ФГОС буенча эш программалары.Тестлар


Казандагы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы: 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар өчен уку елы ахырында үткәрелә торган еллык контроль тест формаларын тәкъдим итәбез.

Татар теле һәм уку фәннәреннән ФГОС буенча Эш программалары

Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы.7 нче сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”.9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валеева Гөлнара Вил кызы һәм 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.6нчы сыйныфның  рус төркеме  өчен   татар әдәбиятыннан “ Эш программасы”.
Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. 2 нче  сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы .

Без кайтырбыз җыр булып… Җәлилчеләргә багышланган чара.


Җәлилчеләр
Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Тема: «Без кайтырбыз, җыр булып…» (Җәлилчеләр истәлегенә багышланган чара)
Максат: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган  җәлилчеләр батырлыгын искә төшерү; тормышларына, иҗатларына кызыксыну уяту; батырлыкларын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү; Сугышта һәлак булганнарга ихтирам  — хөрмәт хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисләре  тәрбияләү өчен шартлар тудыру; сөйләм әдәбен камилләштерү. Ватан -Ана (һәйкәл): Тыңлагыз, Җәлилче улларым! Үлемсез Җир – Ана сүзләрен: Сез эшләгән бөек батырлыклар Әкият булып калсын сөйләргә. Ант иттегез, антны сакладыгыз Үлемне дә җиңеп үләргә. Улым,  Җәлил, синең  шигырьләрең Кайтып җитте туган илеңә, Күпме язмыш, күпме өмет кайтты Җырың белән туган җиреңә.  «Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп  буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне?»  (Бер-берсенең иңнәренә кулларын салган унбер батыр тезелеп баскан). 1.Мин, Гайнан Кормаш, Мари  Республикасының Бәрәңге районы Куян авылы егете. Сугышка кадәр  физика-математика укытучысы булып эшләдем, драмтүгәрәк җитәкләдем, әдәби әсәрләр укырга яраттым. Мин-тоткыннардан торган яшерен оешма җитәкчесе . Безнең оешмага кергән һәр кеше ант итә: “Яшерен оешмага керү белән, явыз дошманга каршы соңгы сулышыма кадәр …Тулысынча

Икмәкнең үсү юлы. Зурлар төркеме өчен шөгыль.


икмәкнең үсү юлы 
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Икмәкнең үсү юлы. ” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).
Максат. 1.Балаларны ипинең табынга килү тарихы белән таныштыру; 2.Бөртектән ипи ризыклары барлыкка килү юлын аңлату; 3.Игенченең хезмәтен күзаллау. 4.Ипигә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау. 1.Презентация «Ипи – табын күрке». 2.Башаклар, бодай бөртекләре, он, камыр. 3.Камыр ризыклары,  рәсемнәре. “Басу” макеты. 5.Практик эш өчен кулланмалар һәм киемнәр. Шөгыль барышы.       Сөмбелә керә. (Кулында кәрзин  Мин – көз әни – Сөмбелә,                         Көзге байлык кулымда,  Чакырам мин һәммәгезне  Шушы бәйрәм түренә. Исәнмесез, хәерле көн, балалар..Мин сезгә күчтәнәч алып килдем. Нәрсә икән ул, уйлап карагыз әле, дусларым? Амбар төбеннән себерелгән, каймак белән тугланган, майда басылган, мичкә тыгып пешерелгән, тәрәзә төбендә суыттылган, — нәрсә ул? Балалар җавабы: Икмәк! Икмәк турында әйтемнәр,мәкалләр беләсезме?(балалар җавабы). Әйдәгез,түгәрәккә басыйк та,бөтенебез кабатлыйк. Ипи барысына да баш. Икмәк- табын кояшы. Күктә кояш, җирдә икмәк — мәңгелек. Яшәү көче — икмәктә. Икмәкнең кадерен бел, игенче хезмәтен хөрмәт ит. Сез ничек уйлыйсыз Икмәкне нәрсәдән пешерәләр? (оннан) Ә онны нәрсәдән ясыйлар? (бөртектән) Ә бөртек каян килә? (басудан) Бөртекләрнең өе нәрсә? (башак) Кәрзинемдә башаклар бар, әйдәгез бөртекләрен карыйбыз. Практик эш. Башакны уып, башактан орлыклар алу. Игенче орлыкларны нишләтә?(балалар җавабы).Игенчегә кем булыша?(балалар җавабы)Сезнең белән агроном турында видиоролик карап алыйк. Сөмбелә: Бөртекнең басуга чәчелешен, тишелешен, үсүен агроном күзәтә. Ул һәрвакыт игенче белән бергә эшли. Әйдәгез без дә агроном булып “орлык чәчү” уенын уйнап алыйк.. Кайсыгыз агроном булырга тели?(Агроном сайлана) Менә бу безнең басулар. (басулар өч размерда скотч белән идәндә билгеләнә) Иң элек агроном  бу басуга нәрсә чәчәр? (Агроном рәсем күрсәтә) Сез бөтенегез дә кукуруз бөртекләре булырсыз! (Сөмбелә өрә)  Сезнең барыгызны да агроном хәзер җиргә чәчә. (Сөмбелә агрономны мактый). Икенче басуга агроном “абый” нәрсә утыртыр микән? Агроном рәсемне карый, балаларга күрсәтә, Сөмбелә өреп барсында борчакка әйләндерә. Ә хәзер сез барыгыз да борчак орлыклары.   Агроном борчак утырта. (Сөмбелә агрономны мактый) Өченче басуга бодай чәчелә. Иң соңгы орлыкны агроном чәчә. Сез хәзер бодай бөртекләре. Агроном, башладык!  Агроном булу сиңа ошадымы? Үскәч, кайсыгызның агроном буласы килә? Тулысынча

