәтиҗә юк, укыту нәтиҗәләре һаман да  искечә. Сәбәп нәрсәдә? Укытучы буларак,моның сәбәпләрен ачыкларга тырышып, мин Сингапурдагы  мәгариф эшенең торышы белән кызыксына башладым һәм кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.Тарихка күз салсак, әле 100ел элек кенә Сингапур дигән ил Бөекбританиянең колониясе иде. Сингапур дөнья картасында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән яшь дәүләт.1960 елларга кадәр күпмилләтле бу кечкенә дәүләттә гомуми белем бирү бөтенләй булмаган.Бәйсезлек алганнан соң, хәерчелек һәм эшсезлеккә карамастан, хөкүмәт “интеллектуаль модернизация” белән бердәм милләт формалаштыруга юнәлеш билгели.Инде беренче этапта ук яңа мәктәпләр ачыла, милли дәреслекләр языла һәм гамәлгә кертелә,техник белем бирү системасы эшләнә.Сингапур мәгариф системасының уңышка ирешүенә китергән төп этәргеч -икетеллелек кертелә.Туган тел белән (нигездә кытай теле) тигез дәрәҗәдә инглиз теле укытыла башлый.Нәтиҗәдә бүген сингапурлылар инглиз телендә туган телләрендәге кебек иркен сөйләшәләр һәм үзләрен Европа белән Азия цивилизацияләре арасында арадашчы итеп саныйлар.Бәйсезлек алганнан соң ул дөньяның иң артта калган илләренең берсе була. Ә бүген Сингапур  икъдисады иң тиз үсүче  илләрнең берсе һәм анда дөньядагы иң яхшы мәгариф системасы барлыкка килде. Бары тик мәктәптә укытуга өстенлек бирелгәнгә күрә генә ярты гасыр эчендә Сингапур үз үсешендә гигант сикереш ясый алды. Бүгенге тормышта уңышка ирешү өчен акыллы булу һәм күп белү генә җитми.Иң әһәмиятлесе-алган белемнәреңне тормышта куллана белү кирәк. Сингапурда балалар киләчәк тормышка яраклаша алсыннар һәм уңышка ирешсеннәр өчен “белемнәрне ятлатудан” баш тартканнар һәм төп игътибарны баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлткәннәр.Сингапур укытуының иң яхшылардан булуының тагын бер сәбәбе: мондагы балалар белемнең кыйммәтен,кадерен бик иртә,әле башлангыч сыйныфка барганчы ук белеп үсәләр.Белем алу,укуга мондый караш азия иләренең күбесенә хас.Мәсәлән,ярлы гаиләләрнең дә әти-әниләре балаларын укыту өчен соңгы акчаларын бирергә әзер торалар.Ни өченме? Чөнки алар моны киләчәккә салынган иң яхшы инвестиция дип саныйлар.Мөгаен,шуңа күрәдер Сингапур — “экономик могҗизалар” иле дә булып тора.Сингапурның Мәгариф министрлыгы укучыны һәрьяклап үстерү,укытуның сыйфатына игътибар итү һәм дәрестә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллануны  укыту өлкәсендәге уңышларга китерүче төп сәбәпләр дип саный.Укучыны тулысы белән үстерү төрле фәннәрне яхшы укыту гына түгел,ә дәрестән тыш вакытларда музыка күнекмәләре бирү,иҗат эше һәм спорт белән шөгыльләнү дә дигән сүз.Иреклелек-мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.Укучыларда бүгенге тиз үзгәрүчән заманда һәркемгә кирәк булган креативлык,үзеңә ышану,кызгана белү һәм тырышлык сыйфатларын үстерәләр. Ел саен укыту программаларына бүгенге көн таләпләреннән чыгып төзәтмәләр,үзгәрешләр кертелә. Болай эшләү белемнәрне тормышта,эш урынында куллана алуның гаранты булып тора.Укытучыларны сайлап алу һәм әзерләү системасын экспертлар Сингапурның уңышка ирешүендә төп сәбәп дип саныйлар. Сингапурда бюджет акчасының иң күп өлеше мәгарифкә бирелә. Мәсәлән, 2013 елда мәгарифкә 5,571 млрд.доллар бирелгән. (ВВПның 3%ы).Англия,Америка Австралия һәм башка илләрнең югары квалификацияле укытучылары Сингапур университетларында бик уңышлы эшлиләр . Дәүләт укытучылар әзерләүне бер үзәккә- Милли мәгариф университетына  туплаган, әмма анда укырга керү бик кыен. Сингапур милли университеты халыкара рейтинглар буенча Азиядә иң яхшылардан санала.Чөнки дәүләт үз илендәге укыту программаларының Көнбатыш уку стандартларыннан калышмавын даими контрольдә тота.