Яңа ресурс. Безнең бакчада.


Татарстан Республикасы Югары Ослан районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гордеева Миләүшә Миннула кызы. Тема: “ Безнең бакчада “. Дәрес эшкәртмәсе. 1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. .
Укытучы Гордеева Миләүшә Миннула кызы Дәрес Татар теле Сыйныф 1 Дәрес төре ныгыту дәресе Дәреснең технологик төзелеше Дәрес темасы Безнең бакчада Максат Яшелчәләр, җиләк- җимешләр темалары буенча өйрәнелгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне кабатлау. Эш куша белү, эшне бергә планлаштыра белү күнекмәләрен камилләштерү. Укучыларны җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтү. Татар сүзләренең матур яңгырашына кызыксыну уяту. Төп терминнар, аңлатмалар сүз, аваз, хәреф, транскрипция, схема, проблема Ирешеләчәк  нәтиҗә Предмет күнекмәләре Язу күнекмәләре -каллиграфик дөрес итеп язу — транскрипция билгеләрен дөрес язу -дөрес итеп күчереп язу Уку-язу күнекмәләре: -татар теленең орфографик  һәм пунктуацион  кагыйдәләрен саклау -татар теленә  хас авазларны дөрес әйтү Тел күнекмәләре: — Сүзләрнең  мәгънәсен белү -татар сүзләрен дөрес әйтү — сүзләрне урынлы куллану -җөмләдә сүз тәртибен белү — сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү Шәхескә кагылышлы УУГ: -дөрес сөйләм булдыруга омтылыш -үз фикереңне әйтә белү; -төркемнәрдә килешеп эшли белү -иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү —фикереңне дәллили белү Регулятив УУГ: -уку бурычларын кую -барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү -үз фикереңне төгәл җиткерү -дөрестән дөрес түгелне аеру -таныш арасыннан таныш булмаганны билгели белү -нәтиҗәләр формалаштыру. Танып –белү УУГ -тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; -төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; -рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү; -укыганны анализлау;                                            Коммуникатив УУГ: -башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; -үз фикереңә ышандыра белү; -башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү. Дәреснең технологик картасы 

Яңа ресурс.Тукайга бүләгебез.


 
Түбән Кама муниципаль бюджетлы гомуми белем бирү учреждениесе Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Илзирә Рафаэл кызы. “Тукайга бүләгебез” (сценарий).
Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла. Г.Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр. Залның бер ягына интерактив такта куела. Г.Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры башкарыла (фортепианода бер укучы башкара ала). Залга кичәне алып баручылар чыга. 1нче алып баручы. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Рус халкының Пушкины һәм Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм даһи. 2нче алып баручы. Г.Тукай 1886нчы елның 26нчы апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1нче алып баручы. Габдуллага 4ай булганда –әтисе, 3яшьтә 9ай булганда әнисе Мәмдүнә вафат була. (Экранда Г.Тукайның кечкенә чагы, әти-әнисенең рәсемнәре, туган авыл күренешләре күрсәтелә).   2нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Сәхнәгә кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга. Нәни Апуш. Мин кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби карчыкның:”Кадалмас әле, килмешәк!”– дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән. Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне Казанга бара торган бер ямщикка утыртып мине Казанга озаталар. (Кечкенә Апуш башын аска иеп кереп китә)  Шигырь. “Асрамага бала бирәм!- дип,                    Кем ала?” – дип сатып йөргәннәр.                   Әй язмышның шомлы агышы                   Бөеклекнең алтын ярлары…                   Гомерендә – халкы язмышы,                   Җырларында – халкы моңнары. Тулысынча

Яңа ресурс.Көзге уңыш.


