Коллегаларга хат.


Хөрмәтле коллегам!

Менә бер елга якын  “Мөгаллим язмалары”  сайтында  “Ачык дәрес”  дигән интернет-проект эшләп килә.Проект  Нигезләмәсе сезгә таныш.Кем беренче тапкыр ишетә,менә монда(ачык дәрес битенә) кереп, үзегез иркенләп укый аласыз.Шушы проект нигезендә дистәләгән укытучыларның дәрес планнары сайтка куелып,йөзәрләгән укытучы алар белән танышып чыга алды.Әйбәт бит,шулаймы?  Кемнәрдер әзер дәрес планнарын үзләренә куллану өчен күчереп алалар,ә сез җавап йөзеннән Сертификат һәм Дипломнарга ия буласыз. Аттестация узучы укытучылар портфолио тутыру өчен кайчагында бер бит кәгазьгә зар булып йөриләр.Билгеле,түләп алуы кайчагында бераз кәефегезне кыра торгандыр.Ләкин бүгенге бәяләр белән чагыштырганда 50 сум фотошопта эшләнгән Сертификат алу  өчен бер дә кыйммәт түгел инде ул.50 сум дим,чөнки әле Яңа елга кадәр бәяләр шулай торачак.Әйе,акциягә кадәр 100.200 сумга да алучылар булды.Нишлисең,заманы шундый…

Хөрмәтле укытучылар! Минем сезгә бер үтенечем бар иде. Сайтка планнар кую,бәяләр,планнарның эчтәлеге,эшләнеше турында фикерләрегезне язып җибәрә алмассызмы икән? Сезгә нәрсә ошый,нәрсә ошамый? Тәнкыйди фикерләр булса,бигрәк тә шат булыр идек. Бу безгә сайтның эшен киләсе елга планлаштыру өчен кирәк.Фикер-тәкъдимнәрне achkderes@mail.ru адресына юллый аласыз.Турыдын-туры сайтка да язып була.Сезгә ничек җайлы,шулай эшләгез.Сезнең вакытыгызны алган өчен буш итмәм, җавап язучыларга Яңа ел уңае белән шушы проектта актив катнашучы буларак, “Рәхмәт хатлары” җибәрермен. Һәм иң эчтәлекле,иң матур җаваплар башкалар да укысын өчен сайтка куелыр.

P.S. Дөнья мәшәкатьләре белән йөреп, Сайтта башланып киткән “Сөйкемле Кыш бабай” конкурсы турында онытып җибәрмәдегезме? Оныта күрмәгез!!! Нигезләмәсе конкурслар бүлегендә.

Конкурс.Кыш бабай.


Кыш бабай конкурсы
“Мөгаллим язмалары” сайты
Яңа Ел уңае белән!
“Сөйкемле Кыш бабай”дигән конкурс үткәрә.

1.Гомуми  нигезләмә.  

”Сөйкемле Кыш бабай”  конкурсын  “Мөгаллим язмалары”  сайты уздыра. Конкурсның исемен һәм нигезләмәсен алу, өлешчә файдалану , конкурс эшләрен башка сайтларга кую  тыела.

 

 2. Конкурсның максаты:

-татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет   челтәре  мөмкинлекләрен файдалану һәм татар теленең Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;

-иҗат, аралашу, ял итү,  белемнәрне камилләштерү өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү;

— сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру ;

-талантлы балаларга үз иҗатларын пропогандалау мөмкинлеге тудыру;

— физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл үсеше тоткарланган балаларның иҗади cәләтләрен үстерү һәм аларның эшләрен Интернет челтәрендә тарату.

 

3.Конкурсны үткәрү тәртибе Тулырак…

Акция.


Эльмира                                   Акция!   Супер ташламалар!!

Катнаш!  Мондый мөмкинлек бүтән булмаячак!

 15нче ноябрьдән  31нче декабрьгә кадәр. Бары 46 көн.

 Якынлашып килүче Яңа еллар уңае белән элеккеге 200 сум урынына — 50 сум түләп  Сертификат ал!

 “Мөгаллим язмалары” сайты укытучылар өчен  (http://faritvafin.ru/) яңа акция уздыра. Үзегез үткәргән ачык дәресләрнең планын сайтка куеп Сертификат ала аласыз. Сайтка беренче тапкыр керүчеләргә башта  “Ачык дәрес” Нигезләмәсе белән  танышып чыгарга кирәк.  http://faritvafin.ru/achyk-d-res-html/

  Нигезләмә шартларына туры килмәгән планнар сайтка куелмыйлар.

