Кызык бит


Укыгыз
Кызык бит


 Язу карасын 3300 ел элек уйлап тапканнар. Графит стерженьлы карандашлар 1790 елда Франциядә барлыкка килгән. Башта аларны түрәләрнең аеруча мөһим фәрмәннарын язар өчен генә кулланырга рөхсәт иткәннәр.

Кешене эштән куу турындагы беренче фәрманга Грециядәге Парфенон төзелешендә архитектор кул куйган.

Этикет буенча, визит карточкасы 7,5х3,7 см. үлчәмдә булырга тиеш.

Яхшы гына бер ручка белән якынча 50 000 сүз язарга мөмкин. 

Кытайдагы кайбер язу машинкаларында 5700ләп билге бар. Аларның клавиатурасы киңлеге бер метрга кадәр җитә һәм иң оста, иң тәҗрибәле машинисткалар да анда минутына нибары 11 сүз язарга гына өлгерә. Компьютерда текст җыйганда эшнең 56 проценты сул кул белән башкарыла.

Иң зур хат Төркиянең Милли музеенда саклана. 7 метр киңлектәге һәм 10 метр озынлыктагы бу хатны пергамент кәгазьгә солтан Сөләйман 16 нчы гасырда Фарсы шахына язган булган.

Статистика күрсәткәнчә, Җир шары халкының 80 проценты эштә иң авыры – иртән йокыдан тору дип саный.

Иң озын түләүле ял Италия белән Финляндиядә. Бу ил халкы елына 9ар атна ял итә. Немецлар 8 атна, Австрия, Испания, Португалия халкы 36шар көн, шведлар һәм французлар 34әр көн ялда була. Америкада – 5 атна, ә Япониядә нибары 7-10 көн ял итәләр.

Конгода һәм Сьерра-Леонда хезмәт итүче БМО солдатларына көн саен 1әр презерватив бирәләр.

Бүгенгә җир йөзендә иң карт компания – ФэверХэм Ойстерс Фишери Ко фирмасы. Ул 1189 елдан бирле эшли һәм диңгез тараканнары үрчетү белән шөгыльләнә.

Дөньяда иң зур кибет – Нью-Йорк шәһәрендәге Мэйсис универмагы. Анда 12 мең кеше эшли, сәүдә мәйданы 200 мең квадрат метр урын били, ә сатып алучыларга 400 меңләп төрдәге товар тәкъдим ителә. Мэйсисның еллык акча-товар әйләнеше бер миллиард доллар.

Җир йөзендәге иң карт биржа – Бельгиянең Брюц шәһәрендә. Аңа 13 нче гасырда ук нигез салынган булган. Биржа – коммерсантларның сату-алу килешүе төзү өчен очраша торган урыннары. Ул грекларның “бирса”, ягъни “акча салынган капчык” дигән сүзеннән килеп чыккан. Биржалар төзүчеләрнең гербларында өч акча янчыгы сурәтләнгән. Фирманың иң карт хезмәткәре исемен Нью-Джерсидагы пароход компаниясендә эшләгән бабай йөртә. Ул 1986 елда эш урынында 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Ә эшкә 1901 елда урнашкан булган һәм гомеренең соңгы көннәренәчә, ягъни 1988 елгача шул бер урында хезмәт иткән. Иң гаҗәбе – ул авырып бер генә көн дә эш калдырмаган.

Акыл хезмәте өлкәсендә эшләүче иң карт хезмәткәр дип профессор Фридрих Рауххаупт санала. Аны 107 яшендә Гейдельберг университетының лекцияләр расписаниесенә штатлы профессор итеп керткәннәр. Аның белгечлеге – чит илләр хокуклары һәм галәмне куллану белән бәйле хокукый аспектлар (мәсәлән, Айдагы файдалы казылмаларга кем хуҗа).

Бельгиядә яшәүче бер хуҗабикә ханым 78 сәгать дәвамында газ плитәсе янында аягүрә торып бәрәңге кыздырган (фри) һәм шул күрсәткече белән Гиннессның рекордлар китабына эләккән. Әйтергә кирәк, фрины нәкъ менә Бельгиядә уйлап тапканнар һәм бу ил халкы бүген дөньяда аны иң күп ашаучы санала.

