Без татар балалары!


Татар балалары
Казан шәһәре Идел буе районының “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбият укытучысы: Сафиуллина Фәридә Нургазиз кызы. Без татар балалары! (балалар өчен сәхнәләштерелгән күренеш)
Рольләр:            Сөембикә-ханбикә;Кара җан; Татар кызлары (Алсу, Сылу, Галия, Айгөл, Фәридә ,Гөлия)            Сәхнә артыннан тавыш ишетелә: Дум-думбаклар сала моңлы аваз. Әйтерсең лә, хәтер эндәшә. Тарих битләреннән калкып чыгып, Ханбикәбез үзенә дәшә. Сәхнәгә Сөембикә-ханбикә керә. Аның артыннан,ияреп, Кара җан чыга. Сөембикә: Ничә гасыр диңгезләрен кичеп, Кайттым кабат Казан-калага. “Исәнмесез, халкым минем!” – диеп, Кычкырасым килә далага. Сөембикә Кара җаннан халкының бүгенге тормышы турында сорый. Кара җан: Халык, халык…Һаман шул инде ул. “Мин татар!” – дип дустына дәшә. Балалары әти-әнисенә: “Папа-мама”, — диеп эндәшә. Гореф-гадәт, җыр-моң, биюләр, Теле дә бит аның тапланды. “Бөек Татар”дигән исеме дә Пәрәвезләр белән капланды. Тулысы белән

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр


Сабитова Лилия
Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе ' 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе'нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Лилия Зөфәр кызы. Тема: Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр (3нче сыйныф татар төркеме) .
Максат: Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр турында төшенчә формалаштыру; Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне аңлау өчен шартлар тудыру 3.Туган җиребез табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. Танып белү эшчәнлеге: Уку мәсьәләсен куя белү . Танып белү активлыгын үстерү. Чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү. Регулятив эшчәнлек: Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү. Уку операцияләрен планлаштыру. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү . Коммуникатив эшчәнлек: Төркемнәрдә эшли белү. Кагыйдәләрне аңлап, эзлекле сөйли белү. Сорауны формаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү. Шәхси эшчәнлек: Мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру. Үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү. Эшчәнлегеңне анализлау , аңа бәя бирү. Бурычлар: 1.Белем бирү максаты:  Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Тулысы белән

Зат алмашлыклары.3 сыйныф


Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы . Рус мәктәбенең 3нче сыйныфында (татар төркеме) татар теле дәресенең план-конспекты.
Тема: Зат алмашлыклары Максат: 1. Зат алмашлыкларын өйрәнү. 2. Зат алмашлыкларын җөмләләрдән табу һәм диалогик сөйләмдә дөрес куллана белү осталыгына ирешү. 3. Туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү. Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе. Җиһазлау: Компьютер, экран, дәреслек, музыка. Технология: Эшчәнлекле метод технологиясе, сингапурча “Плейсмэт консенсус (Килешү картасы)”, “Микс-фриз групп”, “Раунд тэйбл” структуралары. Дәрес планы. I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру. 1. Дәреснең темасын, максатын билгеләү. 2. Уку мәсьәләсен кую. II. Уку мәсьәләсен чишү. 3. Аңлауны беренчел тикшерү. 4. Белемнәрне ныгыту. 5. Үз-үзеңне тикшерү. III. Рефлексия. 6. Йомгаклау. 7. Өй эше бирү. Дәрес барышы. — Хәерле көн, укучылар! — Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә! — Ә хәзер биткә-бит, җилкә парларын сәламлибез. — Бүген сыйныфта кем кизү? (Кизү укучы чыгышы). Мотивлаштыру 1. Экранда 1нче слайд. УК. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Без кемнәрне күрәбез? Укучы. Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый (балалар). УК. Алсу әйткән сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырган? Алсу үзен кем дип атый? Укучы. Мин. УК. Алсу Булатка кем дип эндәшә? Укучы. Син. УК. Алсу янына Руслан килеп баса. Ул аңа кем ди? Укучы. Ул. УК. Син һәм ул икесе бергә кем була? Укучы.Без. УК. Алсу Булат белән Русланга кем дип дәшә? Укучы. Сез. УК. Калганнарга кем дип әйтәбез? Булат, Руслан,Фәрит абый – барысы бергә кем булалар? Укучы. Алар. УК. Укучылар, Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый сүзләренә сораулар куеп карыйк әле? Тулысы белән