Уңышка ирешүнең тагын бер сере: күп илләрнең университетлары Сингапур белән студентлар алмашу турында килешүләр төзиләр,ә бу исә сингапурлыларга имтиханнар бирмичә генә дөньяның иң дәрәҗәле югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә. Сингапур университетларында студентларны укытуның иң алдынгы технологияләре кулланыла: 3D принтер, 3D биопринтерлары, аэрокосмик технологияләр, роботтехника һ.б..Уку бүлмәләре,лабораторияләр фәннең иң соңгы яңалыклары белән җиһазландырылган. Министрлык укытучыларга эшләр өчен югары мотивация булдырырга тырыша,укытучы образы карьерасына башкалардан аерылып торган аерым өстенлек бирә.Бу илдә кешенең кыйммәте аның җәмгыятьтәге урыны һәм байлыгы белән түгел, ә эшләгән эшләре белән бәяләнә. Халыкара валюта фонды мәгълүматлары нигезендә, Сингапур тулаем җитештерелгән  продуктның җан башына бүленүе буенча 3 урында тора.Анда тормыш дәрәҗәсе бик югары, һәр кешегә еллык керем 56694 доллар тәшкил итә. Илнең һәр 12нче кешесе миллионер булып исәпләнә (халыкның 8,5%). Россиялелеләр исә 2016 елда 1300 долларга хәерчеләнделәр.Иҗтимагый тулай продуктның (ВВП) җан башына бүленүе буенча Россия 73нче урында  тора. Сингапурда коррупция юк дәрәҗәсендә. Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматларына ышансак,коррупция дәрәҗәсе буенча безнең сөекле илебез-Россия 176 дәүләт арасында 131 урынны алып тора.Сингапур-5нче урында. Җинаятьчелек тә бармак белән генә санарлык. Менә шушындый илнең мәгариф системасы белән Россиядә укытырга буламы? Сингапурның укыту формасы Россиянең хәерчелеге,ришвәтчелеге,бюрократлыгы,сәясәте белән бер эчтәлектә яраша аламы? Сыйныфларда балаларга дәрес бирүнең тышкы элементларын гына алып (кул күтәреп сәламләшү,почмакларга өелешү,төркемнәрдә эшләү һ.б.)     баланы тормышка әзерләп булмый.Аның өчен җайга салынган билгеле бер эчтәлектәге белем бирү системасы булырга тиеш.Ә ул безнең Татарстанда да, Россиядә дә юк.Илнең мәгариф системасында көн саен бер яңалык. Кемнәр генә мәктәпне өйрәтми,кемнәр генә мәктәпләргә эш кушмый бүген.Аеруча депутатлар тырыша.Әле бер ай элек кенә шундыйларның берсе мәгариф эшен яхшырту өчен сыйныф бүлмәләрен  шакмаклы итәргә кирәк, дип шаккатырган иде.Инде менә тагын берсе,Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров шушы көннәрдә генә мәгариф министрына хат язып,мәктәпләргә сәяси белем бирү педагогы кертергә кирәк,дигән тәкъдим кертте. В.Петров сүзләренчә, ”мәктәп укытучылары җәмгыяте”                      ( и,аллам,андый оешма да бар микәнни?) укучыларның илдәге сәяси хәл белән кызыксынулары артуын билгеләгән  һәм, шуның нәтиҗәсендә, укытучылар балалар биргән сорауларга  җавап биреп өлгерә алмыйлар дигән.Сәяси белем бирү буенча директор урынбасары шул эш белән шөгыльләнергә тиеш булачак,имеш. Совет заманындагы партоешма секретарьларын, политинформацияләрне Петровлар әле дә сагына икән. Мәктәп XXI гасыр укучыларына белем һәм тәрбия бирсен дисәң,артка түгел,ә алга карарга кирәк.Интернет чоры балалары белән узган гасыр урталарындагы  алымнарны кулланып   аралашып булмый.Дөрес,элеккедән нәрсәне дә булса алырга мөмкин,әмма яңа чор яңа чаралар таләп итә.Максат-һәрвакыт алга караудан гыйбарәт булырга тиеш. Әле ярый мондый ахмак сүзләрнең  күбесе әйтелә дә онытыла.Заманында Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга кадәр мәгарифне үстерү моделен әзерләгән иде.Анда язылганнар буенча барса, инде күптән балалар бакчаларына озын-озак чиратлар юкка чыгарга тиеш иде.Югары белем үрләре дә искиткеч сурәтләнгән анда.Илнең икътисадын күтәрү бурычын үз өстенә алган милли университетлар ачыласы иде. Купшы-кызыл сүзләр кулланып киләчәккә шаккаткыч планнар кабул итү һәм аны 1-2 елдан оныту бары Россия өчен генә хас күренеш. Чынлыкта эшләр болайрак тора. РФ хөкүмәте карары белән (2014 ел,30 апрель) 2018 елга кадәр регионнарда белем бирү оешмаларын оптимальләштерү бара.”