Уңышлар сиңа, Фәрит!


 1“Татарстан яшьләре” газетасыннан Арча районында яшәүче Фәрит Вафинның язмаларын укыгач, их, шушы кешене мәгариф министры итеп куярга иде дим мин һәрвакыт. Мәктәп тормышы, татар теле проблемалары, татарлар язмышы турында шулкадәр аңлаешлы итеп, чын күңелдән кайгыртып яза бит ул. Моңа кадәр мин аның яше һәм үзе турында берни белми идем (без – олы яшьтә, җиде класс белемле генә, интернетка керә дә, анда укый да белмибез). Менә газетаның 31 июль санында аның тормышы һәм фотосы белән танышкач, бу кешегә (егеткә) ихтирамым тагын да артты. Бик ягымлы, мөлаем, шат күңелле кеше карап тора, бер дә 60 яшь бирерлек түгел үзенә. Минемчә, бу иптәшне югары урыннарга куеп, үзебезнең Татарстаныбыз өчен эшләтергә дә эшләтергә кирәк әле һәм беркадәр ирек тә бирергә үзенчә эшләү өчен. Иманым камил, әллә нинди уңышларга, яхшы күрсәткечләргә ирешер иде ул. Фәрит әфәнде, Ходай киләчәктә дә исәнлек-саулык бирсен, балаларыгызның бәхетен күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Алга таба да үзеңнең матур, кызыклы язмаларың белән безне – “Татарстан яшьләре”н укучыларны сөендереп яшә.

                                                                       Хәйдәр САБИТОВ. Әлмәт

«Татарстан яшьләре»,16август,№20

Мин кыңгыраулы мәктәп иленнән


Халидә Минһаҗева әңгәмәсе.»Татарстан яшьләре».31июль,2014

-60ка җитеп килгәндә ниндирәк хисләр кичерәсез,Фәрит абый?

 -60ка да килеп җиттек диген…Сөбханалла! Балачакта 60 яшьлек кешеләр безгә  карт бабай булып күренәләр иде.Ә хәзер… 60 яшь- алтын яшь дип кенә җиффәрәбез..Алтмышка кадәр эшләсәң дә,теләгәнчә акча бирмәскә мөмкиннәр,60тан соң эшләмәсәң дә,әз-әзләп биреп торалар.Әле җитмәсә,елга ике тапкыр арттырып бирәләр.60ка җитмичә андый бәхеткә ирешеп булмый.Шулай булгач,шатлык түгелмени мондый картлык?!.. Пәйгамбәребез(с.г.в.) өммәтенә бирелгән гомер 60 ел.Артканы-бүләк.Аллаһның бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиеш.”60 яшь тулгач кешенең гозере кабул булмас”,-диелә хәдистә.Ягъни 60 яше тулган кеше гомерем кыска булды,тәүбәгә килергә өлгерә алмадым, дип акланырга тырышса,аклануы кабул ителми.Тиешле гомерен яшәгән булыр.Мин бу яктан да бәхетле.60ка җиткәнче мәчет ишекләрен ачып кердем, дини йолаларны хөрмәт итәм,ислам кануннары буенча яшәргә тырышам.

  Дөньяның саф  һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларым белән сау-сәламәт йөреп, хатыным,балаларым, оныкларым,туганнарым белән бергә гомер кичерүем  мине иң бәхетле кешеләрнең берсе итә.60 ел эчендә   шактый авырлыклар күтәреп узсам да,гаделсез рәнҗетүләргә Тулырак…


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.