«Җиде каләм» әкияте


Мөгаллим язмалары
ТР Алабуга шәһәре 22 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Мазеева Альбина Альберт кызы. «Җиде каләм» әкияте.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, җиде каләм. Алар бертуган булганнар. Берсе- Кызылташ, икенчесе- Кызгылт-сары, өченчесе- Сарыбаш, дүртенчесе- Яшелбай, бишенчесе- Күктүш, алтынчысы- Зәңгәртүш һәм җиденчесе- Шәмәхә дус. Бу каләмнәр һәрберсе үз өйләрендә яшәгән. Алар бер дә тату, дус яшәмәгәннәр, ди. Кояшлы матур бер җәйге көндә каләмнәр иясе аларны барысын бергә җыя да, бик матур бер зур рәсем алып килергә куша. Икенче көнне каләмнәр үз эшләрен алып киләләр. Кызылташ исемле беренче каләм кызыл төстә алма, Кызгылт-Сары исемле икенче каләм әфлисун, өченче каләм- Сарыбаш- сары кояш һәм сары чәчәк, дүртенче каләм- Яшелбай- яшел үлән һәм агач, бишенче каләм- Күктүш- бик матур, чиста күл, алтынчы каләм- Зәңгәртүш- зәңгәр күк, ә инде җиденче каләм- Шәмәхә дус- бик матур шәмәхә төстә миләүшә чәчәген ясаган. Каләмнәр иясе бу рәсемнәр белән бер дә канәгать булмаган. Ул: -«Рәсемнәрегез матур түгел, берегезнең дә эше миңа ошамый»,- дигән. Каләм иясенең бу күңелсез сүзләрен ишеткәндәй, кояшыбыз да үпкәләп кереп качты. Берзаман бик нык яңгыр ява башлады, бөтен дөнья караңгыланды. Безнең каләмнәр җыелышып, төне буе баш ватканнар, бәхәсләшкәннәр, бер- берсенең төрле уй- фикерләре белән уртаклашканнар. Шулай да бер уртак фикергә тукталырга булдылар. Аларның тизрәк кояшны кире кайтарасылары килгән, чөнки кояш- яшәү чыганагы. Ул җирне җылыта, кешеләргә көч бирә, тормышларына ямь өсти. Кояш булмаса, тормыш та булмас иде бит. Бик каты яңгырлы төннән соң, ниһаять, таң аткан. Каләмнәр, башларын иеп, рәсемне күрсәтергә киткәннәр. Каләмнәр иясе рәсемне күргәч, бик сөенгән, чөнки ул бик матур ясалган булган. Анда бик матур җиде төстән торган Салават Күпере ясалган иде. Каләмнәр иясе җиде туганны да бик мактаган, аларга гел дус, тату, һәрвакыт бер- береңә ярдәмчел булып яшәргә кушкан. Каләмнәр дә, дуслыкның, татулыкның файдасын аңлап, бер өйдә яши башлаганнар һәм бер дә ачуланышмыйча, бер-берсенең кадерен белеп гомер итәләр, ди.

«Каникул маҗаралары» бәйгесе нәтиҗәләре


1 урын- Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 9 нчы Б сыйныфы укучысы Рамазанова Гөлназ Илфат кызы.  Җитәкче: Закирова Әлфия Миннәхмәт кызы.

2 урын-Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнова Илвина Илмас  кызы. Җитәкче: Ибраһимов Альберт Миннерахман улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

3 урын-Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Вәлеева Лиана Илсур кызы. Җитәкче: Рәхмәтуллина Рәмзия Рәфик кызы,татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

3 урын-Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Азнакай шәһәренең урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 Б нче сыйныф укучысы Вәлиев Артур Илнар улы.  Җитәкче: Әхмәтшина Ракия Фәнис кызы, башлангыч сыйныф укытучысы.

