Укучылар яза


  FiKnEYlRaGU
Укуда да,сәхнәдә дә-беренче!
Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү – хәзерге көндә мәктәптәге төп бурычларның берсе булып тора. Баланың сәләте никадәр тизрәк күреп алынса, үстерелсә, уңай шартлар тудырылса, ул шулкадәр югары  уңышларга ирешәчәк. Сәләтле балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый. Ни өчен дигәндә, һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәккә һөнәр сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.   Укучыларның иҗади казанышлары –  мәктәпнең җимеше. Авыл җирендә шәһәрдәгегә караганда үз-үзеңне үстерү өчен мөмкинлекләр чикле, шуңа күрә сәләтле балаларны ачыклау, югалтмыйча үстерү укытучы өлешенә төшә. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез. Баланың сәләтен дөрес юнәлештә үстергәндә ул берничә өлкәдә үзенең талантын күрсәтә ала.Бу язмада менә шундый талантлы балаларның берсе-Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Айзилә Сабирова турында сүз барачак. Сабирова Айзилә Рәшит кызы  2000 нче елның 8нче декабрендә Яңа Кенәр авылында туган. 2006 нчы елда  Яңа Кенәр урта мәктәбенә 1нче класска укырга керә. Хәзерге вакытта шул ук мәктәпнең 10нчы б классында белем ала. Мәктәптә иң актив укучыларның берсе. Бары тик “ бишле” билгеләренә генә укый. Әле күптән түгел генә районда   үткәрелгән Яңа ел бәйрәменә чакырылып, район башлыгы  Илшат Габделбәр улы белән булган очрашуда булып кайтты.Анда район башлыгына кызыклы сораулар биреп,җанлы әңгәмә башланып китүгә  сәбәпче булды. Моңа аның берничә ел рәттән Арча шәһәрендәге “Нур” телестудиясендә йөреп, журналист һөнәренә өйрәнә башлавы да ярдәм иткәндер,билгеле.Әдәбиятны ярата Айзилә. Күп укырга,күп белергә тырыша.Шуңа күрә олимпиадаларда  да еш катнашырга туры килә аңа. 2015 елда,мәсәлән,рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды. Ә быел татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабында җиңеп чыкты. Хәзерге вакытта ул татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасында районыбыз данын яклап чыгыш ясарга әзерләнә. Әле күптән түгел генә күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган  «Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате» районара яшь иҗатчылар бәйгесендә эссе язып,3нче урын яулаган иде. Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе “ Илһам”ның дипломанты булды. Фән олимпиадалары белән генә чикләнеп калмый Айзилә . Төрледән төрле конкурсларда ,  чараларда, кичәләрдә актив катнаша. Ансыз мәктәптәге һәм авылдагы бер генә бәйрәм кичәсен  дә күз алдына китереп булмый. Концертларда җырлап , матур тавышы белән бөтен кешене үзенә җәлеп итә.  2015 елда “ Йолдызлык” яшьләр җыр фестиваленең “ Вокал-соло” номинациясендә лауреат булган иде. Шул уңышлар белән канатланып,җырлау осталыгын тагын да камилләштерү өстендә эшли.Махсус белгечләрнең вокал буенча дәресләренә йөри.Айзиләнең тагын бер таланты ачылып килә. Авыл яшьләре  белән берлектә Г. Камалның “ Беренче театр” спектаклендә Гафифә ролен уйнап үзенең осталыгы белән тамашачыларны тагын таң калдырды.  Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: укытучы тырышып, үз эшең чын күңелдән яратып, вакытын кызганмыйча эшләсә, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк  һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак.

 
Эссе. «Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате».2 дәрәҗә Диплом алды. Укырга

 “Арча ягы- туган ягым” фәнни -гамәли укучылар конференциясе. «Алар-кыңгыраулы мәктәп иленнән». Туган якны өйрәнү юнәлешендә иҗади- эзләнү эше.2 дәрәҗә Диплом алды. Укырга


 


спорт
Диләрә турында
Сафина Диләрә Рәшит кызы Казан шәһәре Совет районының 11 нче гимназиясендә 10 нчы сыйныфта укый. Диләрә яхшы билгеләренә генә укый, сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша. Диләрә кечкенәдән үк мәкаләләр, хикәяләр язарга ярата. Үзе өчен генә шигырьләр дә яза. Быел ул Туфан Миңнуллин конференциясендә катнашты, Муса Җәлилгә багышланган укуларда катнашып, призлы урынга лаек булды. Диләрә бик матур җырлый, ләкин конкурсларда катнашырга кыюлыгы җитми. Дуслары, якыннары өчен генә җырлый. Диләрәгә алдагы көннәрендә уңышлар телик. Диләрәнең девизы:Киләчәгем минем ышанычлы!Белемем бар һәм дә теләгем.Һөнәрем – ул минем киләчәгем,Байлыгым һәм тормыш терәгем!