Америкада яшәүче Тодд Гордон … елмаючы булып эшли. Реклама ясаучылар Гордонның елмаюы теләсә-нинди рекламаның тәэсирен арттыруын сизеп алганнар. Моның сәбәбен берәү дә аңлата алмый. Хәзер Гордон бер реклама ролигындагы бер елмаюы өчен 4 мең доллар ала.

Һиндстанда елына кеше башына – 1,5 кило, ә Әфганстан белән Малида 100 грамм кәгазь тотыла. Чагыштыру өчен: Финляндиядә бу күрсәткеч 1400 килога җитә

 

Күрәселәр алда.   Билгеле булганча, фантаст язучылар киләчәкне фаразлау белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Жюль Верн әсәрләрендә метро һәм самолетлар бар, ә Артур Кларк клонлау турында язган иде. Кларк үзенең китапларында киләчәкне иң дөрес фаразлаучы язучы санала. Әгәр аңа ышансаң, киләчәктә безне менә ниләр көтә: 2009 ел. Ялгышлык белән атом бомбасы шартлаганнан соң Җир йөзендәге барлык атом-төш коралы юк ителә.2015 ел. Кургаш белән бакырның бәясе алтыннан ике мәртәбә кыйммәтрәк йөри башлый.2016 ел. Акча дигән нәрсә бетерелә. Бөтен дөнья өчен бердәм түләү чарасы – мегаватт-сәгать барлыкка килә.2020 ел. Кеше аңыннан калышмый торган ясалма аң уйлап табыла.2023 ел. Динозаврлар пәйда була.2025 ел. Кешенең баш миенә башка кешенең акылы белән кушылырга ярдәм итә торган махсус шлемнар барлыкка килә. Шлем пеләш башта гына эшли алганлыктан, парик бизнесы зур табыш китерә.2036 ел. Кытай дөньяда иң куәтле индустрия державасына әйләнә.2040 ел. “Универсаль репликатор” ярдәмендә чимал һәм мәгълүмати матрица белән теләсә нәрсә ясап булачак. Авыл хуҗалыгы белән промышленностьның кирәге калмый һәм алар юкка чыга. Кырлар чүп үләннәре белән каплана һәм шул рәвешле табигать үзенең элеккеге кыргый халәтенә әйләнеп кайта. Берәүгә дә эшләргә кирәк булмаячак. Барысы да күңел ача, укый, сәнгать белән шөгыльләнә.2050 ел. Эшсезлектән эче пошып, миллионлаган кеше йөз еллардан соң кабат яшәү өчен үзенең гәүдәсен туңдырып куя.2090 ел. Кешелек яңа боз чоры барлыкка килү куркынычы белән очраша. Парник эффектын көчәйтү өчен бөтен дөньяда казылма байлыклар яндырыла.2095 ел. Космик ракеталарның тизлеге яктылык тизлегенә якыная. Кеше йолдызларга барып кайта башлый.

                                           
БУ – КЫЗЫК! Имән – иң озын гомерле агачларның берсе, аларның кайберсе 1000 яшькә кадәр җитәргә мөмкин. Песнәк бер көндә үзенең гәүдә авырлыгы кадәр бөҗәк ашый. Сыерчык тутый кош кебек үк теләсә-нинди тавышны да кабатлый ала, шул исәптән кеше тавышын да. Таракан бер секунд эчендә 30 сантиметрга кадәр ара үтә ала. Күгәрченнәр моннан биш мең ел элек Борынгы Мисырда барлыкка килгән. Юкә төтен, тузан белән пычранган һавада да үзен яхшы хис итә һәм бик әйбәт үсә. Шуңа күрә бу агачны зур шәһәрләрнең урамнарына утырталар. Планетада иң озын агач булып Австралиядәге Уоттс елгасы буенда үскән “патша” эквалипты санала, ул 132,6 метр биеклеккә кадәр җиткән. < Американың Көнчыгыш Невада штатындагы бер нарат агачына, галимнәр фикеренчә, 5100 яшь икән инде. Иң озын үлән булып филодендрон лианасы санала. 1988 елда АКШта 339,5 метр озынлыктагы шундый лиана табылган. Иң калын кәүсәле агач – Мексика кипарисы. 41 метр озынлыктагы бу агачның диаметры 35,8 метр тәшкил итә. Амазонкадагы су лилиясе иң эре су үсемлеге санала. Аның 2 метр зурлыктагы яфраклары баланы чыдата ала. Дөньяда чәчәк атучы иң кечкенә үсемлек – архиз дигән бака тәңкәсе. Аның яфраклары нибары 0,5-1 мм зурлыкта гына. Кеше бармагындагы тырнакка шундый 25 яфрак сыя.