Акциядә 15нче ноябрьдән соң сайтка куелган планнар гына катнаша.

Нигезләмә шартларына туры китереп төзелгән планнар шушы адреска җибәрелә: achkderes@mail.ru

 Сертификат алу өчен ике шартны үтәргә кирәк:

1. “Мөгаллим язмалары” сайтында «Яңалыклар»га язылырга;  (Моңарчы язылган кешеләргә  кабат язылырга кирәкми).

2.50 сум акча түләргә.Түләү өчен монда күчәргә:  http://goo.gl/MAB5NU

Акчаны план сайтка урнаштырылганнан соң гына түләргә кирәк.Чөнки эчтәлекләре һәм темалары ягыннан эшләнеп бетмәгән (ягъни начар) планнар басылып чыкмаска да мөмкиннәр.

Яндекс-Деньги белән эш итә белмәсәгез, 89053189744 телефон номерына (Билайн) салырга була.

 Акчаны салганда исем-фамилиягезне язарга онытмагыз.

“Мөгаллим язмалары” сайты сезнең өчен һәм сезнең белән бергә эшли.

  Бердәм булыйк,бергә булыйк!

Акция!


Акция!    100% ташлама!!Акция3

1-10 ноябрь.

               Игътибар!  Көтелмәгән   яңалык!!.                                         200 сум урынына  100 сум + Диплом!

“Мөгаллим язмалары” сайты көзге каникуллар уңае белән акция уздыра. Дәрес планнары сайтка куелып та, әлегә кадәр Сертификат алырга өлгермәгән укытучылар  бары  100 сум түләп Сертификат һәм Диплом алырга мөмкиннәр.

Акция 1нче ноябрьгә кадәр сайтка куелган планнарга гына карый!

Моның өчен ике шартны үтәргә кирәк:

1. “Мөгаллим язмалары” сайтында «Яңалыклар»га язылырга; (Язылучыларга кабат язылырга кирәкми).

2.100 сум акча түләргә.Түләү өчен монда күчәргә:  http://goo.gl/MAB5NU

яки (Яндекс-Деньги белән эш итә белмәсәгез)  89053189744  телефон номерына(Билайн) салырга.

  Ә Сертификат алган укытучыларга нишләргә?

Кирәк булса, 50 сум түләргә һәм  Диплом алырга!

Акчаны салганда кемнән икәнлеген күрсәтеп языгыз. Акция 1нче ноябрьдән 10нчы ноябрьгә кадәр дәвам итә.Акча салуыгыз турында телефонга шалтыратмасагыз иде.  achkderes@mail.ru адресына языгыз. Шушы ук адреска Сертификат белән Диплом кирәклегн сорап, саф татар телендә исем-фамилиягезне һәм мәктәп исемен язып җибәрүегез кирәк була.

Сертификатлар ноябрьнең 15еннән соң җибәрелә башлый.

“Мөгаллим язмалары” сайты сезнең өчен һәм сезнең белән бергә эшли.

Бердәм булыйк,бергә булыйк!

Якынлашып килүче  бәйрәмнәр белән ,хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бирелгән Сертификат Үрнәкләре:

Диплом Закирова Ә.Копия Фатыхова ГСжатый

Рузиләзәңгәр сертификат

Файдалы сайтлар


13 файдалы сайт.

Working on the floor  Бик күп кеше Интернетта, төрле социаль челтәрләрдә сәгатьләр буе вакытын заяга утырып уздыра.Ара-тирә YouTubка,Контактка кереп чыга яки төрле рецептлар язылган сайтлар эзли.Өчәр-дүртәр сәгать,кайчагында тәүлекләр буе утырып башы әйләнә башлагач,аңына килеп, үзе өчен бернинди яңалык тапмавына төшенә.Югыйсә, Интернетта файдалы сайтлар да бар.Мин сезгә шундый 13 сайт тәкъдим итәм.Шуларның берәрсеннән генә булса да файда тапсагыз,вакытыгызны Интернетта үткәргәнгә үкенмәссез.

 1. 4brain –  бу сайтта бушлай онлайн-тренинглар урнаштырылган.Монда өеңдә утырган килеш лидерлык серләренә төшенергә,иҗади фикерләү сәләтеңне үстерергә,тиз укырга өйрәнергә мөмкин.Шулай ук язу һәм сөйләү сәнгатен үзләштерергә,психология, НЛП дәресләре  һ.б. бик күп файдалы белемнәр алырга була.Сайтта алган белемнәрне практикада сынап карау мөмкинлеге дә булдырылган.Кереп кара,үкенмәссең.