Коммерсант” газетасы бу турыда менә нәрсәләр хәбәр итә: карар нигезендә 2018 елга кадәр авылларда 3639 мәктәп һәм балалар бакчалары ябылырга тиеш.Хәзерге вакытта 9,5 мең торак пунктта балалар бакчалары бөтенләй юк.Шуларның 877се бакча булган урыннардан 25 км.ераклыкта урнашкан.Алар арасында юллар һәм җәмәгать транспорты юк.6 мең торак пунктта мәктәпләр юк.940 авылдан балалар 25 км.дан да ераграк мәктәпләргә укырга йөриләр. Күптән түгел Россия мәгариф министры (үзе!) мәктәпләрдә эшләү өчен педагогик белем булмаса да ярый дигән сүзләр әйтеп ташлады.Гомерләрен мәктәпкә багышлап,чәчләре агарган укытучылар бу сүзләрне ишеткәч егылып китмәделәрме икән? Әле аның педагогик уку йортларын тәмамлап килгәннәре дә эш булсынга түгел,вакыт үтсенгә йөри.Берәр мал табибының класска кереп, биология укытканын күз алдына китерегез әле…балалар сүгенүдән башка нәрсә ишетерләр икән? Ә без зурдан кубып Сингапур дип авыз суын корытабыз.Сингапурдагы белем бирү нәтиҗәләре бездә укытучылар  чәчләре белән җир себерсәләр дә була алмаячак.Чөнки алардагы шикелле безнең милли мәгарифебез, мәдәниятыбыз юк.Унитар дәүләт кысаларында сәяси максатны гына тормышка ашыруга җайлаштырылган мәктәпләр бүгенге көндә заманга ярашлы компетентлы шәхес тәрбияли алмыйлар.Мәктәпләр бюрократия сазлыгына, кәгазь боткасына кереп чумган. Безнең мәктәпләрдә иҗади эшләү мөмкин түгел.Ничек укытасы,нәрсә укытасы а хәрефеннән я га кадәр хөкүмәт тарафыннан тәгаенләп төгәл күрсәтеп куелган.Укытучының уңышы балаларның белем дәрәҗәсе белән түгел,ә бәйгеләрдә җиңү,грантлар оту,олимпиадаларда катнашу, “Ел укытучысы” ярышларында җырлау-бию осталыкларын күрсәтү белән бәяләнә.Шуңа күрә Сингапурлылыр белән безне чагыштыру җир белән күкне чагыштыру кебегрәк килеп чыга.Аларда баланы мәҗбүриләү,имтиханнар алып тилмертү, кимсетү юк.Бүген Сингапурлылыр “Позитив укыту” системасына күчеп баралар. Аның төп максаты- балалар турында кайгыртучан,үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга нигезләнгән мәктәп культурасы булдыру.Моның эчтәлеге-укучыларга уңай эмоцияләр алырлык төгәл күнекмәләр өйрәтелә; алар шәхси тотрыклылыкны күтәрергә, акылны үстерергә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итәргә тиеш була.Мәсәлән,урта сыйныфларда балалар  сизгер-игътибарлы булырга,социаль җаваплы һәм җәмгыятьнең актив гражданнары булырга укыячаклар.Шул ук вакытта алар хәйрия проектлары өстендә (карт кешеләргә һәм мигрантларга ярдәм итү) эшләячәкләр.Сингапур баласы тормыш сөючән,позитив шәхес булып үсәргә тиеш.Инде язмамны төгәлләп,нокта куйыйм дип кенә торганда 29 март көнне Федерация Советы сенаторы Елена Мизулина патриотизм дәресләрен коррупция белән көрәш дәресләренә алыштыру “куркыныч тенденция” дигән белдерү белән чыкты.Аның фикеренчә, бу предметның патриотизм тәрбияләү белән бернинди уртаклыгы да юк икән.”Дәресләрдә халыкара рейтинглар күрсәтелә,ә аларда Россия беренче урыннарда тормый”,-ди ул.Сенатор шулай итеп,Россиянең коррупциягә баткан ил булуын балалардан яшерергә куша. Күңел болгаткыч сүзләр. Рәсәй мәктәпләре болай да ялганга,күз буяуга корылган.Йөз ялганга тагын берсе сыяр дип уйлыйлардыр инде.Сингапур милләтенең атасы булган   Ли Куан Ю  “хакимияттәге кешеләр намуслылык үрнәге булмасалар,коррупция белән көрәшү мөмкин түгел”, дигән иде.Бу сүзләргә бүтән нәрсә өстәп  булмый инде.Әлегә бездә министр миллионнар урлый-төрмәгә утырмый,башкаланың экс-мэры хатыны илнең иң бай хатынына әверелә,депутатлар милек турындагы декларацияләрендә күгәреп беткән машиналарын күрсәтәләр.Шушыларны күреп-белеп торган буын үсеп җитте.Соңгы сүзне алар әйтәчәк.