МЕДИЦИНА рекордлары. Америка табиблары Нелли Эндрюсны “медицина феномены” дип атаганнар. Бу ханымның нормаль тән температурасы башка кешеләрнеке кебек 36,6 түгел, ә 38 градус икән. Медиклар бу күренешнең сәбәбен әлегә кадәр ачыклый алмыйлар. Нелли үзен яхшы хис итә һәм сәламәтлегеннән зарланмый ди.* * *Англиядә яшәүче 20 яшьлек Нил Блафферт салкынга чыдамлык рекорды күрсәткән. Күпсанлы тамашачылар алдында ул муеныннан ноль градус җылылыктагы диңгез суына күмелгән. Һәм шунда 40 минут чамасы торган. Аннары егетне сәгать ярым дәвамында җылытканнар. Ләкин салкын су Нилга бернинди дә зыян салмаган. Ә бит корабльләр батканда кешеләр шундый суда 12 минуттан соң катып үләләр.* * *Кобургта яшәүче Сара Маршалл – органнар күчереп утыртылган иң яшь пациент санала. Табиблар 5 ай да 24 көн вакытта аңа яңа бавыр, эчәклек, ашказаны һәм ашказаны асты бизе күчереп утыртканнар. Кызчык бик сирәк очрый торган авыру – мегацисто синдромыннан (эчәклек бозылуы) интеккән.* * *Куру, ягъни көлә торган авырудан Яңа Гвинеядә яшәүче фор кабиләсендә генә интегәләр. Бу авыруны эләктергән кеше үлә икән. Табиблар әлеге чир барлыкка килүнең сәбәбе – каннибализмның бер формасы, ягъни мәсәлән кешенең баш миен ашау дип саныйлар.* * *Кешенең иң авыр органы – тире. Олы кешедә ул 2,7 кг чамасы авырлыкта. Иң авыр эчке орган – бавыр, ул 1,5 кг авырлыкта. Чагыштыру өчен – йөрәк уртача 325 г тәшкил итә.* * *2002 елда Румыния хирурглары пациентның үт куыгыннан 831 данә таш алып, медицина рекорды куйганнар.* * *1980 елның 10 июлендә Американың Атланта штатындагы Грейди госпиталенә китерелгән 52 яшьлек Вилли Джонстаның тән температурасы 46,5 градус тәшкил иткән. Госпитальгә йөрәк өянәге белән кергән бу авыру 24 көннән соң терелеп чыгып киткән.* * *Красноярскидагы сугыш инвалидлары госпитале хирурглары 1998 елда операция ясаган вакытта сирәк табышка юлыгалар. Крайның төньягындагы бер авылында яшәүче 75 яшьлек бабай бөерендә 380 грамм авырлыктагы таш йөртүен белмәгән дә. Медицина тарихында моңарчы мондый хәл очрамаганлыктан, ташны госпитальнең музеенда калдырганнар.* * *Германиянең медицина тарихында иң күп бала тапкан хатын булып 15 нче гасырда яшәгән Барбара Штратцман санала. Документлардан күренгәнчә, үз гомерендә ул иренә 53 бала бүләк иткән. Барбара 18 мәртәбә – берәрне, биш мәртәбә – икешәр игезәк, дүрт мәртәбә – берьюлы өчәр игезәк, бер мәртәбә – алты, ә тагын бер мәртәбә җиде игезәк китергән. Ә дөнья тарихында иң күп бала табу рекордын 18 гасырда Русиядә яшәгән крестьян хатыны куйган: аның 69 баласы булган.

                                                                     
  ИҢ-ИҢ. Телләрнең күплеге ягыннан Папуа-Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 проценты чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган. Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.Дөньяда иң сирәк аваз – “рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз. Ул чех телендә генә очрый.Дөньяда иң киң таралган аваз – “а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк.Африкада яшәүче бушменнар телендә чиртү тавышына охшаган аваз бар.Иң күп тел белүче дип 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән, тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.Хәзерге вакытта дөньяда 65 алфавит билгеле. Алар арасында иң күп авазлысы – кхмер теле алфавиты. Ул 72 аваздан тора.Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.Вьетнамдагы седанг теле иң күп сузык авазлы тел санала: биредә аларның саны 55 кә җитә. Ә менә абхаз теле 2 сузыктан гына файдалана.Иң кыска фамилия Кореяда таралган. Ул О хәрефеннән генә тора. АКШның телефон белешмәләрендә дә мондый фамилия 50 дән артык очрый.Азиядә иң киң таралган фамилия – Чан. Бу фамилияне 100 миллионнан артык кытай кешесе йөртә. Бөекбританиядә иң күп таралган фамилия дип Смит фамилиясе санала. Бу фамилияне 650 мең кеше йөртә.

