Роза Хафизова. “Киек Каз Юлы”. Укучылар конференциясе


киек каз юлы
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Эльвира Әмир кызы . Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча укучылар конференциясе. (Укыткан предмет буенча тематик чара).
Календарь – тематик план әзерләү эшләре мине, укытучы буларак, җәйге кичләрен отпускы вакытында да битараф калдырмый. “Нигә?” дисәгез, җавап гади: тыныч кына, ашыкмыйча дәреслек  белән танышу, нинди әсәрләр барлыгын белү миңа мөһим. Хикәяләр, әкиятләр, әсәрләр эчтәлегенә күз салып чыгам. Туган ягыбыз,  Ватаныбыз тарихын ачыклаучы  әсәрләр мине аеруча кызыксындыра. Нинди телдә бирелгән алар: балаларга аңлашырлык  дәрәҗәдәме, әллә инде күбрәк фәнни телдәме. Әсәр өстендә эшләгәндә нинди технологиягә таянырга, укытучының роле нинди булырга тиеш. Әйе, борынгы Болгар җирендә үсеш алган ханлык, губерния, ә хәзер инде җир шарының күп почмакларында танылган Татарстан Республикасы тарихын башлангыч сыйныф укучысына ансат кына өйрәтү күз алдына да килә торган эш түгел. Кулымда “Татарстан китап нәшрияты” тарафыннан бастырылган 4 сыйныф өчен “Уку китабы” дәреслеге. Авторы Ягъфәрова Р.Х.   Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” (повестьтан өзек) әсәре минем игътибарымны җәлеп итте. Беренче юлларны укыгач ук кызыксынуым артты Һәм җитди бер уй борчый башлады. Өзектә “сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында” сүз бара. Великие Луки дигән шәһәрдән татар авылына кызы Лира белән бер апа кайтып төшә.  Тарихта никадәр зур  урын алып торучы, һәрбер гаиләгә кагылышлы сугыш вакыйгалары хакында сөйләнелә бит бу әсәрдә! Юк, мондый темаларны 45 минут эчендә “өстән кыркып чыктым” белән генә үтеп булмый. РСФСР составында ТАССР сугыш елларының һәр авырлыгын һәр шәһәре, һәр авылы белән күтәргән. “Бу теманы да һәр гаилә белән  күңелнең  бөтен кылларын кузгатырлык итеп, балалар күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнәсе иде!”-дигән фикер башыма нык итеп кереп утырды. Әллә нинди “велосипедлар” уйлап чыгарасы юк. Дистәләгән еллар буе үзен аклап калучы, чараларны күркәм формада үткәрергә мөмкинлек бирүче “укучылар конференциясе” бар бит. Ниһаять, компьютер-планшетлардан, смартфон-айфоннардан котылырга бер  период булды. Бар гаилә повесть укый. Нинди шатлык —  китап кулда! Менә ул көтеп алынган көн! Бүген безнең сыйныф бүлмәсендә  укучылар конференциясендә катнашучылар утырган. Роза  Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча өч буын фикер алыша: укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм олырак буын (әби-бабайлар, апай-агалар). Укучы балалар, әлбәттә, балалар турында сөйли инде. «Укыткан предмет буенча тематик чара». Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы”

Әдәби укудан эш программасы. 3нче сыйныф.


 программа уку
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. 3 “а” сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы Укытучы: Мотыгуллина Мөршидә Ибраһим кызы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ. Әдәби уку дәресләре түбәндәге  максатны тормышка ашыруга юнәлгән: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру; чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар тора: Гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген  формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирә)һәм гомумиләштерергә ( аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгүлүматларны берләтереп, бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш. Теоретик бурычлар: хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру; бу әкиятләрдәге герой турында төшенчә бирү. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру. Эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү. Сөйләм телен үстерү бурычлары.     Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең  2017-2018 нче уку елына 1-9 нчы сыйныфлар өчен  уку планында  3нче сыйныфта татар теле фәненә  атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган.   ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР Тыңлау (аудирование)     Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку. Кычкырып уку Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.   Төрле стильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.3 сыйныфта әдәби уку фәненнән эш программасы.Күчереп алырга

