Орчык бәйрәме


 Садыйкова Зәйтүнә Усман кызы. Нурлат шәһәре 3 номерлы урта гомуми белем мәктәбенең I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы .

Тема. “Орчык бәйрәме”өмәсе

Чара барышы.

1.Кунакларны кулларына ипи, бавырсак, чәк-чәк тоткан, татар халык киеменә киенгән кызлар, егетләр каршы ала. ( “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый)

2.Укучы кыз. Исәнмесез кадерле кунаклар, әйдәгез рәхим итегез, түрдән үтегез, безнең сый-хөрмәтебездән авыз итегез. (кунклар түргә үтә , алар алдына бавырсак, чәк-чәк куела)

3.Кунаклар кергәнче үк әниләр ярымбоҗра ясап утырган була. Алар эрли, бәйли, йон төтә.

Кунаклар тиешле урынга утыргач, укучылар әзерләп куелган өстәләр артына урнаша. Һәр өстәл артында 6 шар укучы, өстәл өстендә ак кәгазь, ручка.

Укытучы. Исәнмесез,  кадерле кунаклар, хөрмәтле әниләр, укучылар.

Татар халкы элек-электән кунакчыл, тәрбияле халык. Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астындакалган. (Бу вакытта презентация “Сабан туе”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” бәйрәмнәреннән күренешләр слайдларда чыга). Татар халкы элек-электән “Каз өмәсе”, “Өй күтәрү”, “Өй юу” өмәләрен күмәк эшләгәннәр. Билгеле инде эшләгәннән соң хуҗа кеше өмәчеләргә табын әзерләгән. Алар ашап-эчеп кенә калмаганнар, уен-көлке, җыр-бию, мәкаль, табышмак әйтешү уеннары  да уйнаганнар.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.