Мәгарифтә…хәвеф бар


  Укучыларның белем дәрәҗәләрен һәм аны тормышта куллана алуларын бәяләүче халыкара PISA Программасы- дөньядагы мәктәпләрнең белем бирү дәрәҗәсен билгеләүче  иң дөрес һәм ышанычлы чыганак булып санала.Аның тарафыннан 3 елга бер тапкыр 15 яшьлек үсмерләр арасында тест сорауларына җавап алу үткәрелә. Белемнәр 4 юнәлештә тикшерелә: уку грамотасы, математик грамоталык, табигый-фәнни һәм компьютер грамоталыгы. ТАСС хәбәр итә: соңгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Сингапурдагы белем бирү системасы дөньяда иң яхшысы дип табылган. Гомумән, соңгы елларда алдынгы урыннарда һәрвакыт Азия илләре бара. Икенче урында Гонконг,аның артыннан Көньяк Корея, Япония һәм Тайвань килә. 6нчы урынны алган Финляндия Европа илләре арасында беренчелекне бирми.Ә менә безнең Россия-34нче урында. Рейтингның иң соңгы урынында-Гана.Тестлаштыру  76 дәүләттә үткәрелгән. Бүген күпләгән илләр Сингапур укыту алымнарын үзләренә күчереп алырга тырышалар.Чөнки балаларга иң яхшы урта белемне Сингапурда бирүләре инде рәсми рәвештә расланган.Бу илнең балалары дөньяның иң акыллы балалары булып исәпләнә. Моның сере нәрсәдә? Безнең Татарстан мәктәпләренең дә Сингапур методы буенча эшли башлауларына инде 7 ел булды. Сингапур методикасы алымнары Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә 2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Әмма нәтиҗә юк, укыту нәтиҗәләре һаман да  искечә. Сәбәп нәрсәдә? Укытучы буларак,моның сәбәпләрен ачыкларга тырышып, мин Сингапурдагы  мәгариф эшенең торышы белән кызыксына башладым һәм кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.Тарихка күз салсак, әле 100ел элек кенә Сингапур дигән ил Бөекбританиянең колониясе иде. Сингапур дөнья картасында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән яшь дәүләт.1960 елларга кадәр күпмилләтле бу кечкенә дәүләттә гомуми белем бирү бөтенләй булмаган.Бәйсезлек алганнан соң, хәерчелек һәм эшсезлеккә карамастан, хөкүмәт “интеллектуаль модернизация” белән бердәм милләт формалаштыруга юнәлеш билгели.Инде беренче этапта ук яңа мәктәпләр ачыла, милли дәреслекләр языла һәм гамәлгә кертелә,техник белем бирү системасы эшләнә.Сингапур мәгариф системасының уңышка ирешүенә китергән төп этәргеч -икетеллелек кертелә.Туган тел белән (нигездә кытай теле) тигез дәрәҗәдә инглиз теле укытыла башлый.Нәтиҗәдә бүген сингапурлылар инглиз телендә туган телләрендәге кебек иркен сөйләшәләр һәм үзләрен Европа белән Азия цивилизацияләре арасында арадашчы итеп саныйлар.Бәйсезлек алганнан соң ул дөньяның иң артта калган илләренең берсе була. Ә бүген Сингапур  икъдисады иң тиз үсүче  илләрнең берсе һәм анда дөньядагы иң яхшы мәгариф системасы барлыкка килде. Бары тик мәктәптә укытуга өстенлек бирелгәнгә күрә генә ярты гасыр эчендә Сингапур үз үсешендә гигант сикереш ясый алды. Бүгенге тормышта уңышка ирешү өчен акыллы булу һәм күп белү генә җитми.Иң әһәмиятлесе-алган белемнәреңне тормышта куллана белү кирәк. Сингапурда балалар киләчәк тормышка яраклаша алсыннар һәм уңышка ирешсеннәр өчен “белемнәрне ятлатудан” баш тартканнар һәм төп игътибарны баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлткәннәр.Сингапур укытуының иң яхшылардан булуының тагын бер сәбәбе: мондагы балалар белемнең кыйммәтен,кадерен бик иртә,әле башлангыч сыйныфка барганчы ук белеп үсәләр.Белем алу,укуга мондый караш азия иләренең күбесенә хас.Мәсәлән,ярлы гаиләләрнең дә әти-әниләре балаларын укыту өчен соңгы акчаларын бирергә әзер торалар.Ни өченме? Чөнки алар моны киләчәккә салынган иң яхшы инвестиция дип саныйлар.Мөгаен,шуңа күрәдер Сингапур — “экономик могҗизалар” иле дә булып тора.Сингапурның Мәгариф министрлыгы укучыны һәрьяклап үстерү,укытуның сыйфатына игътибар итү һәм дәрестә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллануны  укыту өлкәсендәге уңышларга китерүче төп сәбәпләр дип саный.Укучыны тулысы белән үстерү төрле фәннәрне яхшы укыту гына түгел,ә дәрестән тыш вакытларда музыка күнекмәләре бирү,иҗат эше һәм спорт белән шөгыльләнү дә дигән сүз.Иреклелек-мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.Укучыларда бүгенге тиз үзгәрүчән заманда һәркемгә кирәк булган креативлык,үзеңә ышану,кызгана белү һәм тырышлык сыйфатларын үстерәләр. Ел саен укыту программаларына бүгенге көн таләпләреннән чыгып төзәтмәләр,үзгәрешләр кертелә. Болай эшләү белемнәрне тормышта,эш урынында куллана алуның гаранты булып тора.Укытучыларны сайлап алу һәм әзерләү системасын экспертлар Сингапурның уңышка ирешүендә төп сәбәп дип саныйлар. Сингапурда бюджет акчасының иң күп өлеше мәгарифкә бирелә. Мәсәлән, 2013 елда мәгарифкә 5,571 млрд.доллар бирелгән. (ВВПның 3%ы).Англия,Америка Австралия һәм башка илләрнең югары квалификацияле укытучылары Сингапур университетларында бик уңышлы эшлиләр . Дәүләт укытучылар әзерләүне бер үзәккә- Милли мәгариф университетына  туплаган, әмма анда укырга керү бик кыен. Сингапур милли университеты халыкара рейтинглар буенча Азиядә иң яхшылардан санала.Чөнки дәүләт үз илендәге укыту программаларының Көнбатыш уку стандартларыннан калышмавын даими контрольдә тота.Уңышка ирешүнең тагын бер сере: күп илләрнең университетлары Сингапур белән студентлар алмашу турында килешүләр төзиләр,ә бу исә сингапурлыларга имтиханнар бирмичә генә дөньяның иң дәрәҗәле югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә. Сингапур университетларында студентларны укытуның иң алдынгы технологияләре кулланыла: 3D принтер, 3D биопринтерлары, аэрокосмик технологияләр, роботтехника һ.б..Уку бүлмәләре,лабораторияләр фәннең иң соңгы яңалыклары белән җиһазландырылган. Министрлык укытучыларга эшләр өчен югары мотивация булдырырга тырыша,укытучы образы карьерасына башкалардан аерылып торган аерым өстенлек бирә.Бу илдә кешенең кыйммәте аның җәмгыятьтәге урыны һәм байлыгы белән түгел, ә эшләгән эшләре белән бәяләнә. Халыкара валюта фонды мәгълүматлары нигезендә, Сингапур тулаем җитештерелгән  продуктның җан башына бүленүе буенча 3 урында тора.Анда тормыш дәрәҗәсе бик югары, һәр кешегә еллык керем 56694 доллар тәшкил итә. Илнең һәр 12нче кешесе миллионер булып исәпләнә (халыкның 8,5%). Россиялелеләр исә 2016 елда 1300 долларга хәерчеләнделәр.Иҗтимагый тулай продуктның (ВВП) җан башына бүленүе буенча Россия 73нче урында  тора. Сингапурда коррупция юк дәрәҗәсендә. Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматларына ышансак,коррупция дәрәҗәсе буенча безнең сөекле илебез-Россия 176 дәүләт арасында 131 урынны алып тора.Сингапур-5нче урында. Җинаятьчелек тә бармак белән генә санарлык. Менә шушындый илнең мәгариф системасы белән Россиядә укытырга буламы? Сингапурның укыту формасы Россиянең хәерчелеге,ришвәтчелеге,бюрократлыгы,сәясәте белән бер эчтәлектә яраша аламы? Сыйныфларда балаларга дәрес бирүнең тышкы элементларын гына алып (кул күтәреп сәламләшү,почмакларга өелешү,төркемнәрдә эшләү һ.б.)     баланы тормышка әзерләп булмый.Аның өчен җайга салынган билгеле бер эчтәлектәге белем бирү системасы булырга тиеш.Ә ул безнең Татарстанда да, Россиядә дә юк.Илнең мәгариф системасында көн саен бер яңалык. Кемнәр генә мәктәпне өйрәтми,кемнәр генә мәктәпләргә эш кушмый бүген.Аеруча депутатлар тырыша.Әле бер ай элек кенә шундыйларның берсе мәгариф эшен яхшырту өчен сыйныф бүлмәләрен  шакмаклы итәргә кирәк, дип шаккатырган иде.Инде менә тагын берсе,Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров шушы көннәрдә генә мәгариф министрына хат язып,мәктәпләргә сәяси белем бирү педагогы кертергә кирәк,дигән тәкъдим кертте. В.Петров сүзләренчә, ”мәктәп укытучылары җәмгыяте”                      ( и,аллам,андый оешма да бар микәнни?) укучыларның илдәге сәяси хәл белән кызыксынулары артуын билгеләгән  һәм, шуның нәтиҗәсендә, укытучылар балалар биргән сорауларга  җавап биреп өлгерә алмыйлар дигән.Сәяси белем бирү буенча директор урынбасары шул эш белән шөгыльләнергә тиеш булачак,имеш. Совет заманындагы партоешма секретарьларын, политинформацияләрне Петровлар әле дә сагына икән. Мәктәп XXI гасыр укучыларына белем һәм тәрбия бирсен дисәң,артка түгел,ә алга карарга кирәк.Интернет чоры балалары белән узган гасыр урталарындагы  алымнарны кулланып   аралашып булмый.Дөрес,элеккедән нәрсәне дә булса алырга мөмкин,әмма яңа чор яңа чаралар таләп итә.Максат-һәрвакыт алга караудан гыйбарәт булырга тиеш. Әле ярый мондый ахмак сүзләрнең  күбесе әйтелә дә онытыла.Заманында Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга кадәр мәгарифне үстерү моделен әзерләгән иде.Анда язылганнар буенча барса, инде күптән балалар бакчаларына озын-озак чиратлар юкка чыгарга тиеш иде.Югары белем үрләре дә искиткеч сурәтләнгән анда.Илнең икътисадын күтәрү бурычын үз өстенә алган милли университетлар ачыласы иде. Купшы-кызыл сүзләр кулланып киләчәккә шаккаткыч планнар кабул итү һәм аны 1-2 елдан оныту бары Россия өчен генә хас күренеш. Чынлыкта эшләр болайрак тора. РФ хөкүмәте карары белән (2014 ел,30 апрель) 2018 елга кадәр регионнарда белем бирү оешмаларын оптимальләштерү бара.”Коммерсант” газетасы бу турыда менә нәрсәләр хәбәр итә: карар нигезендә 2018 елга кадәр авылларда 3639 мәктәп һәм балалар бакчалары ябылырга тиеш.Хәзерге вакытта 9,5 мең торак пунктта балалар бакчалары бөтенләй юк.Шуларның 877се бакча булган урыннардан 25 км.ераклыкта урнашкан.Алар арасында юллар һәм җәмәгать транспорты юк.6 мең торак пунктта мәктәпләр юк.940 авылдан балалар 25 км.