Әлифба бәйрәме


 Әлифба бәйрәме
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. Тема: Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме Җыр: “Саумы, кояш” А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе — Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар.Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчел. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына  әверелдегез. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән, аларның гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә һәрбер укучы турында шигъри табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез уйлап җавабын табыгыз.Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!  Тулысынча

Әдәби уку дәресендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану


 мастер-класс
Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Тема : “Әдәби уку дәресендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану” темасына мастер-класс. (4 сыйныф)
 Дәрестә критик фикерләү ысулларын куллану балаларның  фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме — бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә. Галимҗан Ибраһимовның мондый юллары бар: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү — мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе , иң зурысыдыр”. Чынлап та, хәзерге заман таләбе – шундый. Без, укытучылар, баланы  дәрестә мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне үзенең тормышында куллана белергә  өйрәтергә тиеш. Дәрес балага ниндидер яңалык алып килергә  тиеш. Ул мәктәпкә шатланып, теләп килерлек булсын.Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала, минемчә. Без һәрвакыт эзләнергә, заман белән бергә барырга тиеш. Әдәби уку дәресләрендә, теге яисә бу авторның әсәрләрен тирәнрәк кабул итү өчен, критик фикерләү технологиясенең “Алты эшләпә” ысулын кулланырга була. Бүген без әлеге ысул белән Аяз Гыйләҗевның “Тәрәзәләр” әсәренә анализ ясарбыз. Мин үзем башлангыч сыйныфларда “Тәрәзәләр” повестын класстан тыш уку өчен яисә һөнәрләр турындагы сыйныф сәгатьләренә методик кулланма итеп алам.Төрле һөнәр ияләре, аларның әһәмияте турында сөйләшкәндә ул менә дигән ярдәмлек! “Алты эшләпә” ысулын Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан. Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен  күрсәтергә була. Критик фикерләүнең бу ысулы белән танышкач та , мин иң беренче эш итеп, төсле кәгазьләрдән алты төрле эшләпә ясадым: ак, кара, сары, яшел,кызыл, зәңгәр. Чөнки кечкенә яшьтәге мәктәп баласы өчен бар әйберне дә тотып карау мөһим. Алар үзләре дә сизмәстән,  укылган  әсәргә уен формасында гына  тирәнтен анализ ясыйлар. Башта укучыларны  төркемнәргә бүләм  Гадәттә, дүртәр кешелек алты төркем була. Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпә бирәм . Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар төркемнәрдә  укылган әсәр буенча геройларга,вакыйгаларга  карата үз фикерләрен белдерәләр, нәтиҗәләр чыгаралар. Төркемнән бер кеше барысы исеменнән чыгыш ясый. Эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия:  Тулысынча

Тубым минем, тупкаем. Спорт сәгате.


спорт тубым
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. ”Тубым минем,тупкаем” темасына спорт сәгате (1-4 сыйныфлар өчен).
Укучыларның яше: 7-10 яшь. Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту. Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту,  кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету. Бурычлар: Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү. Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес. Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы. Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре. Кулланылган әдәбият:  “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”.  Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.   Спорт сәгатенең барышы. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. 1) укучылар белән исәнләшү 2) кереш беседа -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк  һәм  спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа  һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин  сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем.  Бәлки  минем  кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр .Спорт сәгате.Күчереп алырга
Презентациясен карарга

 

Яңа ел кил безгә


яңа ел
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы.Тема: “Яңа ел кил безгә. ” ( Зурлар төркеме, 4-7 яшь).
Группага Бакылдык  үрдәк керә. Үрдәк:Исәнмесез балалар!Хәерле көн!Мине хуҗам Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызы артыннан урманга  җибәрде, күрмәдегезме аларны? Балалар:Юк. Алып баручы:Без үзебездә Яңа ел бәйрәменә, Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәм итәргә җыенган идек,әйдә безнең белән. Җыр астында залга керәләр. Аб. Исәнме,чыршы,исәнме!         Яңа ел килеп җитте. Күңелле чыршы бәйрәмен- Балалар күптән көтте. Үрдәк:Чыршы утларың нишләп янмый, нигә күңелсезләнеп утырасың? (үрдәк тыңлаган сыман кыйлана) Чыршы:Балалар җәй көнне кунакка чакырдылар, күңелле була диделәр, ә миңа күңелсез. Аб.Чыршыбызның күңелен күтәрик, аның турында җыр җырлыйк. “Чыршы”. Үрдәк:Без чыршы күргәч ник килгәнебезне дә оныттык,без урманга нигә килдек әле? Балалар җавабы. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Юлда Куян очрый. Куян:Исәнмесез, Хәерле көн балалар!Урманда ниләр эшләп йөрисез? Б-р:Кыш бабай белән Кар кызын эзлибез.Безгә юлны күрсәтә алмассың  микән? Куян:Кыш бабай белән Кар кызы кемнәр соң алар. Миңа сөйләп күрсәтмәссез  микән? Яңа ел кил безгә.Күчереп алырга

