Конкурс нәтиҗәләре


8f7c95b242c9

       Хөрмәтле дуслар,хезмәттәшләр,интернет-дуслар! 

  Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне һәрчак бизәп торсын.

  Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза сезгә якын йөрмәсен. Яңа ел Сезгә яңа өметләр, яңа ышанычлар алып килсен.Барлык өметләрегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. 

 Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып бара.Ел буе ат шикелле эшләсәк тә.барыбер баеп булмады.Инде 2015нче Кәҗә елында аның шикелле акыллы вә үҗәт булып,максатларыбызга ирешеп карыйк.Мин һәр елдан могҗизалар көтәм.Безнең менә бу “Сөйкемле Кыш бабай” бәйгесе үзе бер могҗиза түгелмени! Күрегез әле, балалар яраткан Кыш бабайларына багышлап 200гә якын шигырь яздылар,140 рәсем ясадылар,57 фото җибәрделәр,дистәгә якын мәзәк сөйләделәр!!!! Моның кадәр эш арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу ифрат авыр булды.Бер баланы да үпкәләтмичә,барысына да беренче урын бирер идек,ләкин ни хәл итәсең,бәйге булгач бәйге инде.Шуңа күрә бер-беребезгә үпкәләшмичә,кинаяле фикерләр белдермичә,матур гына итеп таралашыйк дуслар.Күпме дуслар таптыгыз,күпме балаларның хезмәте белән таныштыгыз.Афәрин!

 Урын алучыларга гыйнвар ахырына кадәр Дипломнар җибәрелер.Һәр катнашучыга исемле Сертификат бирү мөмкинлеге юк.400дән артык Сертификатны фотошопта эшләп утыру өчен күпме вакыт кирәклеген үзегез чамалап карагыз.Ләкин мин сертификатларны барыбер һәрберегезгә дә җибәрәчәкмен.Авторын үзегез язып,укучыларыгызга тапшырырсыз.Инде почтагызга килгән әзер Сертификатны төсле принтерда чыгарып алуның бернинди кыенлыгы да булмас дип уйлыйм.

 Менә шулай дуслар,тагын бер тапкыр конкурста катнашуыгыз өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм.Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк килсен, күңелсезлекләр иске елда калсын.Яңа ел Сезгә бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, саулык-сәламәтлекләр генә китерсен. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.Конкурс нәтиҗәләре белән монда таныша аласыз.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.