кола
Кока — кола хикмәтләре: Гади генә тикшерүләр күрсәткәнчә, Кока-кола белән Пепси-коланы эчәргә генә түгел, ә хуҗалык эшләрендә дә кулланырга мөмкин икән. Дөресрәге, аны эчәргә бөтенләй дә ярамый. Ә менә үзенең универсальлеге һәм нәтиҗәлеге буенча ул көнкүреш химиясенең бүгенге көндә бик популяр булган кайбер препаратларыннан күпкә өстенрәк тә. 1. АКШның күпчелек штатларында полициянең патруль машинасы юл һәлакәтеннән соң шосседагы канны юу өчен һәрвакыт 2 баллон Кола йөртә. 2. Ит кисәге салынган тәлинкәгә Кола агызыгыз да 2 көн тотыгыз. Итнең эзе дә калмас. 3. Унитазны чистарту өчен аңа бер банка Кола агызыгыз һәм бер сәгать юмыйча торыгыз. Коладагы лимон кислотасы фаянстагы тапларны бетерер. 4. Машинаның хромлы бамперындагы күгәрек тапларны бетерү өчен бамперны Колага манылган алюмин фольга кисәге белән сөртегез. 5. Автомобиль батареясындагы коррозияне бетерү өчен батарея өстенә Кола агызыгыз, күгәрек юкка чыгар. 6. Күгәргән шөрепне борып алу өчен чүпрәкне Колага маныгыз һәм аның белән шөрепне берничә минут төреп тотыгыз. 7. Киемне чистарту өчен кер машинасына, порошок белән бергә, бер банка Кола агызыгыз һәм керне гадәттәгечә юыгыз. Кола тапларны бетерергә булышыр. Ул шулай ук автомобиль тәрәзәсен тузаннан да чистарта. Коланың актив ингредиенты – фосфор кислотасы. Аның pH дигән коэффициенты 2,8гә тиң. Бу – Кола дүрт көн эчендә тырнакларны эретеп бетерергә мөмкин дигән сүз. Кола концентратын бер урыннан икенче урынга күчерүче машинаның “арбасы” бик югары коррозиягә каршы тора алырлык махсус металлдан эшләнә. Дистрибьютерлар Коланы инде 20 ел буе үзләренең йөк машиналарының моторын чистарту өчен кулланалар.

