Дәрескә презентация ясаучыларның 8 хатасы.


Туган илем-ТатарстанБу мәкалә “Мәгариф” журналында 2016нчы елның гыйнвар(№1) санында басылып чыкты.

Дәрестә компьютер технологияләрен файдалану төгәл бер максатка юнәлтелгән һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Белем бирүнең башка төрле чаралары үтемлерәк булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Татар теле дәресләрендә заманча технологияләрне куллануның өстенлеге турында инде күп язылган һәм сөйләнелгән. Аларның уку сыйфатын күтәрүдә ярдәм итүе бәхәссез. Шундыйларның берсе – электрон презентацияләр. Сүзебез әлеге төрдәге презентацияләрне дөрес ясау-әзерләү турында барыр.

Бу мәкаләне язарга керешкәнче, мин алтмышка якын презентацияне карап-өйрәнеп чыктым. Шуларның биш-алтысы гына хатасыз, башкаларга үрнәк итеп куярлык иде. Әйдәгез, иң беренче презентация һәм слайд сүзләренә аңлатма биреп китик. Презентация – дәрес материалын укучыларга җиткерүнең киң таралган һәм нәтиҗәле чарасы. Ләкин презентация ул – слайдлар түгел, һәм аерым слайдлар да презентация дип атала алмый. Алар – укытучы сөйләменә, презентациягә өстәмә күрсәтмә материал гына. Соңгы вакытта, хата буларак, презентация һәм слайд сүзләре синоним сүзләр рәвешендә кулланыла.

 Һәр дәрескә слайдлар эшләү мөмкин түгел. Әмма бүгенге педагогикада «компьютер технологияләреннән башка дәрес үткәрү укытучының заманнан артка калганлыгын күрсәтә» дигән ялгыш фикер ныгып урнашты. Ә кайсы укытучының үзен начар яктан күрсәтәсе килсен?

Укытучының эше һәр дәрескә план төзүдән башлана. Һәр дәреснең план-конспекты була, һәм укытучы шул план буенча слайдлар ясарга керешә. Менә шуннан, ягъни эшнең башыннан ук хаталар башланып китә дә инде.

1 нче хата. Теманы слайдларга салу. Укытучы, дәреслектәге материалны кисәкләргә бүлә-бүлә, слайдларга урнаштыра. Дәреслектән укылырга тиешле текстлар, эшләнәсе биремнәр, ачыклыйсы сораулар – барысы да слайдларга күчерелә. Ләкин слайдлар китап бите түгел, алар берничек тә дәреслекне алыштыра алмый. Һәм кирәкми дә. Дөрес, аңлатырга читен булган диаграммалар, схемалар, әйтелеше кыен сүзләр слайдларда күрсәтелергә мөмкин. Ләкин слайд-текстларны балалар укый да, кабул да итә алмый. Слайдтагы озын-озын җөмләләр, язучы әсәрләренең исемлеге, биографиясе, даталар юньләп укылмый һәм истә калмый. Әйтик, М.Җәлилнең кыскача биографиясе язып чыгылган слайдны бизәлеше ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да укучылар кабул итәрлек күрсәтмә ярдәмлек дип әйтеп булмый. (1 нче слайд)

2 нче хата. Игътибарсызлык, грамотасызлык, төгәлсезлек. Татар теле укытучылары гына түгел, башка предмет укытучылары да укучы язмасындагы хәреф хаталарын, грамматик һәм стилистик хаталарны бик тиз күреп ала. Ләкин үзләре слайдларда тупас хаталар җибәрә. Слайдларны, укучыларга күрсәткәнче, кат-кат тикшереп чыгарга һәм, мөмкинлек табып, башка укытучыларга күрсәтеп алырга кирәк, чөнки чит хаталарны без тизрәк табабыз. Хәреф хатасы булган слайдларны укучыларга күрсәтү укытучының абруен төшерә. Кайбер татарча слайдларда хәтта татар хәрефләре урынына рус хәрефләре языла. Башта компьютерга татар хәрефләрен урнаштырырга, аннан соң слайд ясарга тотынырга кирәк. Презентацияләрдә сүзләрне тигез ара (пробел) калдырып язу бик кыен. Дөресрәге, эшләгәндә, сүз аралары тигез калган кебек күренсә дә, саклаганда, бу аралар еш кына үзгәрә. Бигрәк тә тыныш билгеләре –  өтер, нокта, сызыклар буш урыннарны еш калдыра. Мәсәлән, өтер сүздән соң аерым тормый, үзеннән алдагы сүзгә «ябыша». Тагын бер төгәлсезлек: кыска сызык һәм озын сызыкларны дөрес кулланмау. Компьютер текстларында, гадәттә, кыска сызык куела. Бер слайдта –  кыска сызык (дефис), икенчесендә озын сызык (тире) куллану матур күренми, укытучының төгәлсезлеген күрсәтә.