Нәүрүз килде безгә.


нәүрүз
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Нәүрүз килде безгә.” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).
Алып баручы: Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны — Нәурүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. 1)Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә,Руслан Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә.  2)Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!          Әмир Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил. 3)Урманда бит җылы өй дә, Җылы мич тә юк.                      Рәмис Куяннарның әбиләре Бәйләми оек. 4) Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!                          Динә Чыпчыкларга җырлар өйрәт, Уйна, сайра, көл. 5)Урманда бит пешермиләр Тугәрәк калач.   Айзирәк Песнәкләрнең туннары юк, Тамаклары ач. 6)Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил.    Айзилә   Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! А.б.Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын! Нәүрүз көен кем көйләсә Ул дәртле һәм бай булсын! Нәүрүз көенә Нәүрүзбикә керә. Нәүрүзбикә:Гайбәт бетсен телегездә, Орыш бетсен илегездә, Ачу китсен йөзегездән, Шулай икән-киләм сезгә! Исәнмесез, балалар, хөрмәтле ата-аналар! Мин — Нәүрүзбикә! Язның иң гүзәл бәйрәме – Нәүрүз бәйрәменә килдем! (Нәүрүзбикәне ипи-тоз белән каршылыйбыз. Нәүрүз.Күчереп алырга

 

Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау. 7 сыйныф


алмашлык исем
5 нче Арча гимназиясе – муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рәфыйкова Финавил кызы. Тема: Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.(Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы)
Планлаштырылган нәтиҗәләр: 1) Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү. 2)Исем һәм алмашлык турында белемнәрне тирәнәйтү, гомумиләштерү. 3)Г.Тукай иҗатын искә төшерү, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү Тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (катнаш дәрес) Төп төшенчәләр: Алмашлык, исем, мәгънә. Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рус теле. Эшне оештыру: Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү. Җиһазлау: Татар теле. 7нче сыйныф Р.К Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Татар әдәбияты. 7нче сыйныф. 2 кисктә. 2 нче кисәк. Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр, темага багышланган презентация. Дәрес барышы. I.Оештыру. Мотивлаштыру. Исәнләшү, Уңай психологик халәт тудыру. II. Өй эшен тикшерү. — “ Мин һәм компьютер” хикәясен тыңлау, бәяләү, эшнең сыйфатын билгеләү. — 15нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле уку, өйдә язган хикәя белән чагыштыру. III. Проблемалы ситуация тудыру. Ике төркемгә дә15 нче күнегүдән бер баганага исемнәрне, икенче баганага алмашлыкларны язарга кушу. -Тикшерү. Хаталарны табу. VI. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. Темасын ачыклау. — Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәбез? — Исемгә хас сыйфатларны искә төшерегез. — Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәләр? — Алмашлык турында нәрсәләр беләбез? V.Белемнәрне актуальләштерү. Бирем: Шушы сорауларга җавап эзләгез. (1нче төркем исем турында 2 нче төркем алмашлык турында схема төзи Һәр төркем узара фикер алыша, сүз төркемнәре турында яза) -нәтиҗә, һәр төркемнән 1 укучының җавабын тыңлау, бергәләп ялгышларны төзәтү. — Җавапларны презентациядә тикшерү, сүз төркемнәрен чагыштыру, нәтиҗә ясау.Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.Күчереп алырга

Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.