Рәсимә Шәрипова
Муниципаль автоном берәмлеге Башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре идарәсе 23 нче “Нурчәчәк” балалар бакчасының югары категорияле тәрбияче Шәрипова Рәсимә Сәетмөхәммәт кызы. Экология буенча проект .Тема: ” Көзге уңыш”. (икенче кечкенәләр төркеме)
Проектта катнашучылар: балалар, тәрбияче, музыка җитәкчесе, әти-әниләр. Проектның төре: танып белү-эзләнү, белем бирү. Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (2атна). Актуальлек. Хәзерге вакытта, бик еш, безне әйләндереп алган тирәлекне, табигатьне, аның байлыкларын саклау мәсьәләсе куела. Безнең җәмгыятебезнең иң мөһим бурычы: балаларыбызда кечкенә вакыттан ук туган табигатебезгә, аның байлыкларына карата мәхәббәт һәм ихтирам-хөрмәт тәрбияләү. Шуңа күрә, без өлкәннәр, балаларыбызга безне чолгап алган табигать дөньясын, аның гүзәллеген күрә һәм саклый белергә өйрәнергә булышырга тиеш. Максат. Көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге байлыклар турындагы белемнәрен үстерү. Бурычлар: -яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга өйрәтү; -көзге табигать муллыгы белән таныштыру; -табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү. Проектның этаплары: I этап-әзерлек. Проектның темасын уйлау, максат кую, бурычлар билгеләү. Тема буенча методик, матур әдәбият туплау. Күрсәтмә материаллар, уеннар, атрибутлар, дидактик уеннар туплау. 4.Проект эшчәнлегенә ата-аналарны җәлеп итү уңаеннан тема буенча анкета үткәрү. II этап-төп  өлеш- проектны тормышка  ашыру. Тулысынча

Яңа ресурс.Куян күчтәнәчләре


Фәсхетдинова Гөлфинә 
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге Сарман 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы. Тема: “Куян күчтәнәчләре”. 2нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге.
Максат: 1.Балаларга яшелчәләр турында башлангыч белем бирү.(Кишер,кыяр,помидор,кәбестә,чөгендер,суган,сарымсак). 2.Балаларның сөйләмен яшелчә,җиләк-җимеш  исемнәре,сыйфатлар хисабына баету 3.Танып белүгә,кызыксыну уяту. 4.Иҗади күзаллауларын,күзәтүчәнлекләрен,логик фикерләү сәләтен үстерү. 5.Яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру,алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү. Эшчәнлек барышы Ишек шакыган тавыш.Тәрбияче кэрзин алып керә.Кәрзиндәге яшелчәләр  капланган. -Балалар ,безгә Куян  килгән булган,  күчтәнәчләр калдырган. Нинди күчтәнәчләр микән? Беләсегез киләме? (Яшереп кенә ачып карый).Анда яшелчәләр. Сез нинди яшелчәләр беләсез?(Балаларның җавабы) Хәзер әйдәгез 1)“Нәрсә?бел!” дигән уен уйныйбыз.Берәм-берәм килеп кул белән капшап кәрзиндәге бер яшелчәне танырга,исемен әйтергә кирәк. Барлык балалар да яшелчәләрне алып бетергәч тугәрәккә басып 2)“Чылбыр”уены уйнала. Һәр бала үзенең яшелчәсе турында сөйли.(Бу кыяр,ул-яшелчә,яшел тостә,кабыгы кытыршы,түтәлдә үсә,аннан салат ясыйлар.һ.б.) 3)Уен беткәч тәрбияче кәрзин төбеннән алма белән груша ала. -Балалар,сез боларны таныйсызмы?Алар кайда үсә?Әйе,балалар  груша,алма агачта үсә. Алар -агачның җимешләре.(Экранда рэсем күрсэтелә).Тагын нинди җимешләр беләсез? Йомгаклау. Куян күчтәнәчләреннән авыз итү.Күчереп алырга

Яңа ресурс.С. Садыйкова


Казандагы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы.Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбияты дәресе. (рус төркеме) Тема: Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗаты белән танышу.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет: Укучыларга композиторның сәнгать өлкәсендә үсешен күрсәтү (укыганны гомумиләштерү, иҗади фикерләү күнекмәсен үстерү, нәтиҗә ясау) УУГ формалаштыру; Регулятив (үзбәя бирү) УУГ формалаштыру; Коммуникатив (укытучыны һәм иптәшләрен тыңлый белү, аралашканда үзара җылы мөнәсәбәт булдыра алу) УУГ камилләштерү. Предмет: С.Садыйкова турында мәгълүмат алу, текстның эчтәлеген аңлау,  килеп чыккан нәтиҗәләрне төшенчә итеп формалаштыру. Шәхескә кагылышлы: парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә  башкалар фикеренә карата ихтирамлы булу. Материал: дәреслек, 120 — 121 нче бит, әдәбият дәфтәре, планшет, бәяләү бите. Җиһазлау: Сара Садыйкованың  портреты, китаплар, консерватория һәм театр, балериналар рәсеме, конмультимедиа проекторы, планшетлар, презентация, аудиоязмалар. Дәрес барышы: I Мотивлаштыру – ориентлаштыру этабы. Дәресне оештыру Укучыларда уңай халәт тудыру. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Дәресебезне башлыйбыз. (1 нче слайд-табигать күренеше) – Кәефең ничек, Арсений? Тулысынча

Яңа ресурс.Фигыль формалары.