 2. Udemy – нәрсәгәдер укырга-өйрәнергә теләүчеләр өчен шәп ресурс.Күптөрле темаларга бушлай дәресләр бирелгән.Монда укытучы буларак теркәлергә һәм башкаларны укытып,акча да эшләргә мөмкин.Интернетта акча эшләргә хыялланучылар хәзер үк бу сайтны ачарлар дип уйлыйм. Тулырак…

Кая бара бу дөнья?


 zemlyaҮзгәрде дөнья…Без малай чакта саескан дигән кошны елга бер тапкыр,кыш көне хайван суйган чакта гына күрә идек.Хәзер ул озын койрыклар рәхәтләнеп авылда яшәп яталар.Хуҗасыз өйләрнең лапасларына оя корып,шунда бала чыгарып,чын хуҗаларча лапас-кура тирәсендә очып йөриләр,куып та җибәреп булмый.Ерткычлыклары баштан ашкан,быел ул туймас тамаклар сыерчык ояларындагы бөтен сыерчык балаларын ашап бетерделәр.Сыерчыклар бик кызганыч булды.Каян бирле кайтып,суык көннәрдә тилмереп, бала чыгардылар,әмма үстерә алмадылар мескеннәр.Балалары калмагач,үзләре дә берничә көннән каядыр китеп юкка чыктылар.

 Елгаларны су кондызлары басты.Талларны егып,бер кирәкмәгән буалар ясап,бер яктан икенче якка чыкмаслык иттеләр.Без аларны китаптан гына күреп үскән идек,югыйсә.

Төлкеләрне кара син.Әкиятләрдән генә ишетеп белгән купшы төлкеләр бүген каршыңа чыгып баса.Арча юлында көн саен дип әйтерлек машинага тапталып үлгән бер-ике төлке ятканын күрәсең.Гөмбә җыйганда кулдагы пычак белән таякка исләре дә китми,тешләрен ыржайтып өстеңә киләләр.Нишләп шул кадәр ерткычланды бу җәнлекләр дөньясы?.. Тулырак…

Sticky: Акция


  Акция!                                                                       Презентация1

Игътибар! Көтелмәгән яңалык!..

200 сум урынына 50 сум!

“Мөгаллим язмалары” сайты Укытучылар көне уңае белән акция уздыра. Дәрес планнары сайтка куелып та,әлегә кадәр Сертификат алырга өлгермәгән укытучылар бары 50 сум түләп Сертификат алырга мөмкиннәр. Моның өчен “Мөгаллим язмалары” сайтында Яңалыкларга язылырга һәм 89053189744 номерына(Билайн) 50 сум акча салырга кирәк.

 Акчаны салганда кемнән икәнлеген күрсәтеп языгыз. Ашыгыгыз! Акция 1нче октябрьдән 4нче октябрьгә кадәр дәвам итә. Бары 4 көн!

“Мөгаллим язмалары” сайты сезнең өчен һәм сезнең белән бергә эшли. Бердәм булыйк,бергә булыйк!

 Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән ,хөрмәтле хезмәттәшләр!

Көз


                                    Көзге “җәй”

көзБу көннәрдә һава торышы бик матур тора. Чалт иткән кояшлы көннәр.Эсселеккә түзеп булмый.Җәй буе өстән төшмәгән курткаларны элгечтән алган юк. Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек. Күңелне ымсындыра, өметләндерә, үртәп ала. Мондый көннәрнең санаулы булуын, алда көзләр, кышлар икәнен белсәк тә, җәйнең үтеп китүенә күңел әле ышанмый.Ишек алдындагы чәчәкләргә су сибә башладым.Ул чәчәкләрдә очып йөргән умарта кортларының күплеген күрсәң-исең китәрлек.

Алтын көзләр җиткәнен аңлау өчен, бер тапкыр табигатькә  чыгып керү җитә.Үткән җомгада мәктәп белән болында ял иттек.Палаткалар корып,уеннар уйнап.Учакта бәрәңге пешә,мангалларда шашлык кыза. Тулырак…

Сөт бәясе


Сөт бәясе-сөт бәласе.