                        мамонт 
 Мамонтлар кая киткән? Тарихчылар раславынча, б.э.к. 11652-11542 елларда безнең планетада бер-бер артлы берничә геологик фаҗига булган. Бу – геологларның күп тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган. Фаҗигаләр б.э.к.. 11542 елда Бөек су басу белән төгәлләнгән. Галимнәрнең бер өлеше бу фаҗигаләрнең сәбәпчесе – Галлей кометасының Җиргә бик якын узуы диләр. Кометаның иярченнәре Җиргә атылып төшү нәтиҗәсендә глобаль фаҗигаләр килеп чыккан. Астрономнар әйтүенчә, бу кометаның яше 100 мең ел исәпләнә һәм ул Җиргә 76,7 ел саен якынлашып ала, ә Җиргә бик якын килүе 1768 елга бер туры килә. Аерым бер периодларда ул Җиргә 400 мең километрга якынлаша, ягъни Ай орбитасына килеп җитә. Әлеге фаҗигаләр нәтиҗәсендә Җир йөзендә халык саны 6,5 мәртәбә кимегән, 46 миллионга калган. Әлеге чорда хайваннар дөньясына да зур югалтулар кичерергә туры килә. Аерым алганда, мамонтлар юкка чыга. Кешеләр һәм хайваннарның күпләп һәлак булуына шулай ук яңа йолдыз кабынуы һәм шуның нәтиҗәсендә геомагнит кырның үзгәрүе дә сәбәп була. Фаҗигаләрнең икенче этабы б.э.к. Х меңьеллык уртасына карый. Кайбер галимнәр фикеренчә, Галлей кометасы иярченнәре белән бәрелешү б.э.к. якынча 9600 ел тирәсендә булган. Платон Атлантида һәлакәтен шушы вакыт белән даталый. Шуның өстенә бу чорда бозлыкларның глобаль эрү процессы башлана һәм Дөнья океаны 50 метрга күтәрелә, җиһанны су баса. Палеонтологлар раславынча, бу чорда себер мамонтлары һәм башка зур хайваннар һәлак булып бетә. Себернең төньяк-көнчыгышында гына да әлеге фаҗигадә 50 мең тирәсе мамонт, 10-15 мең йонлач мөгезборын, 150 меңнән артык кыргый ат, 100 меңнән артык болан, 150 мең бизон, 100 мең сарык-үгез (овцебык), 50 мең сайгак һ.б. һәлак булган. Кеше саны якынча 60 миллион булган, ә фаҗига чорында 2,5 мәртәбә кимегән, ягъни 24 миллионга калган. Астрономнарның бер өлеше фаҗигаләрне Кояш системасындагы планеталар парады белән бәйләп карыйлар. Бу б.э.к. 9541 елның маенда була. Планеталар парады нәтиҗәсендә, Атлантик океанга 10 километрлы астероид атылып төшкән. Ул җиргә килеп бәрелгәч, берьюлы 500 мең водород бомбасы шартлау бәрабәрендәге шартлау булган. Ә бу планетаның полюсларын, аның әйләнү күчәренең авышлыгын үзгәрткән. Шартлау вакытында тропосферага (Җир атмосферасының түбәнге катлавына) 500 кв. километр тузан җәелгән. Галәмәт зур цунами дулкыны, юлындагы бөтен нәрсәне һәлак итеп, бөтен Җир шары өстеннән бер-бер артлы берничә мәртәбә узган. Әлеге дулкын китереп чыгарган Туфан (дөньяны су басу) планетаның тереклек дөньясына зур һәлакәт китергән.

Кайбер галимнәр раславынча, Җир шарында глобаль фаҗигаләр 12 мең ел саен кабатлана. Моны Канада галимнәренең тикшеренүләре дә раслый. Антарктиданың боз калканын тикшерү бозда вулкан көле катламнары барлыгын күрсәткән. Бу катламнар арасындагы вакыт инвервалы – 12 мең ел. Русиянең «Курчатов институты» фәнни үзәгенең Атом-төш реакторлары институты галиме В.В.Бубненков әлеге вакыт аралыгын төгәлрәк билгели алуга ирешкән – аның раславынча, Җир йөзендә коточкыч фаҗигаләр 11 911 елга бер була икән. Бу вакытта Кояшта шартлаулар башланып, аннан атылган плазма оершалары безнең планетага таба оча (әлеге оершалар жгут төсле һәм диаметры Җир диаметры кадәр була). Әлеге жгут-оершалар алдыннан котчыкмалы җимергеч көчкә ия булган бәрмә дулкын (ударная волна) килә. Чираттагы глобаль фаҗига б.э.к. 8 мең ел элек булган. Шушы вакытта яңа йолдыз тууы турында да мәгълүм. Новосибирск галиме Э.П.Изои һәм Вьетнам галиме Ли Дын Ан исбатлавынча, б.э.к. 8 мең ел элек Җир планетасы Галлей кометасы белән бәрелешкән. Азия һәм Австралия территориясе, Һинд океанына комета кисәге атылып төшү сәбәпле, коточкыч цунами дулкыны астында калган. Шуннан соң бик куәтле тузан гарасаты башланган, җир өстен 2 м калынлыкта тузан каплаган. Урман янгыннары котырган. Үзәнлекләр су астында калган. Бу су басу нәтиҗәсендә коры дөньяның күп өлеше юкка чыккан. Украина, Болгария, Румыниянең Кара диңгез яр буйларын тикшерү б.э.к. 5117 елда Урта диңгездән Кара диңгезгә Босфор бугазы аша су ыргылуын күрсәткән. Шуның нәтиҗәсендә бүген иң зур исәпләнгән Ниагара шарлавыгыннан 400 мәртәбә куәтлерәк шарлавык барлыкка килгән. Ул вакытта Кара диңгез тигезлеге хәзергедән 150 метрга түбәнрәк булган, суы исә төче, Дунай, Дон, Днепр һәм Днестр аны су белән туендырып торган. Ә шарлавык аркасында ул тәүлегенә 30 сантиметр тизлек белән күтәрелгән, 100 мең кв. метр яр буен су баскан. Хәзерге кыяфәтенә ул өч елда ирешкән. Суының тозлануы төче суда яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын һәлак иткән. Калдык-постыклары елгаларның диңгезгә койган урыннарында һәм лиманнарда гына сакланып калган.

