Мәзәкләр


Мәзәкләр
Бик кызык

 2

1.Мужик кечкенә бер шәһәргә командировкага килгән.Вокзалда туалетка кергән.Стенада язу күрә: ”Кызлар. Арзан. Адрес:..”.Арзан да булгач мужик күңел ачып алырга булган.Таксига утырган да адрес буенча киткән.Килеп җиткән,таксига түләгән,такси китеп барган.Мужик тирә-ягына карый: җимерек йорттан башка берни юк. Бары бер аксак бабайның килгәне күренә.Мужик:

-Бабай,кайда монда… теге ни…фахишәләр?

Бабай: -Булганнары да юк.Ә менә синең шикеллеләрне таксистлар көнгә 20ләп ташлап китәләр.

 

2. Фашист,демократ һәм коммунист аракы эчеп утыралар. Кызып алгач,кемнең идеологисе көчле дип бәхәсләшә башлаганнар.Сүз белән җиңә алмагач,эш белән күрсәтергә булганнар. Кем үз идеологиясе белән мәчегә горчица ашата ала? Фашист мәчене йолкып алган да авызына бер кашык горчица тыккан…Ашаган мәче! -Бу бит көчләп ашату!-дип шаулашканнар. Шуннан демократ ике телем колбасаны алган да уртасына горчица сылаган.Мәче ялт иттергән! Тагын шаулашканнар: -Бу бит алдау! Шуннан коммунист кашыгы белән горчица алган да мәченең күтенә сылап куйган. Мәче шундук чиный-чиный горчицаны яларга керешкән. -Күрегез,-дигән коммунист,- менә ничек ашаталар.Өстәвенә җырлый-җырлый ашый!

3.Исерек ир өенә кайта.Хатыны кухняда савыт-саба юа.

Ир өстәлгә сугып: -Кем өйдә хуҗа?

Хатын “шалт”берне таба белән тегенең башына.Ир идәнгә шапылдап барып төшә.

Күрше хатыны керә: -Нишләп ирең кухняда ята?

-Хуҗа бит! Кая теләсә,шунда ята.

4.   5 яшьлек кыз : -Әти,1000сум бирсәң,син югында әнинең төнлә кем белән йоклаганын әйтәм. Әтисе 1000сумны бирә.

-Әйт, тизрәк.

-Минем белән йоклый.

5  .-Әни,нәрсәгә синең корсагың зурайганнан зурая?

-Улым,мин карбыз ашаганда ялгыш төшен йоттым,хәзер шул карбыз булып  үсә.

-Ә син балага узмадың микән ,күгәрченкәем?

6. Совет солдатлары окопта утыралар…Нимесләр һөҗүмгә күчкән.Бер урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән:

-Иван!

Иван башын күтәргән дә: -Мин!

Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган:

-Сергей!

-Мин! Нимес аны да атып үтергән.Ата икән,ата икән… Окоп төбендә бары бер татар калган.Үзе:

-Ярабби,Мөдәрис димәсә генә ярар иде,-дип пышылдый икән.

7.   Татар,башкорт һәм урыс кеше яшәми торган утрауга эләккәннәр.Кем нәрсә эшли ала дип киңәшергә тотынганнар.Урыс әйткән:

-Мин өйләр сала беләм.

Башкорт: -Мин хайваннар һәм кошларны кулга ияләштерәм.

Татар эндәшмәгән. Бер ел үткән.Урыс белән башкорт яңа өйдә чәй эчеп утыралар,ә ишек алдында тавыклар кытаклашып йөри икән. …Кинәт ишек шакыганнар.Урыс белән башкорт икесе бергә:

-Кем бар?-дип кычкырганнар.

-Кем булсын… сезнең яңа участковыегыз.

8.Яһүд белән татар судлаша.

Прокурорга каты режимлы 10 ел бирәләр.

 

9.Ата-аналар җыелышында Вәлинең әтисеннән кем булып эшләве һәм мәктәпкә нәрсәләр эшли алуы турында сораганнар.

Әти кеше:-Прокурор…,-дигән.

Шуннан, мәктәпкә бернәрсә дә  кирәк булмавы билгеле булган!

10.Дуңгыз абзарына Бүре килеп керә.Дуңгызлар почмакка поса.Бүре:

-Әссәләмәгаләйкүм!

Дуңгызлар: -Аллага шөкер,мөселман икән.

11.Ирләр ни кадәр карт булсалар,шул кадәр бай булалар.Чәчтә-көмеш.Тешләр-алтын.Бөердә-таш.Буыннарда-тоз.Канда-шикәр.Кан тамырлары –тимер белән тулган.Штан төбендә-күчемсез милек.Һәм бетмәс-төкәнмәс газ запасы…
12.Хатын: -Бүген ничәдә өйдә буласың?

Ир: -Җомга көнне шимбәдә кайтуымны онытмаска вакыт бит инде!

1

Хөрмәтле укучым!

Бәлки,  синдә без  белмәгән, укымаган-ишетмәгән  өр-яңа мәзәкләр  бардыр? Яшереп яткырма,татар интернетын үстерергә ярдәм ит.

farit.vafin2011@yandex.ru электрон адресына язып җибәр.Турыдан туры сайттан гына да яза аласың.Без аны сезнең авторлыгыгызны күрсәтеп,сайтка урнаштырырбыз.Башкалар да укып рәхәтләнсен.Татар мәзәкләренә яңа сулыш бирик!

[contact-form-7 id=»2648″ title=»Контактная форма 1″]

Шәрехләү ябык.


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.