Әти белән мин-чын ир-егет. Бәйрәм иртәсе.


 әти
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы.Тема: “Әти белән мин – чын ир-егет”. (Бәйрәм иртәсе)
Максат: әтиләрдә ир- егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү; малайларда чын ир- егет булу теләге уяту. Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу, горурлану хисләре тәрбияләү.Балаларда Ватанны  саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: баскетбол тубы, кәрзиннәр, гимнастик таяк, чиста кәгазь битләре, карандашлар,катыргыдан ясалган аяк эзләре, магнитофон. Алып баручы 1: Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар, бакчабыз хезмәткәрләре! Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үзебезең “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчабызда тәрбияләнүче малайлар һәм аларның әтиләре арасында “Әти белән мин — чын ир-егет” бәйгесе үткәрербез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала? Алып баручы 2: 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз. Алып баручы 1: Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Алып баручы 2:     Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз. Ә хәзер әтиләрне котлау өчен сүзне балаларыбызга бирәбез. 1 нче бала: Батыр һөнәр бар җирдә- Җирне, илне саклаучы. Сине, мине – һәркемне Дошманнардан яклаучы. Генералмы, майормы,  Капитанмы йә сержант.  Барсының да исеме Дөньяда бер – ул солдат. (Сәмир) 2 нче бала: Олысы һәм кечесе, Шул һөнәрне үз иткән.  Күкрәк белән ут каплап, Күпләре шәһит киткән. Ватанны саклаучылар- Аямыйлар үз – үзен.   Беләкле, йөрәклеләр, Ихтыярлы һәм түзем. (Камил) Кызлар башкаруында җыр: “Балалар бакчасында” (Нур Гайсин сүзләре, Наилә Зарипова музыкасы) Чиста кием кидереп, Мине көн саен иртән Эшкә барышлый әни, Эшкә барышлый әни Ямьле бакчага илтә, Ямьле бакчага илтә. Әни белән барабыз Юл буенча сөйләшеп, Каршы ала апабыз, Каршы ала апабыз, Ягымлы исәнләшеп, Ягымлы исәнләшеп. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.