дан да ераграк мәктәпләргә укырга йөриләр. Күптән түгел Россия мәгариф министры (үзе!) мәктәпләрдә эшләү өчен педагогик белем булмаса да ярый дигән сүзләр әйтеп ташлады.Гомерләрен мәктәпкә багышлап,чәчләре агарган укытучылар бу сүзләрне ишеткәч егылып китмәделәрме икән? Әле аның педагогик уку йортларын тәмамлап килгәннәре дә эш булсынга түгел,вакыт үтсенгә йөри.Берәр мал табибының класска кереп, биология укытканын күз алдына китерегез әле…балалар сүгенүдән башка нәрсә ишетерләр икән? Ә без зурдан кубып Сингапур дип авыз суын корытабыз.Сингапурдагы белем бирү нәтиҗәләре бездә укытучылар  чәчләре белән җир себерсәләр дә була алмаячак.Чөнки алардагы шикелле безнең милли мәгарифебез, мәдәниятыбыз юк.Унитар дәүләт кысаларында сәяси максатны гына тормышка ашыруга җайлаштырылган мәктәпләр бүгенге көндә заманга ярашлы компетентлы шәхес тәрбияли алмыйлар.Мәктәпләр бюрократия сазлыгына, кәгазь боткасына кереп чумган. Безнең мәктәпләрдә иҗади эшләү мөмкин түгел.Ничек укытасы,нәрсә укытасы а хәрефеннән я га кадәр хөкүмәт тарафыннан тәгаенләп төгәл күрсәтеп куелган.Укытучының уңышы балаларның белем дәрәҗәсе белән түгел,ә бәйгеләрдә җиңү,грантлар оту,олимпиадаларда катнашу, “Ел укытучысы” ярышларында җырлау-бию осталыкларын күрсәтү белән бәяләнә.Шуңа күрә Сингапурлылыр белән безне чагыштыру җир белән күкне чагыштыру кебегрәк килеп чыга.Аларда баланы мәҗбүриләү,имтиханнар алып тилмертү, кимсетү юк.Бүген Сингапурлылыр “Позитив укыту” системасына күчеп баралар. Аның төп максаты- балалар турында кайгыртучан,үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга нигезләнгән мәктәп культурасы булдыру.Моның эчтәлеге-укучыларга уңай эмоцияләр алырлык төгәл күнекмәләр өйрәтелә; алар шәхси тотрыклылыкны күтәрергә, акылны үстерергә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итәргә тиеш була.Мәсәлән,урта сыйныфларда балалар  сизгер-игътибарлы булырга,социаль җаваплы һәм җәмгыятьнең актив гражданнары булырга укыячаклар.Шул ук вакытта алар хәйрия проектлары өстендә (карт кешеләргә һәм мигрантларга ярдәм итү) эшләячәкләр.Сингапур баласы тормыш сөючән,позитив шәхес булып үсәргә тиеш.Инде язмамны төгәлләп,нокта куйыйм дип кенә торганда 29 март көнне Федерация Советы сенаторы Елена Мизулина патриотизм дәресләрен коррупция белән көрәш дәресләренә алыштыру “куркыныч тенденция” дигән белдерү белән чыкты.Аның фикеренчә, бу предметның патриотизм тәрбияләү белән бернинди уртаклыгы да юк икән.”Дәресләрдә халыкара рейтинглар күрсәтелә,ә аларда Россия беренче урыннарда тормый”,-ди ул.Сенатор шулай итеп,Россиянең коррупциягә баткан ил булуын балалардан яшерергә куша. Күңел болгаткыч сүзләр. Рәсәй мәктәпләре болай да ялганга,күз буяуга корылган.Йөз ялганга тагын берсе сыяр дип уйлыйлардыр инде.Сингапур милләтенең атасы булган   Ли Куан Ю  “хакимияттәге кешеләр намуслылык үрнәге булмасалар,коррупция белән көрәшү мөмкин түгел”, дигән иде.Бу сүзләргә бүтән нәрсә өстәп  булмый инде.Әлегә бездә министр миллионнар урлый-төрмәгә утырмый,башкаланың экс-мэры хатыны илнең иң бай хатынына әверелә,депутатлар милек турындагы декларацияләрендә күгәреп беткән машиналарын күрсәтәләр.Шушыларны күреп-белеп торган буын үсеп җитте.Соңгы сүзне алар әйтәчәк.

