Фигыль турында төшенчә. 3 сыйныф.


   foto2Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы

Тема: Фигыль турында төшенчә. ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык   дәрес)

Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә

дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

  1.   Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади

активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.

  1. Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
    Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып — белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган

сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне

сөйләмдә  куллана алу.

Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм

формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен

төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне

табып куллану.

Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.

Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру. дәвамы «планнар» битендә  http://faritvafin.ru/plannar/

Мәгариф үзгәрә


Ольга Васильева Ольга Васильеваның Мәгариф һәм фән министры булып эшли башлавына 100 көн (27.11) булды.Шушы вакыт эчендә аның иң әһәмиятле үзгәртеп коруларын һәм башлангычларын ТАСС санап чыкты.Алар бишәү:

1.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар гадәти мәктәпләрдә укый башладылар.

2.Рус теленнән ЕГЭ ның телдән бирә торган өлеше дә барлыкка киләчәк (2017-2018).

3.2017 елдан астрономия фәне кире кайтачак.

4.Мәктәпләрдә ким дигәндә 5 түләүсез түгәрәк эшләргә тиеш булачак: театр,музыка,техник,спорт һәм шахмат.

5.Һәр мәктәптә психолог булачак.Балаларга психологик ярдәм ата-аналар рөхсәтеннән тыш рөхсәт ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: мәгариф министры шушы вакыт эчендә әһәмиятле булган тагын түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде:

  • дәреслекләр санын киметү;
  • укучыларны мәктәпне җыештыру-төзекләндерү эшләренә тарту;
  • профориентация эше алып бару;
  • югары уку йортларын үзгәртеп коруны туктату;
  • югары уку йортларында язма имтиханнарны кире кайтару:
  • көнчыгышны өйрәнү фәнен (востоковедение) аерым белгечлек төренә әйләндерү.

 

М.Җәлил. Вәхшәт.


Әни-тәүге сүзебез


mama                           Әни- тәүге сүзебез
Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм.
Авторлар: Гафурова Диләрә Мирхафизан кызы,
Нуриева Флюра Бәдри кызы
Әгерҗе районы Салагыш урта гомумбелем мәктәбе

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, хисләре булдыру, кадерле кеше булуларын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Кичәнең барышы
Кичә якташыбыз Рәмзия Җиһангәрәева язган шигырь юллары белән башланып китә
(Азалия ) Ана хакы
Җир йөзендә һичбер дәрәҗә юк
Ана исеменә торырлык.
«Балам, дип өзгәләнеп баскан
Һәр эзенә башың орырлык.
Бала утта янса -үзе яна,
Суга төшсә-ана чылана.
Тән авыртуына түзеп була
Җан авыртуына юк дәва.
Канат куйган Һәрбер баласын ул
Хәерле юл теләп озата.
Башкаенда уйлар өермәсе,
Киткән тарафларга күз ата.
«Өс -башылары бөтен, җылы микән,
Ризыклары хәләл, тулы микән,

Дәвамы сценарийлар битендә: http://faritvafin.ru/plannar/ccenarijlar/

Умырзая


Яңа ресурс. “Сөхәйл вә Гөлдерсен” әсәре…


img_6536

Дәминова Римма

Питрәч  муниципаль районы муниципаль  белем  учреждениесе   Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәминова Римма Александр  кызы.

Сәиф   Сараиның    “Сөхәйл  вә  Гөлдерсен”    әсәрендә   сугыш   китергән                                                ачы     язмышларның  бирелеше  (10 нчы   сыйныфның татар төркемендә  татар әдәбиятыннан Сингапур  методикасы   кулланып  уздырылган  дәрес  планы).

   Максат.  Алтын урда әдәбиятының үзенчәлеген, әдәби әсәр аша  борынгы бабаларыбызның тормыш- көнкүрешенең  чагылышын үзләштерү, кеше тормышындагы, тарихындагы  сугыш, басып алуларның  тәсирен, тарихыбыздагы  аянычлы язмышларны  аңлату; мәхәббәт, ярату хисләрен үстерү,  патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау:   схемалар,  карта,  таблица,  проектор,  экран,  компьютер, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек

Дәреснең   тибы:    белемнәрне    системалаштыру.

   Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Укучылар группада   дүртешәр  утыралар.  ( Йөзгә йөз, җилкәгә җилкә)

Укытучының сәламләве

1) Укучыларның сәламләве

2)  Өстәл №1  укучы № 2  сыйныф исеменнән кунакларны сәламли. Укучылар бер- берсен сәламли.

3)  Командалар  команда исеме,  девиз уйлый.  Әйдәп баручыны, сәркәтипне  билгелиләр.                                                                  Teambuilding

(Тим- чир)  Командалар кычкырып исемен, девизын әйтә.  (кычкырып әйтү, кыска һәм күңелле  орфоэпик  күнегү)

4) Укытучының кереш сүзе.

II  Актуальләштерү.

Укытучы: (Тэйк Оф — Тач Даун)  Без  Алтын Урда тарихы һәм әдәбияты турында нәрсә беләбез?  Схема буенча  укучылар бер- бер артлы җавап бирәләр. ( “басарга-утырырга”)

III  Яңа күнекмәләр формалаштыру.  Проблема кую.

Планны күчереп алу өчен «планнар» битенә күчәргә: http://faritvafin.ru/plannar/

Квест-дәрес.Су-гаҗәеп матдә.


  fotoҮрәзмәт башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы.

 

Квест- дәрес.  Тема: Су – гаҗәеп матдә.

 Максат:

1)Суның иң кирәкле гаҗәеп  матдә икәнен исбатлау.