Бозау телне саклармы?


Авыл кечерәя, картая. Россия күрсәткечләре буенча ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими.Әмма ул безне акламый һәм бизәми. Без авылның йөзе югалуын күрәбез. Бары авылларда гына без үзебезнең үзенчәлекләребезне — гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап кала алабыз. Казанга килеп югалалар: русы — татарга, чувашы керәшенгә өйләнә. Шулай буталып бетәбез дә, ана телен онытабыз.
(Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.)

Авыл халкы гомер буена шәһәр тормышына кызыгып яшәде.Шәһәргә барып урнашкан кешеләргә көнләшеп карадылар.Әти-әниләр, мәктәп тә авылда калуны булдыксызлыкка санап,яшьләрне шәһәр ягына карап үсәргә өйрәттеләр.Шуңа күрә бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе авылдан чыккан кешеләр.Элеккеге вакытларда бүлмәле,фатирлы булу өчен эшкә урнашу да җитә иде.Минем үземнең дә классташларның күбесе сигезне бетергәч, шәһәргә китеп, тире фабрикасы,макарон заводы кебек авыр-пычрак урыннарга кереп,тиз генә фатирлы булдылар.Бүгенге көндә эшләп кенә фатир алып булмый.Шуңа карамастан,яшьләр һаман да авылдан качарга,шәһәргә китеп урнашырга тырыша.Миллион сумлык ипотека коллыгына төшеп булса да авылдан котылырга омтылуның сәбәбе нәрсәдә? Белгәнебезчә,соңгы елларда авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек шактый кимеде,кечерәк авылларда бөтенләй калмады.Бу һич кенә дә авыл халкының ялкаулыгыннан түгел.Эш шунда ки, ит,сөт,май бәяләре еллар буе үзгәрмичә калып,аларны җитештерү өчен кирәкле бензин,солярка,фураж,печән,салам бәяләренең котырып өскә үрмәләве сәбәпле, һәртөрле эш файдасызга әйләнеп бара.Бәрәңге бакчаларында бүген печән я чүп үсә.Элеккеге шикелле 15-20 сутыйлы бакчалар юк хәзер.Чөнки хуҗаларга бәрәңгене үстерүгә караганда сатып алуы күпкә арзангарак чыга.Бәрәңгене базга салганчы, бакчага 5 тапкыр трактор кертергә (сукалау,утырту,рәт араларын эшкәртү,төбенә өю,алдыру) кирәк.Шуңа колорадо коңгызына каршы сиптерү өчен ике-өч тапкыр агу алуны да өстә. Бу- якынча 3 меңгә төшә.Моның кадәр акчага 2-3 кешедән генә торган гаиләгә кыш чыгарлык бәрәңгене сатып алып та була. Терлек үстереп сатуның да бер тиенлек файдасы юк. Шәһәр кешесе болай уйлый: “Авыл халкы ботлап ит сата. Берьеллык  бозауның үзеннән генә дә ике йөз килога якын ит чыга, шуны 280 нән генә сатса да күпме акча эшли”,-дип керемнәрне санарга маташа.Бозауның исәнлеге,хәлле булуы,киләчәктә ничек үсүе сыерның ел буе ничек ашавына бәйле.Сыерга бер ел дәвамында ким дигәндә 2 тонна фураж кирәк.Мин  көз көне тоннасы 9 меңнән-18 меңлек арпа алдым.Шуңа өстәп ай саен тагын 2 меңлек көрпә алып торабыз.Хәзер елгыр егетләр авылларда йөреп искергән икмәк сата башладылар.Ай саен 4-5 капчык шуны да алып калабыз.Тагын 2 меңне өстибез.Сыер көн саен ашарга сорый,шулай булгач бу икешәр меңне 12гә тапкырларга кирәк. Сыер бит әле печән белән саламсыз да тора алмый.Печәне кыш буена 5 рулон,саламы 4 рулон китә.Тагын өстибез барысына 12 меңне.Арифметиканы белсәгез,кушып барыгыз.Әле укол кадаткан,тояк кистергән өчен түләүләр дә бар.Бездә көтү чыкмый.Көтү йөргән җирләрдә үзең көтәргә чыга алмыйча, кеше ялласаң тагын 5-6 меңне чыгарып салырга кирәк.Булгач барысы да булсын,шуларга үзара салым акчаларын да өстик инде.Кара исәп белән генә дә 70 меңгә җитә язды түгелме, әллә узып ук киттеме? Хәзер ике йөз килолы түшкәне авыл кешесенең шәһәргә транспорт яллап алып килүен һәм килосын 280 сумнан сатуын хисап итсәк, 56 мең килеп чыгар.Теге якта-70, ә бу якта-56 мең.Менә елдан артык асраган бер бозауның “файдасы”.Моңа шушы терлекне асрар өчен авыл кешесенең иртә таңнан торып кичкә кадәр чабуын исәпкә кертмибез әле.Бүген кемнең авыл баласы шушы хезмәткә риза булыр икән? Булдыклы,тырыш,башында уе-гаме булган яшь егетләр һәм кызларның берсе дә мондый бушка эшләүгә риза түгел.Һәм алар хаклы да.Беренчедән, алар эшләп түгел,ә урлап баюны күреп үскән буын.Икенчедән,аларга акча иртәгә түгел,ә бүген кирәк.Алар безнең буын шикелле киләчәктә “якты матур киләчәк төзү” хыялы белән яшәмиләр.Чөнки аның булмасын белеп торалар.Җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек,түрәләрнең башбаштаклыгы һәм караклыгы; ялганга,коррупциягә корылган илдә гадел хезмәт куеп уңышка ирешеп булмавын инде күпләр аңлады. Шуңа күрә укуларын тәмамлагач, миллион сумнар биреп табибларны,укытучыларны авылга кайтартырга тырышуның да файдасы ташка үлчим генә.

