Һәйкәлләр парады


il-at1                                          “Ил – ат”.

Һәйкәлләр турында күп сөйләшә башладылар әле.Халыкның әллә бүтән кайгысы калмады,әллә хөкүмәт акчасын кая куярга белми. Шулай булмаса, Казан мэриясе үзенең рәсми сайтында Финляндиядә яшәүче татар скульпторы Рафаэл Сайфуллинның  “Ил-ат” скульптурасын кую өчен урын сайлау тәкъдиме белән онлайн тавыш бирү башлап җибәрмәс иде.  5 метр биеклектәге бу алагаем ямьсез тимер корылманы урнаштыру өчен ике урын тәкъдим иттеләр.Беренчесе, Бауман урамында, “Кремль” метро станциясеннән чыгу  урыны каршында һәм икенчесе, ТР Фәннәр Академиясе янындагы скверда, метродан Болакка чыгу станциясе каршында. Белгечләр фикеренчә, ике урын да үзләренең ландшафт үзенчәлекләре буенча, скульптураны тулаем кабул итәргә бик тә туры килә икән. Исегезгә төшерәм, шәһәр территориясендә “Ил-ат” статуясын урнаштыру фикере Казан шәһәр төзелеше һәм архитектура Идарәсендәге  төзүчеләрнең иҗади төркеме,архитекторлар,рәссамнар һәм дизайнерлар тарафыннан үткән елның сентябрендә үк хупланган иде.Никтер бер елдан соң гына аны чын-чынлап урнаштыру хәстәренә керештеләр.Чын татар йөрәкле кеше ,шәт,  бу тавыш бирүләрдә катнашмагандыр.

Үз шәһәрен яраткан,матурлыгы турында кайгырган-борчылган кеше бу ни ат,ни жираф рәвешендәге могҗизаны шәһәр уртасына кую белән килешә алмастыр дип беләм.
Хәтерли торгансыздыр, күптән түгел җенгә охшаган барс сыннарын да бик куярга тырышканнар иде,барып чыкмады.Монда икенең берсе инде: я безнең түрәләр сәнгать өлкәсендә барып чыккан белгечләр, я халык мондый сәнгать “шедеврларын” аңлаудан ерак тора.

Татарстан башкаласында төрле һәйкәлләр, шул исәптән өчпочмакка да бар, әмма атлы җайдакка яки атлы хан сынына урын да, акча да табылмый.Ә менә әлеге татарны мәсхәрәли торган атны коеп ясау өчен якынча 100 мең евро акча кирәк, диләр.

Табарлар…бездә бит татарлыкны бетерү эшен татарлар үзләре башкара. Ничә еллар инде башкалада Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куя алмыйлар.

Сталин.

Әйе,һәйкәлләргә  гашыйк  кешеләр күп бездә.  Хәтта Иосиф Сталинга һәйкәл кую тәкъдиме белән йөрүчеләр дә бар. Әле ярый Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы  үз вакытында акылына килеп,  Казан шәһәрендә Иосиф Сталинга һәйкәл кую тәкъдименә каршы чыкты.Ул моны монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе карарына нигезләнеп эшләде,ә ул исә үз чиратында “Татарстанда Сталин шәхесе бертөрле генә бәяләнмәү” аркасында, бу фикерне яклау мөмкин түгел, дигән нәтиҗәгә килгән иде.

  Контакт челтәрендә «Казанда Сталинга һәйкәл булырга тиеш» дип аталган инициатив төркем  булдырган Равил Гарифуллин сәвит юлбашчысына Казанның Яңа Савин районындагы Җиңү паркында миллионлаган кешенең җанын кыйган Сталинга һәйкәл яки бюст куярга хыялланып йөри.Сагыналар палачны… Мондый бәндәләргә карата   Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов: “Әгәр бөтен ил акылдан яза икән,безгә андый фикерләрне якларга ярамый.Республика турында уйларга кирәк”,дигән бик төпле сүзләрен әйткән иде.

Гарифуллин һәм аның кебекләр Сталин чорында миллионнарның золымга дучар булуын, кырымтатар, чечен, ингуш һәм башка халыкларның ватаннарыннан сөрелүен дә онытканнар күрәсең.

                                                Колотов

2018 елда булачак футбол буенча дөнья Чемпионатына әзерлек уңаеннан уеннар узачак стадионнар янында СССРның атаклы футболистларына һәйкәлләр куелачак.

Әйтик,мәсәлән,Татарстан башкаласында “Казан-Арена” янәшәсендә Киев “Динамо”сының легендар футболисты Виктор Колотовка һәйкәл кую планлаштырыла. Мондый сәер сайлап алу нәрсәгә нигезләнгәндер, анысы безнең ише халыкка  бик аңлашылып бетми. Татар футболын үстерүгә зур өлеш керткән данлыклы футболистлар арасында тагын да күренеклерәк үзебезнең кандидатуралар бар югыйсә.Мәсәлән,Татарстанның үз кешесе —  Галимҗан Хөсәенов.Дөрес аңа да һәйкәл куелачак,тик ни гаҗәп, аның бюсты… Самара шәһәрендә торачак.

88 елгы Чемпионатның көмеш призеры Вәгыйз Һидиятуллинга яки XX гасырның иң яхшы капкачысы Ринат Дасаевка һәйкәл куелса,мантыйкка ярашлырак  һәм халыкка якынрак булыр иде.Мисал да бар,Никита Симонян ,мәсәлән,Сочидагы  “Фишт Стадионы” янәшәсендә мәңгеләштерелә.

Шулай ук 2007 елда фаҗигале төстә һәлак булган “Рубин” туптибәре Ленар Гыйлмуллинга һәйкәл куелса да начар булмас иде.Аның шикелле лаеклылар тагын бар  әле. Ләкин пәйгамбәргә үз илендә урын юк,диләр шул.





Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.