Ш.Камалның «Буранда» хикәясенә технологик карта


 Ш.Камал.Буранда
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия Инсаф кызының татар әдәбияты дәресе буенча ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән технологик картасы
Аңлатма язуы.Дәреснең технологик картасы – ФГОСны тормышка ашыруның инновацион инструменты. Ул дәресне оештыруның нигезен тәшкил итә, фәнни тел белән әйткәндә, дәрес конспектының график варианты булып тора. Технологик карта дәреснең һәр этабын зур төгәллек белән планлаштырырга ярдәм итә, чөнки ул этапларның һәрберсе билгеле бер максатка юнәлтелә һәм анда төрле методлар, алымнар куллану карала. Һәр технологик картаның башлам өлеше (шапка) була. Анда предмет, УМК (үрнәк программалар, дәреслек) күрсәтелә. Мин рус мәктәбенең 8 нче татар төркемендә татар әдәбиятын Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина авторлыгында чыккан дәреслек белән укытам. Бу дәреслек шул ук авторларның “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”га нигезләнеп төзелгән. Авторлар, үз чиратында, Ф.Х.Җәүһәрованың үрнәк программасына таянганнар. Дәреслеккә бәяләмә (рецензия) биргән практик укытучы буларак, аның бик яхшы сыйфатлы уку әсбабы булуы турында әйтә алам. Бу уку елында шул дәреслеккә нигезләнеп, “Шәриф Камалның “Буранда” хикәясендә ана һәм бала проблемасы” темасы буенча дәрес үткәрелде. Мин шул дәреснең технологик картасын тәкъдим итәм. Дәреснең технологик картасы Предмет: татар әдәбияты Сыйныф: 8 нче татар төркеме УМК: 1. “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең  татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова. Казан, 2013); “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (төзүче авторлары: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2014 ел). Дәреслек. Татар әдәбияты, 8 нче сыйныф / Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина, Ә.Н. Сафиуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015. Ноутбук, проектор, экран, слайдлар, фонохрестоматия, картина репродукциясе. Тулысынча

Синоним һәм антоним сыйфатлар.6 сыйныф.


Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)
Тема: Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән  ачык  дәрес планы) УМК: Татар теле 6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Р.Г.Хәсәншина- Казан: Татар.кит.нәшр.,2016 ел. Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе. Максат: синоним һәм антоним сыйфатлар һәм аларның сөйләм төзүдә әһәмияте турында төшенчә бирү; яңа сүзләр белән сүзлек запасын арттыру. Планлаштырылган нәтиҗә: Предмет нәтиҗәсе: татар  теленең сүз байлыгы турында база белемнәрен киңәйтү; практик күнегүләр аша синоним һәм антонимнарның сөйләмдә мәгънә төсмерләрен төгәл җиткерү үзенчәлеген төшендерү. Метапредмет нәтиҗәләр: укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, ягъни чагыштыру, анализ, үзбәя, үзара бәя мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Шәхси нәтиҗәләр: Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру. Танып белү универсаль уку гамәлләре: 1) дәреслек белән эш итә белү;2) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;3)укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;4)предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;5) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;6) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны мөстәкыйль таба белү;7)уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;8) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү; 9) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар, конспект ярдәмендә күрсәтә белү; Тулысынча

«Кыш» темасына дәрес планы


Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Гомуми төрдәге №11 «Антошка» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениясе тәрбиячесе Хәсәнова Миләүшә Ильяс кызы. 'Кыш' темасына икенче кечкенәләр төркеме балалары өчен дәрес планы
Тема: Кыш. Максат: — Балаларны картинага карап, 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп, мөстәкыль сөйләргә өйрәтүне дәвам итү; — Хәтер сәләтен үстерү; — Балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Методик алымнар: — Бармаклар ярдәмендә, авазларны ныгыту; — Табышмак әйтү; — Тәрәзә янында кыш билгеләрен карау; — Тизәйткеч ярдәмендә телне шомарту; — Кыш рәсемен карау; — Уен “Ак куянкай юына” Эшчәнлек баршы: — Исәнмесез, балалар. Урыннарыбызга утырабыз. Әйдәгез әле балалар, үзебезнең аркаларыбызны, иң башларыбызны урындыкның арткы ягына сөяп утырыйк. Аяклар, кулларыбыз дуслармы безнең? — Әйе, дуслар. — Алайса, дәресебезне башлыйбыз. Балалар, иң беренче телләребезне, куллар, бармакларыбызны шомартып алыйк. Бармаклар ярдәмендә [а] , [ә], [у], [ы], [ү] авазларын бер-бер артлы, чиратлашып кат-кат кабатлыйк. Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз: Тәңкә карлар сипкән, Җирне ап-ак иткән. Агачлар ак туннарын кигән? (кыш) — Бик дөрес, балалар. Кыш. Әйдәгез тәрәзә янына якынрак килик, кышны күзәтик әле. Кышның билгеләрен искә төшереп үтик. Балалар, җирне нәрсә каплаган? — Урамда кар уган. — Дөрес, урамда кар яуган. Кар нинди төстә? — Кар- ак төстә. — Шулай. Балалар, мин сезгә кар әзерләп куйдым. Чыннан да, кар ак төстә, тагын нинди кар? — Кар салкын. — Безнең төркемдә, җылыда кар нишли? — Кар эри. — Кар эрегәч, нәрсәгә әйләнә?   Кыш.Дәрес планы

Сорашу


——————

6нчы сыйныфта татар теле һәм уку фәннәреннән эш программалары


 Сафиуллина Фәридә
Казан шәһәре Идел буе районының “16нчы татар-инглиз гимназиясе” гомуми белем муниципаь учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Фәридә Нургазиз кызы.6нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары.
Аңлатма язуы  Программа Түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:  Россия Федерациясенең «Россия Федерациясендә белем бирү турында” гы Законы (Федеральный закон «Об образовании в Российской Федерации» (29.12.2012, № 273-ФЗ); Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”  гы Законы (Закон РФ “О языках народов Российской Федерации” (25.10.1991, № 1807-1, ред. 12.03.2014); Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы Законы (Закон Республики Татарстан от 22 июля 2013 года № 68-ЗРТ «Об образовании»); “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы” (25.10. 2013, 794 нче карар); Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты ( төп гомуми белем бирү – № 1897, 17.12.2010 ел). 6. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (10-11 нче сыйныфлар). Төзүче авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. Казан шәһәре “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”нең 2017-2018 нче елга уку планы (педагогик киңәшмәдә расланган-беркетмә №1, 21.08.2017 ел ).        6 нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары: Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү. Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү. Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.       Бурычлар:  Исем, фигыль, зат алмашлыкларын табарга өйрәтү, аларның морфологик үзенчәлекләрен һәм җөмләдә кулланылышын аңлату. Сүз төркемнәрен дөрес язу, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү. Җөмләдәге үзара бәйләнешкә кергән сүзләрне табарга, сүзтезмәләрне аерырга, алардагы ияртүче һәм иярүче сүзне билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә өйрәтү. Әйтү максаты буенча төрле җөмләләрне аера белү, аларны дөрес интонация белән әйтү, алардан соң тиешле тыныш билгеләре кую осталыгы һәм күнекмәләре булдыру. Җөмләнең грамматик нигезен табарга өйрәтү.   6 сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә   һәм камилләштерергә тиешле осталыклар: 6 сыйныф.Татар теле 6 сыйныф.Әдәбият

