Татарча


 

татарча конкурс
«Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган  «Глаголица»  балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты. Премия 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла. Катнашучылар эшләрен www.glagolitsa-rt.ru сайтына түбәндәге номинацияләр буенча җибәрә ала: поэзия, проза, эссеистика, матур әдәбият тәрҗемәләре. Конкурс Положениесе 

татарча конкурслар
«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый! 10 февраль көнне, «Белем җәүһәрләре» VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте.Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына… Тулы текст  

татар-мэгрифэтчелэре
«Мәйдан» журналы «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итте.Ул татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел ел тулуга багышлана.Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан итте.Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен 5 майга кадәр cbs_filial12@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.Тулы текст монда

музей
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесе үткәрә.Моның өчен гаиләгездә бер кулыңа ядкәрнең үзен, икенчесенә аның рәсемен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәр турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз.Конкурс 1.02дән 15.04 кадәр үткәрелә. Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat

яңа укытучы
Февральдә «Безнең яңа укытучыбыз» гранты кысаларында бәйгеләр башлана.»Безнең яңа укытучыбыз» гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза.Чыганак.

казан утлары
«Казан утлары» әдәби журналы хикәя конкурсы игълан итте. Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru адресына кабул ителә. Хатның темасын «Хикәя яза аласызмы?» дип билгеләргә кирәк. Хикәяләрнең саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш, дип хәбәр ителә журналның kazanutlary.ru сайтында.Тулы текст монда

авыл
Бөтендөнья татар конгрессы «Минем авылым» иҗади бәйгесен игълан итте. Бәйге татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырыла.Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк. Тулы текст монда

бәйге
II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе. II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, «Белем.ру» порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора.Тулы текст 

2016-2017 елларда басылган иң яхшы планнар,сценарийлар, фәнни һәм проект эшләре

 

 

           

 

Шәрехләү ябык.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.