2) Су турында алган белемнәрне гомумиләштерү, суның өч төрле халәттә булуын ныгыту.

3) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, суның төп үзлекләрен; тере организмнарның яшәве өчен төп шартларын,  алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана белү, фикерләүдә логик чылбыр төзү; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Җиһазлау: 1) Әйләнә-тирә дөнья.1нче һәм 3 класс. Дәреслек һәм хрестоматиянең 1 кисәге. О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов, Л. А. Царева. 2) Чиста банкалар, балыклы һәм кыслалы банкалар, боз кисәге, химик стаканнар, колбалар, тәлинкә, төсле түгәрәк кәнфитләр, су, СД диска, фонарик, глобус, Татарстан картасы. 3) Компьютер, презентация, колонка, лэпбук интерактив папка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Әйләнә-тирәбезгә, табигатькә һәм  табигать дусларына матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез дә гади түгел, ә квест- дәрес.

Квест ул- маҗара, сынау. Уен барышында катнашучылар ниндидер каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә ирешергә тиешләр.

Димәк без дәрестә актив катнашып, квест-жетоннар җыярга һәм хәзинә табарга тиеш. Без сезнең белән бүген “Дөньядагы иң кирәкле әйбер”не табарбыз. Аның өчен игътибар белән тыңларга, сорауларга тутырып җавап бирергә, биремнәрне төгәл эшләргә, барлык утрауларны ачарга кирәк. Нәрсә ул утрау? (Су эчендәге коры җир кисәге). Димәк без кайда хәрәкәт итәбез? (Суда). Суда нинди техникалар йөзә? ( Көймә, катер, теплоход һ.б.) Без сезнең белән корабльдә сәяхәткә чыгарбыз. Корабльләрне кем йөртә икән соң? ( моряк)  Безгә моряклар кирәк. Ишектән моряк киеменнән ике 3 кл. укучысы килеп керә:

Күчереп алу өчен монда күчәргә: http://faritvafin.ru/plannar/

Дәрескә слайдлар.

Аттестация


Яңа ресурс.Дуслык турында.


   yayayaАрча муниципаль районы «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты» дәүләт гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                         Йосыпова Рәисә Фаил кызы

 

                                      Ачык тәрбия сәгате

                                            “ДУСЛЫК ТУРЫНДА…”

Максатлар: Балаларны дуслык серләренә төшендерү, чын һәм ялган дусны           аера белергә өйрәтү.

Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

Үзара дустанә мөнәсәбәт тэрбияләү.

  • Хәерле иртә балалар! Бүген без сезнең белән тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – дуслык хакында сөйләшербез. Әңгәмәбезгә керешкәнче бер күнегү эшләп алыйк. Ул “Елмай!” дип атала.Уң як күршеңә елмай һәм аның белән күреш, ә хәзер сул як күршеңә елмай һәм аның белән күреш.
  • Балалар, без бүген дуслыкның серләренә төшенербез, чын дус һәм ялган дусны аера белергә өйрәнербез. Чынбарлыкта, кызганычка каршы чын дуслык бик сирәк очрый. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләр генә чын дус була ала? Чын дус булу өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез?  Кешеләр арасында дуслык бар икәнен без  каян белә алабыз?
  • Әйе балалар, дус була белү – бик зур сәләт. Шуңа күрә безнең һәрберебез дусларның кадерен белергә, шул ук вакытта үзе дә яхшы дус булырга тиеш.
  • Ә хәзер мин сезгә дуслык турында бер хикәя укып китәм.
  • Сүзлек эше: чүл (эсселек турында әйтеп китү)
  • Ике дус берничә көн дәвамында чүл буйлап барганнар. Бара торгач ачуланышканнар һәм берсе кызып китеп икенчесенең яңагына китереп суккан. Суксалар да, тегесе берни дәшмәгән, иелгән дә комга “Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма китереп сукты” дип язып куйган. Болар юлларын дәвам иткәннәр. Берничә көн барганнан соң болар сулыкка килеп чыкканнар. Су коенырга уйлаганнар. Шул вакытта яңагына сугылганы бата башлаган, ә аның дусты аны коткарган. Аңына килгәч, ташка уеп “Бүген минем иң якын дустым мине үлемнән коткарды” дип язып куйган. Коткарганы аптырап “Мин синең яңагыңа суккач син комга яздың, ә коткаргач ташка язасың. Ни өчен?” дип сорый. Һәм дусты болай дип җавап бирә: “Әгәр дә безне кем дә булса үпкәләтсә, без бу турыда комга язарга тиешбез. Бу вакытта аны җилләр себереп алып китәрләр. Ә безгә эшләгән яхшылыкларны без ташка уеп язарга тиешбез. Ул вакытта аны бернинди җил дә юып ала алмас”.
  • Балалар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Чыннан да, балалар, үпкәләрне оныта белергә, дустыңның яхшы якларын күбрәк хәтердә калдырырга кирәк.
  • Ә сезнең чын дусларыгыз бармы? Син чын дус була аласыңмы? Моны белү өчен мин сезгә сезне сыный торган берничә сорау биреп карарга булдым.
  • Син дустыңны үзеңә кунакка чакырырга булдың. Ләкин ул әнисенә өйләрне җыештырачакмын дип сүз биргән. Бу очракта син нишлисең?

Тулырак…

Укытучы календаре


kalendar2016-2017нче уку елына Укытучы календаре.Wordта эшләнгән,каникул көннәре күрсәтелгән,үзгәртергә дә була.Рәхим итеп күчереп алыгыз!

Күчереп алырга: kalendar


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.