Игелекле Тукай әкиятләре


Тукай
Казан шәһәре 96нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Мифтахетдинова Ә.З., Мусина В.Г., Кадырова Р.С. Г.Тукай туган көнгә сценарий. Игелекле Тукай әкиятләре геройлары
Татар киеме кигән укытучы сөйли Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә, Үзгәрелә… Һәр ел саен Тукай гына Япь-яшь хәлдә килә безгә. Киңлекләрдә язгы аваз- Чыр-чу килә кошлар иле Чеңләп тора аһәңнәре: Тукай көне! Тукай көне! Илдә кояш, Җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген, Тукай көне- Безнең бәйрәм! Зуррак сыйныфтан, яхшы нәфис сүз остасы, кулында китап, башында татар кәләпүше, кара костюм, муенында күбәләк булган егет өстәл артында утырып сөйли.    Эчем пошса,    Моңсулансам кайчак,   Тукайны мин алам кулыма. Актаргалыйм аны әкрен генә,   Тукталгалыйм кайбер юлына…. Һәм укып та китәм — ябышып калам, Бит артыннан битләр укыла…. 3.Шул ук егет өстәл артында китаптан“Шүрәле”не  эзләп табып укый.     Скрипкада “Туган авыл”көе яңгырый  “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр; Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.” дигәнгә кадәр укый . Сәхнәгә бер төркем укучылар чыга.   “Туган авыл” җыры башкарыла. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;  Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,  Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,  Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;  Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

 

Конкурс.Март мәчесе


март мәчесе
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе Азнакай шәһәренең урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 Б нче сыйныф укучысы Вәлиев Артур Илнар улының “Каникул маҗаралары” дигән конкурс эше. Җитәкче: Әхмәтшина Ракия Фәнис кызы, башлангыч сыйныф укытучысы.
Ямле яз җитеп, көннәр җылыну белән безне тагын да сөендереп көтеп алган язгы каникулларыбыз килеп җитте. Ялымның беренче көнендә үк мин үземнең яраткан әбием белән бабам яшәгән Мачаклы авылына кунакка кайттым. Безнең авыл бик матур ул! Тирәсендә урман,нәк менэ Тукай бабабызның Шүрәле әкиятендәге сыман, агачлар рәт-рәт тезелеп тора…Андагы саф һава,хуш исләр турында әйтеп тә торасы юк инде…        Беркөнне шулай үзебезнең ишегалдында уйнап йөргәндә,  әллә нинди бер мәзәк тавыш ишеттем,әйтерсен бер бәләкәй бала кычкырып елый.Мин куркып калдым, каян килә бу тавыш, нинди бала елый бу дип?? Үземнең генә йорәк җитмәс  дип,тиз генә өйдән бабайны чакырып чыгардым да, хәлне анлатып бирдем. Бабай минем сүзләремнән башта кычкырып көлде,яңадан шундый тавыш чыгаручының песиләр булуын аңлатты.Баксаң ата песиләр ана песиләрне узләренә каратыр өчен, шундый авазлар чыгаралар икән.  Менә мин хәзер март мәчесе дигән сүзне аңлыйм инде…

Конкурс.Каркылдык.


каникул
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 9 нчы Б сыйныфы укучысы Рамазанова Гөлназ Илфат кызының “ Каникул маҗаралары” дигән конкурс эше. Җитәкче: Закирова Әлфия Миннәхмәт кызы.
Яз җитүен түземсезләнеп көтәм мин. Кемгә ничектер, кояш яктырак карый башлау белән, минем күңелләрем күтәрелеп китә. Быел тугызынчы сыйныфта укыгач, аеруча ардырды. 5 имтиханга әзерләнәм, көн саен диярлек консультация. Язгы каникулның җитүен шатланып көтсәк тә, ник бер көн ял итик: көн саен диярлек алдан биреп карау имтиханнары, ә буш көннәрдә имтиханнарга әзерлек.    Каникулның беренче көнендә татар теле укытучым Әлфия Миннәхмәт кызы, шалтыратып, “Каникул маҗаралары” дигән бәйге уздырылуын әйтте. “Гөлназ, язып кара әле, син булдырасың бит!” – диде ул. “ Нинди маҗара инде монда, бер буш вакыт юк”,- дип уйладым мин. Ә укытучыма: “ Ярар, тырышырмын,”- дидем дә оныттым.   Ә беркөнне чираттагы имтиханга әзерлектән кайтканда карыйм: өебез каршында кара каргалар төшеп кунаклаган. Сөенечемнән: “Урра!”- дип кычкырып җибәрдем. Быел әле аларны беренче тапкыр күрүем иде. Алар шактый күп, үзара “сөйләшәләр”, нәрсәдер эзләнәләр. Ә мин читтән генә күзәтәм. Карыйм: песиебез Мырауҗан да тик ятмый, әкрен генә аларга якынлаша. Каргалар да бик уяу икән, очтылар да киттеләр, тик берсе генә калды. Инде тота дигәндә, песиебезне куып җибәрдем. Ә теге карганың канаты яралы икән. Харап була инде бу дип, мин аны тотып алдым һәм сараебыздагы элек куяннар торган ояга урнаштырдым, ашарына бирдем, су салдым.    Кич белән әти-әни эштән кайткач, карга турында аларга да әйттем. Әнинең коты очты: “ Кызым, “кошлар гриппы” турында гел телевизордан әйтеп торалар, хәзер үк чыгарып җибәр”, — диде. Әти дә, мин дә әйтә торгач, карганы беразга үзебездә калдырырга ризалык бирде. Шулай итеп, минем каникул маҗараларым башланып китте. Һәркөн иртән каргам янына чыгам, ашарына салам, сөйләшеп тә алам. Әле татарча матур итеп Каркылдык дип исем куштым. “Каникул маҗаралары” дигән бәйгедә катнашырга да каргам сәбәпче булды. Әле бу маҗараларның дәвамы булыр дип уйлыйм, Каркылдыгым терелсен генә…