Муса Җәлил
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлишина Гөлфия Тәлгат кызы.Дәрес планы. Тема: “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.” Муса Җәлилнең сугыш чоры темасын кабатлау
Тема:   “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.”     Максат: Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Бурычлар: Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү. Чагыштыру, анализлау, бәяләү күнекмәләрен булдыру Патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Көтелгән нәтиҗәләр: Предметлы: логик гамәлләргә өйрәтү( анализ, синтез, чагыштыру,күзаллау. Эзмә-эзлеклеле күнекмәләр эшләү) Метапредметлы: Танып белү гамәлләре: яңа белемне туплау, сорауларга җавап табу, яңа мәгүлүматлар белән эшләү Аралашу гамәлләре (коммуникатив) тыңларга өйрәнү, игүтибарлы булу. Төркемләп эшләү, сорау бирә белү, аралашып эшләү) Регулятив гамәлләр: уңайлы алымнар сайлау. Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Ромашка костюмнары, ромашка таҗлары, гармун, компьютер, проектор, методик папка, композиторлар рәсеме Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Эш төрләре: яттан сөйләү, уку, әңгәмә. Дәрес барышы Оештыру. II. Актуальләштерү. Укучылар , игтибар белән карыйбыз М.Җәлилнең шигыре буенча чыгыш. (Балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр) Кайсы шигырен без сезнең белән карап үттек? Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәнәчәкбез?(иҗатын) Сез аның иҗаты белән күптән таныш. Мин сезгә аның шигырьләрен тәкъдим итәм, ә сез исемнәрен әйтегез. (презентация буеча эшләү) Укучылар, әйтегез әле татар халкы нинди халык? Моңлы. җырлы. Дәреснең эпиграфына күз салыйк. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде Үлемем дә яңгырар җыр булып.Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.Күчереп алырга

== Презентациясен карарга

Кар бөртеге нәрсә ул? 6 сыйныфта уку дәресе


кар бөртеге
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 категорияле югары сыйныфлар укытучысы Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызы. Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? 6нчы сыйныфта уку дәресе.
Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? Максат: 1. Укучыларның кар  бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру. 2. Хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белү, уку күнекмәләрен үстерү.  3. Табигать матурлыгына мәхаббәт тәрбияләү. Материал: дәреслек 51-52 битләр, кар яву күренешләре сурәтләнгән иллюстрацияләр, кар бөртекләре, тест биремнәре.   Дәрес барышы I. Оештыру өлеше —   Исәнмесез укучылар . Хәерле көн! —   Дежур укучы рапорт бирә. II.  Актуальләштерү. —         Без узган дәрестә нәрсә укыдык? Әйдәгез өйгә эшне искә төшерәбез. — Самат Шакирның “Кар ява” дигән шигырен укыдык. Һәм безгә шул шигырьнең эчтәлеген сурәтләгән рәсемне ясап килергә иде. Хәзер шул шигырьне матур, сәнгатле итеп укыйбыз. (1 укучы укый) —         Ә хәзер әйдәгез рәсемнәрне карап чыгабыз. Молодцы, барыгыз да тырышып ясагансыз. Дәрес ахырында, билгеләр куйган вакытта, эшләрегез исәпкә алыныр. —         Әйтегез әле, хәзерге вакытта елның кайсы фасылы? —         Кыш. (слайд) —         Кыш айларына кайсы айлар керә?(слайд) —         Декабрь, гыйнвар, февраль. —         Кыш иң матур һәм без яраткан ел фасылларынын берсе. (слайд) Без инде беләбез беренче карны балалар да олылар да көтеп алалар. Менә бу елны да безгә кыш бик сагындырып кына килде. Укучылар, беренче кар яуганы, бөтен җирне ап – ак кар каплаган көн хәтерегездәме? —         Әйе, 3 декабр, якшәмбе көн кичендә яуды. —         Әйе бу көн безнең исебездә калды, чөнки без кар яуганны бик көттек. —  Кар яуганын күргәч сез нинди хисләр кичердегез? —         (слайд) Сөендек, шатландык, чөнки кыш җиткәч без чана, чаңгыда шуабыз, кар тәгәрәтеп Кар бабай ясыйбыз, шулай ук кыш аенда безгә Кыш бабай һәм Кар кызы  киләләр, без Яңа елны каршылыйбыз. Димәк, кыш безгә бик күп бүләкләр алып килә: ап-ак карлар, сөенечләр, шатлыклар һәм күңелле мизгелләр. Кар бөртеге нәрсә ул.Күчереп алырга


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.