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – тәрбия бирүдә мөһим чыганак. Проект


халык иҗаты,проект
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Закирова Альмира Хәнәфи кызы һәм Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. 7-8 сыйныфлар өчен проект эше: Татар халык авыз иҗаты әсәрләре – тәрбия бирүдә мөһим чыганак.
Кереш.    Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхретдинов болай дигән: “Гыйлем юлы – бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр.” Әйе, безгә, укытучыларга, зур җаваплылык йөкләтелгән. Без һәр яктан камил, белемле, тәрбияле, мәдәниятле шәхес тәрбияләргә бурычлы. Чөнки бала чакта алган тәрбия кешене гомере буена озата бара.     ФДББС шартларында шәхеснең иҗади мөмкинлеген үстерү, актив кеше тәрбияләү, укучыларның акыл эшчәнлеген һәм иҗади сәләтен үстерү мөһим мәсьәлә булып тора. Бу бурычны мәктәпләребез шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып кына хәл итә ала.     ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять.     “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков.     Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык.     Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.     ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Яшь  буынны тәрбияләүдә хәл ителмәгән бәхәсле мәсьәләләр гаять  күп. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышындагы, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекле яклар һәркемне борчый. Балаларны яңача тәрбияләү ысуллары нинди соң? Моңа кадәр булган тәрбиядәге җитешсезлекләрнең сәбәпләре нидә? Аларны бетерү юллары бармы? Бүгенге көн педагоглары шундый сорауларга җаваплар эзли. Тәрбия бирү юлларын, чараларын яхшыртырга тырыша.     Кеше җәмгыятьтә яши, аның бөтен тормышы, яшәеше башкалар белән мөнәсәбәттән гыйбарәт. Хезмәттә, җәмгыятьтә, үзара мөнәсәбәтләрдә кешенең әхлакый йөзе, рухи мәдәнияте, тормышка карашы формалаша. Матди һәм рухи байлыкларны булдыру аша безнең җәмгыятьтә кешенең кешегә мөнәсәбәте, иҗтимагый йөзе чагыла. Балалар шуны аңларга, йөрәкләре белән сизәргә тиешләр. Укытучының әһәмиятле тәрбия бурычларыннан берсе – әнә шул.     Мәктәпнең төп функцияләреннән берсе булып халыкның рухи мирасын яшь буынга тапшыру тора. Фольклордан, татар халык иҗатыннан килә торган җылы агым, халык традицияләрен дөрес һәм уңышлы файдалану да балаларны кешелекле итеп тәрбияләүдә зур булышлык итә. Тулысынча

Яңа ресурс.»Шалкан» әкияте.


Самойлова Ләйлә
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы. Дәрес темасы: “Шалкан ” әкиятен уку. 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе.
Дәреснең максатлары : Белем бирү: текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча татарча сөйләм оештыра алу, сөйләшә белү. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү. Тәрбия бирү: өлкәннәргә булышуның яхшы гадәт икәнен анлау.               Уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, сыйныфташларың белән хезмәттәшлек итә алу. Танып-белү УУГ:  дәреслек, такта һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү, логик чылбыр төзи белү. Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, башкаларның фикерләре белән килешү , ярдәмләшүнең яхшы сыйфат икәнен   аңлау. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче  сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, К.С.Фәтхуллова   2013 ел Җиһазлау: карточкалар, тест сораулары, интерактив такта, ноутбук , рәсемнәр, төсле түгәрәкләр Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү Методлар: өлешчә эзләнү,  парларда эш , сәнгатьле уку Эшчәнлек төрләре: сүзлек өстендә эш, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эш, тест үткәрү, техник чаралардан файдалану , сорауларга җавап бирү, Дәрес барышы. Шалкан.Тулысынча


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.