Картаюны туктатып була.


   Кешеләр арасында 50-60 яшьтә дә яшь кыз, егетләр кебек йөгереп йөргәннәр бар. Аларны күрми торсаң, сокланып куясың, әйтерсең ул суыткычта саклана — һаман да шул ук… Ә кайберәүләр, әбиләр әйтмешли, тумас борын картайган — нишләптер, күз алдында сулалар. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Сәламәтлеккә бәйле буларак, кешенең биологик сәгате яшенә туры килмәве дә бар.

Үзегезнең биологик сәгатьне тикшереп карарга теләсәгез, сезгә берничә күнегү тәкъдим итәбез.

БИОЛОГИК ЯШЬНЕ БИЛГЕЛӘҮ АЛЫМНАРЫ

*    Яшьне кешенең җитезлегенә карап билгеләү өчен50 смозынлыктагы линейка алыгыз. Кемдер сезнең алдыгызда аны аска каратып тотсын. Ул линейканы ычкындыру белән аны имән һәм баш бармакларыгыз ярдәмендә тотарга тырышыгыз. Линейканы 20 саны тирәсеннән эләктерсәгез, 20 яшьтәгеләр кебек җитезсез, 45 саны тирәсендә булсагыз — 65 яшьтәгеләр күрсәткече.

*        Кеше гәүдәсенең сыгылмалы булуы да — яшьлек билгесе. Алга иелеп, учыгыз    белән идәнгә тия алсагыз, биологик яшегез — 20-30 яшь, бармаклар гына тисә — 40 яшь   тирәсе, куллар тубык тирәсендә үк туктаса, бО ны узган кеше буласыз.

* Биологик яшьне тикшерүнең тагын бер ысулы бар. Моның өчен аяк киемен салыгыз һәм, күзегезне йомып, сыңар аягыгызга басыгыз. Шулай ярты минут торсагыз, сез егерме яшьтә генә, унбиш секунд түзсәгез, сезгә кырык тирәсе.

ЯШӘРҮ ЫСУЛЫ

Биологик яшьне билгеләгәч, күп¬ләрегездә аны яхшы якка үзгәртү теләге туар. Кешенең картаю-картаймавы кеше организмындагы яшь һәм картай¬ган күзәнәкләр микъдарына бәйле. Бер күзәнәк картая, ә икенчеләре аны ал¬маштыра. Бу процесс гомер буе дәвам итә. Тикшеренүләр түбәндәгеләрне күрсәтә:

бер яшькәчә балада картайган күзәнәкләр нибары 1 процент тәшкил итсә, 10 яшьтә — 7-10, 50дә — 50 процент чамасы. Шулай итеп, яшь, сау-сәламәт булу өчен, организмда яңа ясалган күзәнәкләрнең саны күбрәк булу кирәк икән. Моңа ничек ирешергә? Иң яхшысы — картайган күзәнәкләрне яшьләре  белән  алмаштыру. Моның өчен ашказаны ферментлар — пепсиннар бүленеп чыгаруга ирешергә кирәк. Бу максатларда, ашаганнан соң 30 минут үткәч,   тел очына1 граммчамасы тоз салыгыз, эрегәч, төкерекне йотып җибәрегез. Бу микъдар пепсин бүленеп чыгу өчен җитә. Ураза тотканда тоз белән авыз ачу да юкка түгелдер. Моның нигезендә дә организмны яшәртү максаты ятадыр.  Билгеле  булуынча,  борынгы греклар да тоз суырырга тәкъдим иткән, чанки тоз тәэсирендә ашказаны согы бүленеп чыга башлый, ә аның элементлары, үз чиратында, иске һәм зыян күргән күзәнәкләрне тарката. Пепсин матдәләре шулай ук кандагы яман шеш һәм авыру күзәнәкләрне дә юк итә. Организмны тоз ярдәмендә генә яшәртеп була икән, дип уйласагыз, ялгышасыз. Яшәрүнең тагын бик күп ысуллары бар.

Борынгы им-томчылар юл яфрагы, кузгалак,  кычыткан,  кәбестә,  укроп, фенхель, диңгез  кәбестәсе,  лимоннник, Маньчжурия аралиясе, женьшень һәм башкаларны ашарга кушкан. Бу үсемлекләрне  тозларга  да була. 3 литрлы банкага үлән тутырыла. Шуңа 1 аш кашыгы тоз,0,5 гчүпрә салына. 6-7 көн тотканнан соң, ашаганда 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.

Ашаганнан соң 1-2 чәй кашыгы диңгез кәбестәсе, йә зур булмаган тозлы сельдь балыгы ашап кую да яхшы нәтиҗә бирә. Борщны тозлы кәбестәдән пешерегез.

Саналган рецептлар канда пепсин матдәләре күләмен арттыра. Кайбер кешеләр 0,1-0,3 процентлы тоз кислотасы да эчә. Бу аш эшкәртү трактында полипларны бетерә, геморройны дәвалый.

* Тагын да бик нәтиҗәле рецепт бар. Бу рецептны безнең дәвергә кадәр IV гасырда Тибет монастырьларында уйлап тапкан булганнар. Тарала торгач, файдалы рецепт безнең якларга да килеп җиткән.

Tags:

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.