Тулырак…

Мескенлекнең чишмә башы


 мескенлек                                         
Мескенлекнең чишмә башы
Татарның телен дә, милләтен дә кемнәрдер читтән килеп бетереп йөрми.Аны үзебезнең татарлар бетерә. Сүземне күзгә бәреп торган иң соңгы хәлләрдән башлыйм әле. Инде безнең Татарстанда шуңа барып җиттеләр: һәркем су ала торган чишмәләрне  чукындырып, тәре куя башладылар.  Чаллының төньягындарак  Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан   татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да су алып яши иделәр.Шушы чишмәне чукындырып,башына алагаем зур тәре бастырып куйдылар. Тәре куярга рөхсәтне үзебезнең татар кешесе- «Түбән Кама дәүләт паркы»  җитәкчесе татар Айрат Имамов биргәнлеге билгеле булды.Әмма бу адәм, түрә булып торса да, федераль кануннарны белми икән.Закон буенча гомуми файдалану урыннары кемгәдер,анда нәрсәдер төзү өченме,тәре кую өченме бирелергә тиеш түгел.(ФЗ №178-ФЗ.П.8.ст.28).Республиканы христианлаштыру әнә шулай татар кешеләре кулы белән эшләнә.Мин бу язманы төгәлләгәндә тәрене кисеп ташладылар.Җирле хакимият,хокук вәкилләре бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тордылар. Кануни рәвештә әлеге гамәлләргә аңлатма бирүче булмады.Шунысы гаҗәп,Чаллыдагы күпме мәчет мулласы һәм имамнары да авызларына су каптылар. “Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан”,-диелә изге Китапта.  Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Бу очракта татар динчеләре чукындыру сәясәтенә каршы беренче булып күтәрелергә тиешләр иде.Чөнки моның асылында Ильминский заманнарыннан бирле килгән татарны христианлаштыру ята. Монннан алдагы елларда да Чаллы үзәгендәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган булган.   Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде бөтенләй калмаган дип ишетәбез.Анда яшәмәгәч,чын дөресен белеп булмый.Әмма шунысын беләбез: Чаллы татарлыкны,милләтне саклау буенча дистә еллар элек Казаннан алда бара иде.Монда ялгышмасам,татар җанлы милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да яшәп ята түгелме соң әле? Аның йөрәге ничек түзә икән мондый хәлләргә? Нишләп шундый мәгънәсез гамәлләргә юл куела башлады,нишләдек без?

Татар үзенең телен сатты.Татарның ярты халкы марҗага өйләнеп динен-денен җуеп  ята. Чират чишмәләргә җиттеме? Болай барса, эчәр сусыз калачак бит мескен татар кешесе. Әллә аңа шулай ошый микән? Телне,милләтне  саклауда хөкүмәт белән парламентка ышанып утырудан файда юклыгына инде тәмам инандык.Парламентның еллык эшенә (2016 ел) йомгак ясаган матбугат очрашуында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны тагын бер тапкыр раслап, татар телен саклауны гаиләгә аударып калдырды.

Тулырак…

Мәгариф арбасы кая тәгәри?


     егэ                                                       Тикшерүләр артачак.

  2017нче елда укучылар контроль эшләрне үткән елга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенроссия тикшерүләре  4,5,10 һәм ,тагын да җаваплырагы, 11 сыйныфларда булачак. Бигрәк тә ЕГЭга кермәгән фәннәр: тарих,биология,география һәм физикадан өстәмә контроль эшләр алу турындагы хәбәр чыгарыш сыйныф укучыларында зур хәвефләнү тудырды.Аларның инде ЕГЭ белән болай да башлары буталып,психикалары бозылып беткән. Бәхеткә каршы, барысының  да алдан уйлаганча, алай ук куркыныч булмавы ачыкланды.