кыяр 
Кыяр турында. Кыяр – организм өчен искитмәле файдалы органик су чыганагы. Бу су – безгә кирәкле кыйммәтле минераль матдәләр эремәсе. Кыяр аппетитны яхшырта, йөрәк һәм бөер эшчәнлеген көйли. Бу яшелчә хәтерне яхшырта, атеросклерозга каршы көрәшә, нерв системасын тынычландыра һәм ныгыта. Чи кыярны даими ашасаң, калкансыман биз белән авырып китү ихтималы кими. Кыярны бавыр, бөер һәм буын авырулары булганда, шулай ук симезлектән, подагра һәм гипертониядән (югары кан басымы) интегүче кешеләргә тәкъдим итәләр. Шуның өстенә, кыяр хроник эч кату, шешенү (йөрәк эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә), үт куыгы эшчәнлеге начараю, бетми йөдәтүче ютәл һәм туберкулездан файдалы.Истә тотыгыз: тозлы һәм маринадлаган кыяр аппетитны нык кузгата, шуңа күрә симезлектән интегүчеләргә аның белән мавыкмаска кирәк. Югары кан басымыннан һәм төрле сәбәп аркасында килеп чыккан шешенүдән киптереп ваклаган 2 аш кашыгы кыярга 2 стакан яңа кайнап чыккан су салыгыз да, ябык савыт белән «су мунчасына» куеп, 30 минут төнәтегез. Суынгач сөзегез. Ашарга 30 минут кала көнгә 3-4 мәртәбә чирек яки 0,5әр стакан эчегез. Сидек куыгы ялкынсынганда (цистит) 3 аш кашыгы кыяр орлыгын 1 аш кашыгы фенхель орлыгы белән бергә 600 мл яңа кайнап чыккан суга салыгыз һәм, төреп, 2 сәгать төнәтегез. Сөзегез. Ашарга 15-20 минут кала көнгә 3 тапкыр 1әр стакан эчегез. Дәва курсы – 5 көн. Кыяр пешереп эчү бизгәк халәтеннән (температура, салкын тию нәтиҗәсендә бер эсселәп, бер туңып китү һ.б.), гипертония, шешенкелек (килеп чыгышы төрле булырга мөмкин), эч катулардан файдалы. 100 г тураган чи кыярга 200 мл яңа кайнап чыккан су салыгыз да, акрын утта өсте ябык килеш 5-7 минут кайнатыгыз. Ашарга 30 минут кала көнгә 3-4 мәртәбә 0,5әр стакан эчегез.Бавыр чирләреннән өлгереп мәмрәгән (картайган) кыяр төнәтмәсе тәкъдим ителә. 100 г тураган кыярга 500 мл су кайнатып салып, өсте ябык савытта акрын ут өстендә 20 минут кайнатыгыз. 10 минут суынгач, сөзегез. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр 0,5әр стакан эчегез. Симезлектән кыяр тозлыгы файдалы. 0,5 стакан тозлыкка 10 процентлы 1 аш кашыгы серкә кушып эчегез. Көнгә 3 мәртәбә 0,5әр стакан эчәргә. Дәва курсы – 2 атна. Кирәк булса, 1 айдан яңадан кабатларга. Эч катуны бетерү өчен, кыярны бер ай тозлы суда тотыгыз да, тозлыкны сөзеп, суыткычка куегыз. Кыярын ташлагыз. Һәр ашаудан соң 20-30 минут узгач, 1әр десерт кашыгы эчегез. Яңа сыккан кыяр согын ашказаны-эчәк авыртуларыннан, ә бал кушып, өске тын юллары катарыннан температура төшерү чарасы буларак һәм ютәлдән эчәләр (көнгә 2-3 мәртәбә 2-3әр аш кашыгы). Сок ясау өчен, кыярны әрчеп, кыргычта уалар һәм марля аша сыгалар. Йөрәк ишемиясе авыруыннан һәм йөрәк ритмы бозылудан, хроник бронхиттан, бөер һәм бавыр авыруларыннан, шикәр диабетыннан, дисбактериоздан һәм эч катудан, симезлектән кыяр согы файдалы – ашау алдыннан көнгә 3-4 мәртәбә 50-100әр мл эчәргә. Симезлеккә каршы көрәшү өчен, «кыяр көннәре» уздырырга була. Моны атнага 1-2 мәртәбә эшләргә мөмкин. Көнгә 1,5 кг әрчегән чи кыяр ашагыз һәм 2шәр стакан (5кә бүлеп) яңа әзерләгән төче катык (простокваша) эчегез. Исегездә тотыгыз: чи кыярны ашказаны һәм унике-илле эчәк җәрәхәте кискенләшкән вакытта, кискен һәм хроник гастрит, энтероколитлар вакытында кулланырга киңәш ителми.
 