3 нче хата. Төсләрне дөрес кулланмау. Текст слайд фонында ачык күренергә тиеш. Моңа текст белән фон капма-каршы төстә булсалар гына ирешеп була. Кара текстның ак фонда яки, киресенчә, ак хәрефләрнең кара фонда язылуы әйбәт укыла. Зәңгәр текст та яшел фонда яхшы күренә. Ә менә кызыл хәрефләрне зәңгәр фонда бөтенләй укып булмаячак. (2 нче слайд) Тагын шунысын да исәпкә алырга кирәк: слайдны эшләгәндәге төсләр проектордан күрсәткән вакытта бераз үзгәрә. Шуңа күрә чын төсне белү өчен, алдан проекция режимындагы F5 төймәсенә басып карарга, мөмкинлек булса, слайдларны проектордан карап чыгарга кирәк.

4 нче хата. Мәгънәсез «бизәкләр». Слайд эшләгәндә, алтын кагыйдәне онытмаска кирәк. Ул моннан гыйбарәт: нәрсәнедер эшли алу мөмкинлеге аны эшләргә кирәк дигәнне аңлатмый. PowerPoint программасындагы төрле эффектлар, анимацияләр, шрифтлар белән бүген берәүне дә шаккатыра алмыйсың. “Очып килгән” сүзләр, селкенеп торган рәсемнәр, ялтыравык хәрефләр баланың игътибарын читкә җибәрүдән башка бернинди максатка хезмәт итми. Мисалга китерелгән слайдлардагы көзгедә чагылган кебек күренгән хәрефләр («Балалар язучысы Абдулла Алиш»), «Моабит дәфтәрләре» дигән ике сүздә ике төрле төс куллану берничек дә үзен акламый. (3, 4 нче слайдлар) Гадәттә, моның белән яшь, тәҗрибәсез укытучылар шөгыльләнә. Матур слайдлар ясарга тырышу укытучыны слайдлар колына әйләндерә, ул, белем бирү турында онытып, мөмкин кадәр чуар бизәкле слайдлар ясарга тырыша. Әйтик, «Алиш әкиятләре» дигән слайдта (4 нче слайд) бала әкият исемнәрен укымаячак, ул чәчәкле-чуклы хәрефләргә шаккатып утырачак.

5 нче хата. Слайдларда төрле-төрле шрифтлар куллану. Шрифт – слайдта иң катлаулы элемент. Аның белән ничек теләсәң, шулай “уйнарга” ярамый. Һәр слайдның эчтәлеге бертөрле хәрефләр белән язылырга һәм барысында да нәкъ бер урында торырга тиеш. Бер слайдта – аста, икенчесендә өстә яки уңда-сулда булырга тиеш түгел. Караңгы фонда ак хәрефләр белән язу отышлы. Ни өчен? Чөнки ак фондагы кара хәрефләр китап битен кабатлый һәм күзләрне ардыра. Ә караңгы фондагы хәрефләр кино эффектын тудыра.

Презентацияләр арасында шундыйлары күп: бер слайдта – бер шрифт, икенчесендә – икенче төрле шрифт; бер слайдта хәрефләр – зур, икенчеләрендә кечкенә була. Кайбер слайдларда хәрефләр экранга сыймый, яки тексттагы соңгы сүзләр күренми, алар, слайдка сыймау сәбәпле, юкка чыккан булалар (5 нче слайд).