 
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы.6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.Тема: “Фигыль формалары”
Максаты: Белем бирү (дидактик): җөмләдә сүзләр тәртибен үзләштерү, фигыль формаларын җөмләдә дөрес куллану, текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча сөйләшә белү. Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): гомуми кагыйдәләргә һәм нормаларга буйсынып, фикерли һәм чагыштыра белү, үз позицияңне аргументлар белән нигезли, дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү. Тәрбия бирү ( тәрбияви): укучыларны әхлак кагыйдәләренә төшендерү. Универсаль  уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ:  дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль таба белү, кирәкле материалны эзләү, үз позицияңне бәяләү (үзбәя). Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшне оештыру, үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, гомуми карар чыгару. Танып-белү УУГ:  дәреслектәге текст белән эшләү, аңлап уку,  үз фикереңне  исбатлый алу. Шәхескә кагылышлы УУГ: аңлы үзбәяне үстерү, әхлак – этик мөнәсәбәтләр өлкәсендә ориентлашу. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, Хәйдәрова УМК. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта һәм акбур тактасы, эш дәфтәрләре, нэтбуклар. Дәрес тибы: текст өстендә эш, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү һәм тулыландыру. Тулысынча

Яңа ресурс. Аныклагыч


Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. 8 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Аныклагыч һәм аның белдерелүе.
Максат: Белем бирү: аныклагыч турында гомуми төшенчә; аныклагычның башка иярчен кисәкләрдән аермалы якларын карау; аныклагычның җөмләнең кайсы кисәкләрен аныклап килүен аңлау; аныклагыч белән аныкланмыш арасындагы бәйләүче чараларны белү. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; аныклагычларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. Тәрбия бирү: укучыларда әниләргә карата мәхәббәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү. Универсаль уку  гамәлләре формалаштыру: Регулятив УУГ:  эшчәнлекне  планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең  сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу. Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, дәреслек, такта  һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү. Шәхескә кагылышлы УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Тулысынча

Сәламәтлек-зур байлык


Закирова Альмира
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. Темасы: “Сәламәтлек – зур байлык”
Максаты: Белем бирү (дидактик): сәламәтлек турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу, текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча сөйләшә белү. Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): фикерли һәм чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү. Тәрбия бирү ( тәрбияви): укучыларда сәламәтлеккә сак караш тудыру. Универсаль  уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ: дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү, укыту проблемасын чишү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү (үзбәя). Коммуникатив УУГ: төркемнәргә берләшү, үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, иптәшең белән хезмәттәшлек итә алу. Танып-белү УУГ:  дәреслектәге текстны аңлап уку, анализлау, үз фикереңне  яклый алу. Шәхескә кагылышлы УУГ: кешеләр белән аралаша белү культурасын тәрбияләү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлау, укуга карата теләк, җаваплылык булдыру. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, Хәйдәрова УМК. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта, нэтбуклар. Дәрес тибы: текст өстендә эш, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү. Методлар: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эш. Эшчәнлек төрләре: сүзлек өстендә эш, әңгәмә үткәрү, дәреслек һәм карточкалар белән эш, электрон ресурслардан файдалану. Тулысынча

Рөстәм Мингалим .“Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.


Үзбәкова Алсу  
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес план-конспекты. Темасы:Рөстәм Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.
Максат: Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту; Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү. Фикер сәләтен үстерү:логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар. Сингапур структуралары: Дәрес планы. I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Дәресне оештыру моменты. — Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар! Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез. — Ә хәзер без сезнең белән “сорау-җавап” уенын уйнап алырбыз. Бу уенны төркемнәрдә эшләрбез. (менә сез ике төркем).Сезнең өстәлләрегездә 1нче номерлы конвертлар бар, шул конвертларда сораулар язылган. Беренче төркемнең беренче номер астындагы укучы конвертны ачып сорауны алып икенче төркемдәге 1нче номер астындагы укучыга укый, 1нче номер астындагы укучы җавап бирә. Аннары 2нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучы 1нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучыга бирә,2нче номер астындагы укучы җавап бирә. Алга таба шулай дәвам итәбез. Тулысынча

Свидетельство о регистрации


СвидетельствоСвидетельство о регистрации интернет-ресурса в каталоге сетевого педагогического СМИ “ Высшей школы делового администрирования”. Дата  регистрации:9.09.2017г. Рег.номер:1807178.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.