Җирдә алыплар яшәгән.XIX һәм XX гасырның тарихи истәлекләрендә Җир шарының төрле почмакларында бик зур гәүдәле кеше скелетлары табылу турындагы хәбәрләр бар.1821 елда АКШның Теннеси штатында борынгы таш стена һәм аның астында 215 сантиметрлы ике скелет табыла. Висконсин штатында 1879 елда амбар төзегән вакытта бик зур умыртка сөяге һәм баш сөяге табалар. Бу турыда җирле матбугат та язып чыга.1883 елны Юта штатында табылган борынгы каберлектә 195 сантиметрлы скелетлар була. Боларның буе җирле индеецларның уртача буй озынлыгыннан кимендә 30 сантиметрга зуррак була. 1885 елны Пенсильвания штатындагы курганда (каберлекләр калкулыгында) склеп, ә анда 215 сантиметрлы скелет табыла, стеналардаакеше, кош-корт сурәтләре ясалган була.1889 елны Германиянең Рур өлкәсе шахтерлары 210-240 сантиметрлы скелетларга юлыгалар. 1890 елны Мисырда таш саркофаг, аның эчендә кызыл балчыктан ясалган табут, ә табут эчендә җирән чәчле хатын һәм сабый бала мумияләре табыла. Хатын мумиясенең озынлыгы ике метр була. Йөз һәм гәүдә төзелеше буенча болар борынгы Мисыр кешеләреннән нык аерылып тора. Боларга охшаш җирән чәчле мумияләр 1912 елны Невада штатындагы кыяташ эчендәге мәгарәдә табыла. Мәгарәдәге мумияләнгән хатынның гәүдә озынлыгы ике метр, ир кешенеке исә өч метр тирәсе була.1930 елны Австралиядә яшма казучы шахтерлар Басарт штатында ташта уелып калган галәмәт зур кеше эзләренә тап булалар. Шулай ук зур һәм авыр таш артефактлар – күсәкләр, стамескалар, пычаклар һәм балталар да табыла. Бүгенге Homo sapiens мондый 4-9 килограммлы кораллар белән бик теләсә дә эшли алмас иде. Галимнәр, әлеге табылдыкларга нигезләнеп, биредә кайчандыр яшәгән алыпларны мегантропуслар дип атый башлыйлар. Боларның буе 210-365 сантиметр булган. Мегантропуслар Кытайда «эзләре» табылган гигантопитеклар белән охшаш. Кытай гигантларының буен, табылдык теш казналары һәм тешләр буенча, галимнәр 3-3,5 метр, авырлыклары 400 килограмм дип исәпләп чыгарганнар.1958 елны Австралиянең әлеге районына махсус антропологик экспедиция оештырыла. Тарихчылар өч метрга кадәр тирәнлектә казу эшләре алып барып, ташка әйләнгән бик зур азау теше дә табалар – тешнең озынлыгы 67, киңлеге 42 миллиметр була. Мондый теш кимендә 7,5 метрлы, 370 килолы кешедә генә булырга мөмкин, ди белгечләр. Углеводород анализы ярдәмендә әлеге барлык табылдыкларның яше тугыз миллион ел дип билгеләнә.1971 елны Квинсленд штатында фермер Стивен Уолкер, җир сөргәндә, әкәмәт теш казнасы кисәгенә юлыга. Казнадагы тешләрнең озынлыгы биш сантиметр була. 1979 елны тауларда искитмәле таш табалар – ташта ап-ачык булып галәмәт зур аяк бармагы эзләре ярылып ята. Бармак эзләренең зурлыгы шаккатыра – ул аркылыга 17 сантиметр тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, димәк, аяк 60 сантиметр, ә аның хуҗасы алты метрлы кеше булырга тиеш!