 Сафина Диләрә Рәшит кызы. Казан шәһәре Совет районы 11 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.» Әй, спорт – син үзең бер дөнья». Укырга


Мәктәпнең йөзек кашы
 Хәерова Айсылу – Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы. Айсылу бик талантлы, киң күңелле, актив укучы. Ул бары тик “5”ле билгеләренә генә укый., үзе шигырьләр дә яза. Айсылу бик күп конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булды:  Ул “Без – Тукай оныклары” телевизион тапшыруының һәм “Тамчы-шоу” интеллектуаль конкурсының  актив катнашучысы. Быелгы уку елында Айсылу “Татар кызы” конкурсының шәһәр этабында “Зирәк кыз” номинациясендә җиңү яулады.Айсылуның диплом һәм грамоталарының исәбе юк. Аларның барысын да санап тормыйм. Бер сүз белән әйткәндә, Айсылу – мәктәбебезнең йөзек кашы.

Хәерова Айсылу- Казан шәһәре Вахитов районы 96нчы гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы. «Яшь шагыйрь хикәясе». Укырга

“Һөнәрем – ул минем киләчәгем” шигыре. Ягымлы да, уйчан да Сез, Яраткан укытучым! Мәрхәмәтле, серле дә Сез, Әй, кадерле остазым!
Шигырьне күчереп алырга

 

Мубаракшина Эльвина Казан шәһәре Идел буе районының “16 нчы татар-инглиз гимназиясе”ндә, 6 нчы сыйныфта белем ала. Ул әдәбиятка гашыйк, үзе дә шигырьләр яза, иҗат эшен бик ярата.

Уйлану

Күгәрченнәр оча зәңгәр күктә,

Куа алар кайгы җилләрен.

Күпме кеше интегә бит җирдә,

Сугыш ашый туган илләрен.

Тарихларга сеңде усал фашист,

Тик тамыры әле күренә.

Күпме гаилә, күпме тыныч илнең

Сугыш керде өе түренә.

Кан коюлар әле дәвам итә,

Вәхши җаннар корал тоталар.

Бүген дә бит әле кайбер илдә

Су урнына кан, ут йоталар.

Күгәрченнәр оча зәңгәр күктә,

Тели алар имин киләчәк.

Мин беләмен: безнең җир шарында

Тыныч тормыш бар(ы)бер киләчәк!


 татар теле
Максатчан,кыю,тырыш кыз
Закирова Адилә Альберт кызы – Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы. Адилә бик талантлы, киң күңелле, актив укучы. Ул бары тик “5”ле билгеләренә генә укый. Каникул вакытларында “Сәләт” яшьләр үзәгендә актив катнаша. Адилә бик күп конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булды.      Быелгы уку елында Каюм Насыйри исемендәге Халыкара конференциядә татар теле һәм химия бүлекләрендә катнашып, икесендә дә икенче урынга лаек булды. Киләчәктә Адилә тормыш юлын медицина белән бәйләргә уйлый. Шуңа күрә бик күп китаплар укый, фән белән кызыксына. Киләчәк тормышында да максатчан, кыю, тырыш, хыялый булып калуын телим.​

Татар теленең байлыгы  турында дәү әнием белән интервью. Тулысы белән укырга


 Казан шәһәре, Идел буе районы 16 нче татар-инглиз гимназиянең 2 нче сыйныфукучысы Мортазин Кәрим Инсаф улының әтисенә багышлап язган шигыре.

Яратам

Мин әтине яратам,
Ул да мине ярата.
Менә сезгә шигырь сөйлим,
Әтиемә карата.

Бик күп эшләр эшли ул,
Бернидән курыкмый ул.
Энемэ дә, миңа да гел
Яхшылыклар тели ул.

Үсеп җиткәч мин дә менә,
Эти кебек булырмын.
Эти-эниемә һәрчак
Ныклы терәк булырмын.

Шәрехләү ябык.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.