Беренчедән, бу контроль эшләр әлегә мәҗбүри түгел һәм аларны үткәрү-үткәрмәүне мәктәп хәл итәсе булып чыкты. Икенчедән,иң мөһиме: аның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Шуңа күрә 11нче сыйныфларга әлегә җиңел сулап йөрергә була.

Ә менә 4нче сыйныфлар бөтенроссия контроль эшләрен рус теле,математика,әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча язачаклар.5нче сыйныфларга БКЭ рус теле,математика,тарих һәм биология фәннәре буенча апробация режимында булачак, ягъни мәктәпнең ирекле хәл итүе буенча.Контроль эшләрнең барлык демоверсияләре инде Интернетка куелган.

Нәтиҗә. ЕГЭга өстәмә рәвештә контроль эшләр алу балаларның психикасын һәм сәламәтлеген тагын да какшатачак.Әлегә мәҗбүри түгел дигән нәрсәләр бездә иртәгә мәҗбүригә әйләнә,монысы инде күптән сыналган әйбер.Аннан аттестатка кирәге булмаган контроль эшләр нинди максат белән үткәрелә? Бары укытучыларга бәйләнү өчен! 

                                                             Эндәшмәү- алтынмы?

Белемнәрне бәяләүнең тест системасы акрынлап булса да икенче планга күчәргә тора. Гуманитар фәннәрдән имтиханнар телдән дә алына башлаячак.Быелга ЕГЭ шул килеш,үзгәрешсез кала. Әлегә аны ГИА да сынап-тикшереп карамакчылар.

Инде быел ук кайбер 9нчы сыйныфлар эксперимент рәвешендә рус теленнән телдән имтихан тотачаклар. Ул хәзерге вакытта чит телләрдән алына торган формада- компьютер сорауларына җавап бирү булырмы,әллә совет заманындагы имтихан алучылар кире кайтырмы, әлегә болары нәмәгълүм.Белгечләр фикеренчә,рус теле һәм әдәбияты буенча ЕГЭга 11нче сыйныфларда 2019нчы елдан телдән имтихан бирү дә өстәләчәк.

Нәтиҗә. ЕГЭның иске калыбына телдән имтиханнар өстәү балаларга галәмәт зур йөк булып төшәчәк.Бу исә стресслар,суицидларның яңа куәтле дулкыны көтелә дигән сүз.

                                                          Психологик яңалыклар Тулырак…

Һәйкәлләр парады


il-at1                                          “Ил – ат”.

Һәйкәлләр турында күп сөйләшә башладылар әле.Халыкның әллә бүтән кайгысы калмады,әллә хөкүмәт акчасын кая куярга белми. Шулай булмаса, Казан мэриясе үзенең рәсми сайтында Финляндиядә яшәүче татар скульпторы Рафаэл Сайфуллинның  “Ил-ат” скульптурасын кую өчен урын сайлау тәкъдиме белән онлайн тавыш бирү башлап җибәрмәс иде.  5 метр биеклектәге бу алагаем ямьсез тимер корылманы урнаштыру өчен ике урын тәкъдим иттеләр.Беренчесе, Бауман урамында, “Кремль” метро станциясеннән чыгу  урыны каршында һәм икенчесе, ТР Фәннәр Академиясе янындагы скверда, метродан Болакка чыгу станциясе каршында. Белгечләр фикеренчә, ике урын да үзләренең ландшафт үзенчәлекләре буенча, скульптураны тулаем кабул итәргә бик тә туры килә икән. Исегезгә төшерәм, шәһәр территориясендә “Ил-ат” статуясын урнаштыру фикере Казан шәһәр төзелеше һәм архитектура Идарәсендәге  төзүчеләрнең иҗади төркеме,архитекторлар,рәссамнар һәм дизайнерлар тарафыннан үткән елның сентябрендә үк хупланган иде.Никтер бер елдан соң гына аны чын-чынлап урнаштыру хәстәренә керештеләр.Чын татар йөрәкле кеше ,шәт,  бу тавыш бирүләрдә катнашмагандыр.

Үз шәһәрен яраткан,матурлыгы турында кайгырган-борчылган кеше бу ни ат,ни жираф рәвешендәге могҗизаны шәһәр уртасына кую белән килешә алмастыр дип беләм.
Хәтерли торгансыздыр, күптән түгел җенгә охшаган барс сыннарын да бик куярга тырышканнар иде,барып чыкмады.Монда икенең берсе инде: я безнең түрәләр сәнгать өлкәсендә барып чыккан белгечләр, я халык мондый сәнгать “шедеврларын” аңлаудан ерак тора.

Татарстан башкаласында төрле һәйкәлләр, шул исәптән өчпочмакка да бар, әмма атлы җайдакка яки атлы хан сынына урын да, акча да табылмый.Ә менә әлеге татарны мәсхәрәли торган атны коеп ясау өчен якынча 100 мең евро акча кирәк, диләр.