Шул ук Австралиядә тагын озынлыгы 60, киңлеге 17 сантиметрлы өч аяк эзе табыла. Алыпның атлау озынлыгы исә 130 сантиметр. Эзләр ташка әйләнгән лавада сакланып калган. Аның «яше» берничә миллион ел. Югары Маклей елгасының известь утырмаларында шулай ук 10 сантиметрлы аяк бармагы һәм киңлеге 25 сантиметрлы табан асты калдырган эз дә табылган. Димәк, Австралия аборигеннары бу континентның беренче кешеләре түгел. Чыннан да, аборигеннарның фольклорында (тел-авыз иҗатында) алыплар турында әкият һәм риваятьләр күп.Оксфорд университеты китапханәсендә сакланучы «Тарих һәм антика» китабында урта гасырларда Камберлендта табылган гигант кеше скелеты турында да сөйләнә: «Алып дүрт ярд тирәнлектә ята һәм хәрби киемнән. Кылычы һәм балтасы янына салынган. Скелетның озынлыгы 4,5 ярд (4 метр), ә теше 6,5 дюйм (17 сантиметр)».1877 елны АКШның Невада штатында алтын юучылар кыя өстендәге таш астыннан чыгып торучы нәрсәгә игътибар итәләр. Кыяга менеп, моның нәрсә булуы белән кызыксыналар. Ни күрсеннәр – бу – кыяташка берегеп каткан кеше сөякләре икән. Сөякләр (табан асты һәм тез буынына кадәр җир) береккән өлешләрне кыядан кәйлә белән ватып алып, эшчеләр бу табылдыкларны хуҗаларга тапшыралар. Сөякләр ябышып каткан таш кварцит булып чыга. Табан һәм тез сөяге яхшы сакланганлыктан, белгечләр моны, һичшиксез, кеше сөякләре дип бәялиләр. Әмма аяк үлчәме генә шаккатыра – тездән аякка кадәр озынлык 97 сантиметр була. Димәк, мондый аякның «хуҗасы» 3 метр да 60 сантиметрлы кеше булган! Ә кварцитның яше исә – 185 миллион ел – белгечләрне тагы да шаккатыра: бу бит динозаврлар чоры. Җирле газеталар, берсен-берсе уздырып, әлеге сенсация турында хәбәр итә. Музейлар кыяга тикшеренүчеләр җибәрә, ләкин алар бүтән берни дә таба алмыйлар.1936 елны нимес палеонтологы һәм антропологы Ларсон Поль Үзәк Африканың Элайзи күле ярында гигант кеше скелетлары таба. Бер кабергә күмелгән 12 ирнең буй озынлыгы 350-370 сантиметр, иң кызыгы, тешләре икешәр рәт була.Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Польшада, атып үтерелгән кешеләрне күмгән чагында, ташка әйләнгән бик зур баш сөяге табыла. Аның зурлыгы 55 сантиметр, ягъни хәзерге кеше баш сөягеннән өч мәртәбә зуррак була. Димәк, ди белгечләр, бу кешенең буе 3,5 метр булган.Күренекле зоолог Т.Сандерсон 60 нчы елларда язуынча, 1950 елда Аляскада юл төзелеше барышында бер бульдозерчы ике бик зур баш сөяге һәм умыртка, аяк сөякләре актарып чыгара. Баш сөягенең биеклеге – 58, киңлеге 30 сантиметр була. Бульдозерчы егетнең әйтүенә караганда, дип яза Сандерсон, теш казналарында тешләр икешәр рәт, умыртка сөякләре дә, баш сөяге кебек үк, хәзерге кешенекеннән өч мәртәбә зуррак, сыйрак сөяге 150-180 сантиметр булган.Көньяк Африкада алмаз казучылар 1950 елны 45 сантиметрлы баш сөяге кисәгенә юлыгалар. Антропологлар бу сөякне якынча тугыз миллион еллык дип бәялиләр.Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Океания утрауларында да алып кешеләрнең сөякләре бар, дигән имеш-мимешләр йөри.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.