 

«Каникул маҗаралары» бәйгесе


язгы каникул
Казан шәһәре Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче А сыйныфы укучысы Хәсәнова Илвина Илмас кызының 'Каникул маҗаралары' дигән конкурс эше. Җитәкче: Ибраһимов Альберт Миннерахман улы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Язгы каникулда мин авылда әбиемдә кунакта булдым. Авылда рәхәт, бар җирдә тынычлык хөкем сөрә, тик кыш буе ябулыкта яткан маллар гына  ара-тирә кычкырып куя.  Беркөнне йорт тирәсендәге эшләрне бетергәч, күрше кызы Айсылу белән урамга һава суларга чыктык. Тирә-яктагы тынлыкны бозып, кайдадыр чыр-чу килеп көлешкән  бала-чага тавышы ишетелде. Без бер урында басып тора алмадык, ирексездән, аякларыбыз шул якка атлады. Карасак, биш-алты бала кулларына үзләреннән дә зур көрәкләр тотып, язгы ташудан  буа буганнар. Су байтак кына җыелып, хәйран җирне иңләп алган иде. Шулчак, ике малай тиз генә кереп, ишегалларыннан агачтан ясалган кечкенә көймәләр алып чыктылар һәм буаны ерып(ачып) җибәрделәр. Су ташкыны белән көймәләр Аскы урамга таба, бер-берсен уздырып, юнәлеш алдылар. Балалар  көлешә-көлешә: «Кемнеке беренче? Кемнеке тизрәк?»-дип көймә артыннан чабуладылар. Шул рәвешле без өйдән шактый ерак киткәнебезне сизми дә калдык. Ташу булып аккан кар сулары, елгага кушылып, Камага таба юлларын дәвам иттеләр, ә без көймәләрне кулларга тотып, өйгә таба атладык. Көтмәгәндә кайсыдыр:»Сыерчыклар килгән, карагыз!»- дип кычкырды һәм барысы да карга ятып ауный башлады, тик мин генә берни аңламый басып калдым. Мин аларны аңларга тырышып:» Ни булды сезгә, торыгыз, салкын тияр үзегезгә!»-дип әйтеп карадым. «Алай ярамый, Илвина, әйдә син дә ауна!»-диделәр. Мин теләр-теләмәс кенә аларга кушылдым.         Карда аунап алгач, Айсылу сүз башлады:» Язын сыерчыкларны беренче мәртәбә күргәч, карга ятып аунарга кирәк. Шул вакытта синең бөтен авыртуларың, бил сызлауларың язгы ташу белән агып китәчәк. Миңа әбием шулай әйтте,»- диде ул. Без озак кына агач ботагына кунып, кояш нурларында түшләрен ялтырата-ялтырата, матур итеп сайраган әлеге гаҗәеп кошны күзәттек. Карга ятып аунау берәр нинди ышанудырмы әллә шулай тиешлеме-мин аңламадым. Тик мин ничектер җиңеләеп киткәндәй булдым, күңелем шат, миңа бик рәхәт иде.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.