Табарлар…бездә бит татарлыкны бетерү эшен татарлар үзләре башкара. Ничә еллар инде башкалада Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куя алмыйлар.

Сталин.

Әйе,һәйкәлләргә  гашыйк  кешеләр күп бездә.  Хәтта Иосиф Сталинга һәйкәл кую тәкъдиме белән йөрүчеләр дә бар. Әле ярый Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы  үз вакытында акылына килеп,  Казан шәһәрендә Иосиф Сталинга һәйкәл кую тәкъдименә каршы чыкты.Ул моны монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе карарына нигезләнеп эшләде,ә ул исә үз чиратында “Татарстанда Сталин шәхесе бертөрле генә бәяләнмәү” аркасында, бу фикерне яклау мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килгән иде. Тулырак…

Онытма мине, депутатым!


     jokyСез нишләгәнсездер,җәмәгать,анда минем эшем юк,әмма мин үзем бу сайлауларга бардым бит әле. Ничек бармыйсың,ди,соңгы бер-ике атнада депутатлыкка кандидатларның искиткеч яхшы,искиткеч тәүфикълы кешеләр икәнлегенә тәмам ышандырып бетерделәр бит,әй. Моңарчы без аларның кемлекләрен белеп бетермәгәнбез икән.Баксаң,алардан да намуслы,алардан да чиста һәм пакъ кешеләр юк икән бит дөньяда.Бик өлгер егетләр икән.Шул арада безнең  начар яшәвебезне каян белеп бетергәннәр диген.Ярыша-ярыша пенсияләрне арттырырга,хезмәт хакларын күтәрергә вәгъдәләр бирделәр.Берсе юллар салдырам,икенчесе балалар бакчалары төзетәм ди,өченчесе тагын да уздыра: җинаятьчелекне бетерәм,ди. Сәламәтлекләребез дә ташка үлчим икән бит.Анысын депутат кәнәфиенә килеп утыру белән хәл итәргә алынмакчылар,имеш.Булыр,нишләп булмасын.Сөйләүләренә караганда,алар иң булдыклы һәм кеше турында кайгыртучы адәмнәр.Моннан соң чит илләрдә операция ясауга мохтаҗ булган балаларга халыктан тиенләп акча җыймаслар инде. Хөкүмәттә булмаса,үз кесәләрендәге акчадан булса да өлеш чыгарырлар.Миңа  шулайрак сизелде.

Телевизордан чыгыш ясаган депутатлыкка кандидатлар беравыздан: ”Безне сайласагыз,тиздән яхшы яши башлячакбыз!” –дип шар ярдылар.Хәер,бер мин генә түгел,үзегез дә күреп торгансыздыр. Дөресен әйтәләр,ялганламыйлар.Депутат булсам,мин дә ай саен 800мең хезмәт хакы алып,тагын шуның кадәр өстәмәләргә ия булсам, начар яшәмәс идем. Ничек шул кадәр хак сүз сөйләүче депутатларны сайламый калдырмак кирәк.Без аларны сайламасак, алар урынына җыен карак,коррупционер,аферистлар Думага кереп тулачак бит.Аннан тагын шулар белән биш ел җәфа чигәргәме? Тулырак…

Шушымы минем илем?


                                                                                        Шушымы минем илем?

 машинаБу мәкалә “Татарстан яшьләре”нең 7нче апрель санында(№13) басылып чыкты.

Без кайчандыр барыбыз да бертөсле идек,хәзер күп төрлегә әйләнеп беттек.Элек барыбыз өчен дә уртак “совет халкы” дигән исемебез бар иде,хәзер мин үземне кем дип әйтергә дә белмим. ”Совет мәктәбе”н тәмамлаучы егетләр армиягә барырга атлыгып тордылар.Хәзер армиягә китүчеләрне юләргә саныйлар.Элек якынлык-дуслык та көчлерәк иде.Хәзерге дуслар акча өчен берсен-берсе атып үтерәләр.

70 ел буе башыбызны басып торган тоталитар системага без инде яраклашкан идек.Системаның асылы мәктәпләрдә чагыла.Чөнки мәктәп шул система өчен күндәм коллар тәрбияли һәм аның идеологиясен бала аңына шыплап тутыра.Без- укытучылар хәлдән килгән кадәр тырышып,укыту-тәрбия эшендә төрле яңа алымнар,инновацион технологияләр кулланып бөтен бер коллектив рәвешендә яшәп килдек.Төп бурыч-социализм төзүчеләрне коммунистик рухта тәрбияләү иде.

