Яз җилләре исә башлады…


Тагын бер ун көннән мартка керәбез. Табигатьнең генә түгел, күңелләрнең дә кышкы  уянып, җилкенеп куя торган вакыты. Шагыйрь әйтмешли, язда бүтәнчә ашкыну, язда бүтәнчә йөрәк.Мартта җылы көннәр генә түгел, 20-30 градус салкыннар белән бураннар да булырга мөмкин. Монысы кышның китәргә теләмичә бер дулап алуы гына. Ахыр чиктә барыбер яз да, аннан соң инде җәй дә килми калмас. Тулырак…

Кайгым,шатлыгым минем.


2000 елдан башлап, дөньяда 21 февральне Туган тел көне дип билгеләп үтәләр . Дүрт ел узгач, ниһаять, ул безгә дә килеп җитте.  Әлеге көн ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән. Бу халыкара оешма күптеллелек, халык музыкасы, биюләре, гореф-гадәтләре сагында тора. Тулырак…

Батырша һәм Коръән елы.


«Азатлык» татар яшьләре берлеге 2012 елны Батырша,Татарстан Диния нәзарәте Коръән елы елы дип игълан итте. «2012 елның 24 июнендә татар халкының бөек каһарманы, ислам дине, азатлык өчен көрәшкә халкыбызны күтәргән, батырларча үлем кабул иткән мулла Батыршаның (Абдулла Алиев) үлеменә 250 ел тула. Тулырак…

Каян килгән «изге Вәли»?


Бу көннәрдә мәктәпләрдә эш кызу:”ду”килеп зур бәйрәмгә әзерләнәләр.Мәхәбәт җырлары җырлыйлар,сөю-сәгадәт шигырьләре сөйлиләр,кәгаздән йөрәкләр кисеп ясыйлар.Залларга матур-матур тартмалар эленә,ул тартмаларга сабыйлар мәхәббәт хатлары-валентинкалар салалар.Минем Казандагы оныгым әле беренче сыйныфта гына укый.Аңа дүрт валентинка эшләп ,дүрт кызга мәхәббәт хаты язарга һәм шул тартмага салырга кушканнар. Тулырак…

Сайтың бармы?


Укытучы берөзлексез үзенә эш табып тора.Соңгы вакытта сайтлар ярышы башланды.Мөгаллимнәр берсеннән берсе уздырып интернетта үз сайтларын эшләп ,бөтенхалык хозурына куялар.Моңа,билгеле,укытучының иҗади эшләве, аңа көннән-көн күбрәк мәгълүмат кирәк булуы да этәрә торгандыр. Тулырак…

Беренче сүз.


            Сәлам,дустым!                                                                                                                                                                                                                                             Ә бәлки,коллегам,авылдашым,туганымдыр. Кем генә булсаң да сине сайтымда күрүемә мин бик шат.»Мөгаллим язмалары»дигән сайтка керүең  Ленин әйткәнчә, синең туры юлдан баруыңны күрсәтә. Әлегә сайтны эшли генә башладым.  Сайтта татар теле һәм әдәбиятын укыту өчен дәрес үрнәкләре, презентацияләр, эш программалары, укытучылар өчен методик ярдәмлекләр һәм инде ,билгеле юмористик хикәяләрем урнаштырылачак Тулырак…


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.