 Ни өчен шулай килеп чыга? Кайбер очракларда бу – авторның игътибарсызлыгы нәтиҗәсе. Ләкин төп сәбәп – стандарт булмаган шрифтлар куллану. Кайбер төп шрифтлар, мәсәлән, Times New Roman, Arial, Verdana Windows системалы бөтен компьютерларда кулланыла, һәм презентацияләрне бер компьютердан икенчесенә күчеп күрсәткән вакытта бары шушы хәрефләр генә үзгәрешсез кала. Шуңа күрә текстларны шушы шрифтлар белән генә язарга кирәк. Бер презентациядә төрле шрифтлар куллану – шулай ук матур күренеш түгел. Төп сүзне калын яки төсле хәреф белән аерырга кирәк. Авыш хәрефләр яки сүзнең астына сызу үзен акламый. Кайбер слайдлардагы хәрефләр авырлык белән генә укыла. Арткы партада утыручы укучылар күрмәслек булгач, ул слайд нәтиҗә бирер микән? Хәтта зур хәрефләр белән язылган текст, әгәр юл аралары тар калса, бик авырдан укыла. Юл аралары киңрәк калса, кечкенә хәрефле язулар да әйбәт укыла.

Сүзләр (хәрефләр) бер үк, әмма язылу рәвеше башкача булганда, текст эчтәлеге төрлечә кабул ителә. (Чагыштырыгыз: Мин әниемне яратам! Мин әниемне яратам!)

Кайбер вакытта слайдның исемен тиз генә укып булмый. Беренчедән, текст асты фоны дөрес куелмаган була, икенчедән, шрифт уңышлы сайланмый, өченчедән, рәсемнәр астындагы сүз слайдка тулаем сыймый, һәм, дүртенчедән, слайдка күп рәсем кую үзен бөтенләй акламый (6 нчы слайд). Онытмыйк: слайдтагы сүз бер карауда укылырга тиеш. Алдарак әйткәнчә, һәр слайдның эчтәлек исеме бертөрле хәрефләр белән язылырга һәм барысында да нәкъ бер урында торырга тиеш.

6 нчы хата. Слайдларда мәгълүматның күп булуы. Презентация телесуфлер урынына кулланылмый, шуңа күрә дәрес материалын слайдларга сыйдырып бетерергә тырышмаска кирәк. “Буш” слайдлардан котылырга кирәк. Укучыга бернинди өстәмә мәгълүмат бирмәгән, күрсәтү өчен генә ясалган слайд буш слайд исәпләнә. Балаларның дәрестә теманы кабул итү һәм истә калдыру мөмкинлеге чикле булуын онытмыйк. Презентацияне төзеп бетергәч, һичшиксез, аннан 4-5 бик үк әһәмиятле булмаган слайдны төшереп калдыруга күнегергә кирәк. Ике-өч тапкыр карап чыкканнан соң, үзегез үк кайбер слайдларның берсе икенчесен кабатлавын, эчтәлексез булуын аңларсыз. «Кыскалыкта – осталык» дигән сүзләрне слайд эшләүче һәрвакыт хәтерендә тотарга тиеш. Слайдта буш урыннар калудан курыкмаска кирәк. Буш урын, “һава” – дизайнда иң әһәмиятле элемент! Ул төп элементны аерып күрсәтергә ярдәм итә.