   СыерХалыктан җыйган сөтнең бәясе 1нче апрельдә литры 16сум 50 тиен иде, 15нче апрельдән 15сум 50тиенгә калды.Ә кибеттә  сатыла торган сөтнең бәясе бер тиенгә дә төшмәде. Унбиш көн эчендә бер сум кая китте? Ул бит язгы кар сулары белән агып китә алмый.Ә менә кемнеңдер кесәсенә агып керә ала.Чөнки сөт бүгенге көндә түрәләр өчен стратегик әһәмияткә ия булган табыш китерүче  продуктка әйләнде.Үзе теләгән бәяне куеп,инвестор бары бер максатны- түләнми калган акчадан өстәмә табыш ясап,халык хезмәте хисабына баюны күздә тота. Сөт патшаларының намусы уянып, халыкка урланган акчасын кире кайтарып бирсәләр яки ил­нең авыл хуҗалыгы җитәкчелеге карак чиновник­ларның нәфесләрен тыярлык  көч таба алса, авыл хуҗалыгы иркен сулыш алачак,билгеле.Әмма монысы Рәсәй дигән илдә чынга ашмаслык матур хыял гына булып кала.Хыялын хыял,билгеле, ләкин шул уңайдан Швециядәге бер яңалык турында әйтеп китим әле.Алардагы азык-төлек кибетләре бер литрлы савытлардагы сөтнең бәясен күтәреп, килгән табышны фермерларга бирергә булганнар. Бу идея бер литрлы сөтнең сатылуын арттырган. Ләкин  безнең Рәсәйдә мондый хәл булмаячак һәм гомумән,булырына ышанып та булмый. Ә шулай да бүген җавап ишетәсе килә: ул сөтне халыктан сатып алу суммасы каян килеп чыга икән? Ни өчен,мәсәлән,өч ай эчендә аның бәясе шулкадәр төшеп, бүгенге көндә ул 13сум гына булып калды ,ә менә кибет киштәләрендә сату бәясе бер дә үзгәрми? Бу сорауга түрәләр беркайчан да җавап бирмәячәк. Шулай да соңгы атналарда ”Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы сөтнең бәясе ник кимүне болай аңлатырга тырышты: янәсе,сыерлар көтүлекләргә чыккач, бушка ашый башлаганнар икән, шуңа күрә сөтнең үзкыйммәте кимегән һәм, табигый инде, бәясе дә төшкән. Шулай итеп Тулырак…

Алсу гөлләр


IMG_1815аIMG_5829IMG_5970

 

 

 

                                       Алсу гөлләр арасында.

Яңа Кенәр авылы төзек йортлары, киң урамнары белән матур. Өйләр чагу төсләргә буялган, каралган, бизәкле тәрәзә йөзлекләре әллә каян балкып, хуҗаларның уңганлыгын күрсәтеп тора. Авылда һәр йортта дип әйтерлек терлек һәм кош-корт асрау, шактыеның умартачылык белән шөгыльләнүе гадәти хәл. Болардан тыш, сөт җыю белән шөгыльләнүчеләрне,тимер-томыр җыючыларны, агач эшкәртүчеләрне,үз кибетләрен ачып сату итүчеләрне,мебель эшләүчеләрне һ.б. беләбез.Ләкин минем сүзем әлегә алар турында түгел, ә авылда чәчәк үстерергә яратучылар турында.Ни өченме? Чөнки без барыбыз да чәчәкләр яратабыз. Бакчаларыбызда нинди генә чәчәкләр үсми. Анда җәй буе, тирә-юньгә ямь биреп, розалар, кашкарыйлар, ап-ак ромашкалар, аллы-гөлле лаләләр, төрле төстәге лилияләр шаулап утыралар. Без аларга көн дә су сибәбез, чүп үләннәрдән арындырабыз, алар белән сөйләшеп йөрибез, чөнки чәчәкләр җанга тынычлык бирәләр, кәефебезне күтәрәләр. Чәчәкләр, тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар.
Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итүче кешенең күңеле дә явызлык, хөсетлектән азат буладыр. Чәчәкләр дөньяга башка күз белән карарга, ямансу вакытларда кәефне күтәрергә ярдәм итә. Алар күңелдә шатлык –сөенеч хисләре уятырга сәләтле.Юкка гына гафу сораучы гашыйк та, мәхәббәтен аңлатучы сөйгән яр да хисләрен гөл-чәчәкләр аша белдерми торганнардыр инде.
Соңгы елларда Яңа Кенәр авылында күз явын алырдай чәчәкләр үстерүче, йорт тирәсен гөлләргә күмеп, зәвык белән бизәүче чын хуҗалар арта бара. Мондый йорт яныннан һәркем аларга сокланып үтә,туктап шушы матурлык белән хозурланып тора . Мин үзем һәркөнне эшкә барып-кайтканда Алсуларның йорт каршындагы шаулап үскән чәчәкләргә карап,машинамның тизлеген киметәм. Тулырак…


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.