Файдалы сайтлар


13 файдалы сайт.

Working on the floor  Бик күп кеше Интернетта, төрле социаль челтәрләрдә сәгатьләр буе вакытын заяга утырып уздыра.Ара-тирә YouTubка,Контактка кереп чыга яки төрле рецептлар язылган сайтлар эзли.Өчәр-дүртәр сәгать,кайчагында тәүлекләр буе утырып башы әйләнә башлагач,аңына килеп, үзе өчен бернинди яңалык тапмавына төшенә.Югыйсә, Интернетта файдалы сайтлар да бар.Мин сезгә шундый 13 сайт тәкъдим итәм.Шуларның берәрсеннән генә булса да файда тапсагыз,вакытыгызны Интернетта үткәргәнгә үкенмәссез.

 1. 4brain –  бу сайтта бушлай онлайн-тренинглар урнаштырылган.Монда өеңдә утырган килеш лидерлык серләренә төшенергә,иҗади фикерләү сәләтеңне үстерергә,тиз укырга өйрәнергә мөмкин.Шулай ук язу һәм сөйләү сәнгатен үзләштерергә,психология, НЛП дәресләре  һ.б. бик күп файдалы белемнәр алырга була.Сайтта алган белемнәрне практикада сынап карау мөмкинлеге дә булдырылган.Кереп кара,үкенмәссең.

 2. Udemy – нәрсәгәдер укырга-өйрәнергә теләүчеләр өчен шәп ресурс.Күптөрле темаларга бушлай дәресләр бирелгән.Монда укытучы буларак теркәлергә һәм башкаларны укытып,акча да эшләргә мөмкин.Интернетта акча эшләргә хыялланучылар хәзер үк бу сайтны ачарлар дип уйлыйм.

3. Povarenok – өеңдә булган әйберләрдән төрле аш-су әзерләү рецептларын табу сайты.Шулай ук видеорецептлар карарга, аш-су әзерләү буенча күптөрле мәкаләләр укырга һәм үзеңнең кулинария көндәлегеңне алып барырга мөмкин.Хатыннар өчен үтергәнсккий сайт.

4. Bookcrossing – укырга яратучылар сайты.Бу ресурсны эшләүчеләр үзең укыган китапны башкалар да укысын дигән изге теләктән чыгып эш иткәннәр.Монда кайсы да булса китапның дөнья тирәли күчеп,сәяхәт итеп йөрүен күзәтергә мөмкин.Сайтка кер дә үзең теләгән берәр  китапны укый да башла.

5. Sharedtalk – чит телләр өйрәнергә һәм аны практикада кулланырга теләүчеләр өчен иң яхшы ресурс. Монда дөньяның теләсә кайсы иленнән үзеңә дуслар табарга һәм телне шулар белән аралашып үзләштерергә мөмкин.Кытай телен өйрәнә башлагыз,тиздән һәммәбезгә дә кирәге чыгарга мөмкин.

6. Couchsurfing – бу сайтта дуслар табарга һәм аңа кунакка барырга мөмкин.Чит илләрдә сәяхәт итәргә яратучылар,ләкин акчалары җитәрлек булмаган кешеләр өчен менә дигән шәп урын. Ә ялгызлар үзләренә чит илләрдә ял итү өчен яңа дуслар табачаклар.Моннан да кулай  мөмкинчелек бүтән беркайда юк.Файдаланып кал!

7. Ofigenno – монда Интернеттагы “ах!” итәрлек иң кызык хәлләр, әйберләр,вакыйгаларны табарга һәм аны дусларың белән уртаклашырга мөмкин Дөньядагы әһәмиятле һәм кызыклы хәлләрне  син  беренчеләрдән булып белеп торачаксың. Ышанмасаң,хәзер сайтка кер дә тикшереп кара.

8. PicMonkey — рәсемнәрне редакцияләү сайты.Дөрес,андый сайтлар меңәрләгән,әмма бу сайтта үз фотоңны төрле эффектлар белән бизәп,рамкалар куеп һәм төрле хәрефләр белән язып чын шедевр ясарга була.Социаль челтәрләргә куясы һәм сиңа соклануларын белдергән комментарийларны гына көтәсе кала.Шуңа күрә фотоңны әзерлә дә сайтка кереп, үзең теләгәнчә кыландыр.

9. Memrise — бу сайт ярдәмендә үзеңә кирәкле информацияне уен рәвешендә ятларга яки истә калдырырга мөмкин.Сайт арсеналында чит телләрне бушлай өйрәтү дәресләре,шулай ук сәнгать,тарих,география буенча  түләүсез дәресләр ала аласыз.Нәрсәгә дә булса өйрәтү өчен үз материалларыгызны да куя аласыз.Шәп бит ә!

10. Skyscanner – сәяхәт итәргә яратучылар сайты.Монда бөтен авиакомпанияләрнең тәкъдимнәре язылган.Шулай ук отельләрдә алдан урын алып куярга,прокатка авто алырга  була.Бәяләрне чагыштырасың да үзеңә кулаен сайлап аласың.Болардан башка да бик күп кызыклы тәкъдимнәр укырга мөмкин.Хәзер үк сәяхәткә җыенмасаң дә,бәяләр белән булса да кызыксынып кара.

11. Fitday –интернет-журнал.  Үз авырлыкларын контрольдә тотучылар,ябыгучылар өчен эшләнгән сайт.Монда бонус рәвешендә диетологтан бушлай консультацияләр алырга,ашамлыкның калориясен исәпләтергә һәм туклану буенча бик күп файдалы киңәшләр алып була.Телефонга урнаштыру өчен мобиль версиясе дә бар.

12. 750 Words –бу сайт сине көнгә 750 сүз язарга мәҗбүр итә (3бит).Ни өченме? Башыңдагы төрле чүп-чар,кирәксез уйлардан арыну өчен.Үзеңне яхшырак белү һәм аңлау өчен эшләнгән психологик технология.

13. Videoboom – бөтен Интернеттагы иң яхшы видеороликлар җыелмасы.Сайтка бер керсәң, тиз генә чыгармын димә.Бу сайт ярдәмендә син иң кызык,иң яхшы,ушыңны алырлык видеоларны дусларыңнан алда караячаксың. Бүтән сайтларда буталып йөргәнче хәзер үк шушы сайтны ачсаң,минем сүзләремнең хаклыгына 100% ышанырсың.

   Менә шушы 13 сайт сиңа Интернеттагы вакытыңны файдалы һәм эшлекле итеп үткәрергә ярдәм итәр.Барысына да өлгерә алмассың,билгеле.Үзеңә охшаган берничә ресурсны сайлап ал да,бүгеннән үк үзеңнең белемеңне күтәр һәм камилләшә башла.Камиллеккә чикләр юк! Дусларыңа да шушы сайтлар турында сер  итеп кенә сөйлә.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.