7 нче хата. Начар рәсем, видео, тавыш. Күп очракта слайдларга рәсемнәр Интернеттан алып куела. Булган хәлендә ул слайдка сыймый яки, киресенчә, кечкенә рәсемнәрне зурайтырга туры килә. Билгеле, рәсемнәрнең сыйфатын саклап зурайту-кечерәйтү юллары бар, ләкин алар мәшәкатьлерәк, һәм күп укытучы андый осталыкка ия түгел. Булган рәсемне слайдта гына кечерәйтү күп вакыт «чалыш көзге» эффектын барлыкка китерә. Кайбер рәсемнәр Интернетта ук сыйфатсыз була. Слайдка куйгач, андый сурәтләр төссезләнеп кала, вак детальләре бөтенләй күренми. Шуңа күрә ачык төстәге, кимендә 200 Кб зурлыктагы яхшы рәсемнәрне эзләргә һәм табарга кирәк (Яндекс, Google аша эзләнгән рәсемнәрнең зурлыгын билгеләргә мөмкин. Һичьюгында, андагы “размер” вкладкасына басып, “большие” яки “средние” дип сайларга кирәк. – Ред.). Дәреслектәге рәсем, схема, диаграмма, язуларны, сканердан чыгарып, слайдка куярга тырышу шулай ук үзен акламый. Дөресрәге, бу – мәгънәсез артык хезмәт. Слайдта бөтенләй тоныкланып, кечерәеп калган сурәт күрсәткәнче, аны китаптан карап аңлатуың мең өлеш артыграк ләбаса. Кыскасы, слайдка рәсем куйганчы, рәсемнәрнең сыйфатын бозмыйча зурайту-кечерәйтү алымнарына өйрәнергә һәм азмы-күпме фотошопта эшли белергә кирәк. Шулай булмаганда, слайдлардагы рәсемнәр дәресен хәзерләми килгән бала кыяфәтендә булачак.

Кайчагында, презентациянең тәэсир итү көчен арттырырга тырышып, аңа видео да куялар. Ләкин күп вакыт слайдта видеолар эшләми. Ни өчен? Чөнки эшләүче үз компьютерындагы видеофайлны презентация белән бергә күчерергә оныта яки дөрес итеп сакламый. Слайдларны өендә эшли, барысы да тәртиптә шикелле күренә. Әмма, мәктәп компьютерына куеп күрсәтә башлагач, видеосының эшләмәвен күреп гаҗәпкә кала. Өстәвенә, әле бу – чит кешеләр кереп утырган ачык дәрес тә булса, дәреснең бөтенләй яме китә. Шундый хәлдә калмас өчен, видео белән презентацияне бергә сакларга өйрәнергә кирәк. Ачык дәресләр вакытында иң җайлы һәм ышанычлы юл – видеоны аерым күрсәтү.

Презентациягә төрле тавышлар кертү белән дә шундый хәл килеп чыгарга мөмкин (мәсәлән, кошлар сайравы, елга шаулавы, җил исү һ.б.). Кайбер авторлар, слайдтан слайдка күчкәндә, «кыңгырау» куя. Кыңгырау чыңлавының бер тапкырына түзәргә дә мөмкин, әмма ул слайд саен (10–15 тапкыр) чылтырый башлый икән, гафу итегез, аны сүндереп куясы килә башлый. Укучылар өчен эшләнгән слайдларда игътибарны читкә юнәлтә торган бернинди чит тавыш-авазлар булырга тиеш түгел.

 8 нче хата. Слайдтан слайдка дөрес күчмәү. Кайберәүләр: «Аның нәрсәсе бар, төрле матур күчү эффектларын куясың да эш бетте», – дип әйтергә мөмкин. (Кызганычка, шулай эшлиләр дә.) Ләкин менә шушы видеоэффектларны куйганда, иң күп хата китә дә инде. PowerPointның мөмкинлекләре бихисап. Ләкин дәрес өчен эшләнгән слайдларга гади генә бер-ике күчеш куйсаң, шул җитә. Язмача сөйләгәнгә күрә, мәкаләдә бу эффектларның зарарын тулысынча тасвирлап бетереп булмый. Эффектлар «ашка салган тәмләткеч» кебек кенә булырга тиеш. Юкса укучыларның бар игътибары слайдның эчтәлегенә түгел, ә шушы эффектларга юнәләчәк.

Презентация дәрестә күрсәтү белән генә яшәүдән туктамый. Ул, гадәттә, укытучының үз сайтына яки башка сайтларга куела. Интернет челтәрендә үзегезгә ышаныч тудыру өчен, презентацияне ахырына кадәр эшләп бетерергә өйрәнегез. Моның өчен презентациянең титул бите слайды булырга һәм анда автор турында мәгълүматлар язылырга тиеш. Анда презентациянең исеме, авторның исем-фамилиясе, эш урыны, электрон адресы (сайт, скайп адресы һ.б.) күрсәтелә.

 Менә шушы кагыйдәләрне истә тотып эшләгәндә, презентация матур да, файдалы да булыр.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.