Тукай бүләге


Тукай         Хөрмәтле коллегалар!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  130 еллыгы уңае белән “Мөгаллим язмалары” сайты бер ай буена түләүсез хезмәт күрсәтә.

Сез  Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган хезмәтләрегезне сайтка урнаштырып, бушлай Сертификат ала аласыз.Моның өчен:

1.дәрес планнары,

2.сценарийлар,

3.сыйныф сәгатьләре,

4.презентацияләр,

5.видеолар,

6.методик докладлар җибәрергә мөмкин. Таләпләр “Ачык дәрес” Нигезләмәсендәгечә.(Монда язылган: http://faritvafin.ru/achyk-d-res/ ) Фотографиясез эшләр кабул ителми.Сертификат сайтка куелган хезмәтләргә генә биреләчәк.Килгән эшләр,тиешле тикшерү узганнан соң 1-2 көн эчендә сайтка куела.

 Акция уңае белән җибәрелгән эшләр бары тик шушы адреска кабул ителә: achkderes@mail.ru

Сайтка тәҗрибә уртаклашу өчен файдалы булган,стилистик һәм орфографик хаталары булмаган,дөрес бизәлгән хезмәтләр генә куелачак.

Сертификат бирү вакыты: материал сайтка урнаштырылганнан соң 1-2 көн.

Уңышлар сезгә! Бөек шагыйребезнең зур юбилеен бергә-бергә каршылыйк.

Сайт администрациясенең килгән һәр эшне анализлап җавап язарга мөмкинлеге юк.Сорауларыгыз булса,сайтта язып калдыра аласыз.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.