Инде менә ул система җимерелде,юкка чыккан шикелле булды…Аның урынына демократик җәмгыять төзелергә тиеш дип ышанган идек,дөресрәге,ышандырганнар иде… Без моны бик теләп,бик көтеп алган идек…Ләкин,ни хикмәттер,искедән яңага күчү коточкыч авыр,газаплы,фаҗигале бер эш булып чыкты.Без һич көтелмәгән әллә нинди һәлакәтләр,үзара сугышлар,акылга сыймас җинаятьләр чорына килеп кердек.Ялганга,коррупциягә,караклыкка корылган җәмгыятьтә яши башладык.”Кеше кешегә дус,иптәш һәм туган” дигән рухи кыйммәтләр аяк астына салып тапталды.Нәрсә аркасында болар барысы да? Моңа берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый.Чөнки Тулырак…

Умартачылык


              Мөгаллим язмалары Умартачының язгы мәшәкатьләре

Умарталар уяна

Яз кояшы көннән-көн турырак һәм җылырак карый. Кар күмгән корт ояларын кар астыннан чыгарыр вакыт җитте.Бу эшне сузмаска,тиз арада эшкә тотынырга кирәк.Умартачылар өчен иң кызу һәм  җаваплы чорларның берсе башлана.Чөнки җәен җыелачак балга нигез нәкъ менә хәзер салына.Минем үземнең умарта оялары  калын стеналы,шуңа күрә курыкмыйча ояларны  бакчада калдырам.Көздән ояларны рубероид белән тышлыйм.Ул җилдән,суыктан һәм дымнан саклый.Иң әһәмиятлесе: тишекләр кар белән күмелми һәм кортлар томаланмый. Кортларны тышта калдырганда бал запасы 3-4 килограммга  артыграк калдырыла.Бераз кар яуганнан соң,ул гадәттә,ноябрь ахырларына туры килә,бөтен ояларны тирә-яктан түбәсенә кадәр кар белән күмеп куям.Әгәр җил карны тузгытып,ояларны ачып бетермәсә,язга кадәр оялар янына барып торуның кирәге булмый.

Хәзер эшләнергә тиешле иң беренче әһәмиятле эш: ояларның тирә-ягын кардан чистарту һәм кортларның исән-саумы,азык запасларының җитәрлекме икәнлекләрен ачыклау.Моны белү бик җиңел.Йөрәк тибешен тыңлау өчен кулланыла торган   фонендоскопны очу тишегенә куеп тыңласаң,кортларның акрын гына гөжләүләрен ишетергә мөмкин.Чөнки корт оясында тормыш февраль аенда ук башланды инде. . Умартада шартлар яхшы булганда корт анасы апрель ахырында тәүлеккә 500-800 йомырка сала. Чама белән өч атнадан алардан яшь кортлар чыга.Гөжләү тавышы көчле булса һәм тигезле-тигезсез булып ишетелсә,шикләнерлек сәбәп бар дигән сүз.Оя стенасына бер-ике тапкыр агач чүкеч белән суккалап карагыз.Гөжләү кинәт көчәеп китеп,озак вакыт тынмый торса: яки корт анасы үлгән яки ашарларына беткән.

Кортларны ашату.

Теләсә нинди очракта да, кичекмәстән ашарларына азык бирергә кирәк.Һава температурасы 6-8 җылылык булганда,кояшлы көнне тиз генә ояны 2-3 минутка ачып,азык тыгып куярга мөмкин.Бу вакытта әле баллы кәрәзләр куеп мәшәкатьләнүнең кирәге юк. Иң җайлысы җәймә астына канди кую. Тулырак…

Әнине үтерер идем!


Мөгаллим язмаларыМин әнине үтерер идем!

Үзләрен ташлаган балаларда әни дигән изге затка менә шундый мөнәсәбәт.

Ел саен татар теле атналыгын апрель аенда Тукайга багышлап үткәрә торган идем. Бу уку елында татар теле мөгаллименә  «этлек» эшләргә теләделәрме, атналыкны ноябрь аена куйдылар. «Нишләп алай?» дип сорагач, завуч ханым: «Ноябрь аенда үткәреп кара әле бер», — дип серле генә елмаеп җавап бирде.

Яхшы, хуш. Үткәрергә тек үткәрергә. Мөгаллим башы әллә нинди көтелмәгән хәлләрдән дә чыгу юлын таба. Шуның белән чәч агарган, шуның белән пеләшләнгән. Рус мәктәбендә татар теле атналыгы үткәрүнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары бар. Монда сиңа бер бала да «мин шуны ятлыйм, тегене сөйлим» дип тормый. Безнеке шикелле мәктәпнең дебилл балалары бигрәк тә. Булды ди аңа атналык, булмады ни. Ләкин икенче атна башында дирекция эшеңә бәя бирәчәк, нәрсәләр эшләгәнеңне яки эшләмәгәнеңне бөтен коллегаларың каршында чәчеп салачак.

Мин монда атна буе ниләр майтарганымны сөйләргә җыенмыйм. Әйтергә теләгәнем — атналыкның соңгы көне турында. Тулырак…


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.