Ятим бала,ятим мөгаллим


Мөгаллим язмалары      Алда язылачак хәлләр  тулырак аңлашылсын өчен башта бер мисал китерәм. 5 нче сыйныфта татар теле дәресе бара. Укучылар «Мин Яңа Кенәр авылында яшим» дигән җөмләне әйтә белергә тиешләр. Сыйныфтагы 8 укучының 6 сы «яңа» сүзен әйтә алмый, 7 се «Кенәр» дөрес әйтми. Бары берсе генә  җөмләне ялгышмыйча әйтә алды.

 Менә бу — коррекцион мәктәпләрдәге рус балаларына  теле укыту дәресенең бер мисалы. Коррекцион мәктәпләр акыл үсешләре зарарланган , яки төрле тайпылышлар булган, ягъни дебил балалар өчен. Безнең Яңа Кенәрдә VIII төрдәге ятим һәм караучысыз калган балалар өчен коррекцион ярдәмче-интернат мәктәптә шундый 104бала укый. Укый дип кенә әйтү  аз.Әти-әниләреннән мәхрүм калган балалар 1 нче сыйныфтан 9|нчыга кадәр шушында үсә, тәрбия ала. Мондый интернат-мәктәпләрдәге балалар белем алу белән кызыксыный. Аларның күбесенә нинди билге куйсалар да барыбер. Татар телен өйрәнүгә, гомумән, тискәре карыйлар. Безнең мәктәптәге татар фамилияле балаларның күбесе “я-не татарин, я – русский” дип кабатларга ярата.

 Коррекцион мәктәп укучыларлы барлык фәннәрне дә коррекцион юнәлештәге, җиңеләйтелгән махсус программа һәм дәреслекләр буенча үзләштерә. Бары татар теленнән генә балалар өчен программа да, махсус дәреслекләр дә юк. Әлегә кадәр без 2000 елда ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган программа (төзүчесе — Г.Р.Шәфыйкова) нигезендә эшләдек. Ләкин бу программа урта мәктәпләр өчен чыгарылган дәреслек-ләрне 2-3 сыйныфка түбән төшерүгә нигезләп кенә төзелгән. 90 нчы еллар уртасында нәшер ителгән ул дәреслекләр күптән тузып-искереп бетте инде. Әлеге программада тәкъдим ителгән ул дәреслекләр буенча коррекцион мәктәп баласына татар телен өйрәтү бик авыр иде.

Әлеге мәктәпләрдә татар теле укыту мәсьәләсе, гомумән, соңгы елларга кадәр телгә алынмаган, кузгатылмаган өлкәләрнең берсе булды. Минем үземә, мәсәлән, 10 елдан артык бер генә тапкыр булса да акыл үсеше зәгыйфь балаларга татар телен өйрәтүгә багышланган семинарларда, курсларда булырга туры килмәде, һәм, ниһаять, шушы елның гыйнвар азагында (28-29.01) Чаллы өзлексез педагогик белем бирү институты мине коррекцион мәктәпләрдә татар теле укытуга багышланган курсларга чакырды. Роза Хәйдәрова дәреслекләре белән эшләүче мөгаллим буларак, VIII төрдәге коррекцион мәктәптә рус балаларына татар теле укыту буенча тупланган тәҗрибәм белән уртаклаштым, үзем өчен яңа мәгълүматлар алып кайттым.

Педагогика фәннәре кандидаты, доцент Роза Хәйдәрова дәреслекләре һәм методикасы буенча укытуга багышланган мәкаләләрем матбугатта басылып чыкканлыктан, сүзне озакка сузарга җыенмыйм. Ләкин Р.Хәйдәрованың теманы цикллап укытуга корылган, коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләренең бүгенге көндә рус балаларына татар телен өйрәтү өчен чыгарылган иң камил дәреслекләр икәнен тагын бер тапкыр кабатламыйча булмый.

Коррекцион мәктәпләрдә татар теле укыту турында сүз кузгаткач, аның укытучылары хакында да берничә сүз әйтеп үтү кирәк булыр дип уйлыйм. Чөнки күп вакыт мин үзебезне үги бала хәлендә тоям. Гадәти мәктәпләрдәге шикелле балаларны олимпиадаларга, конкурсларга, төрле ярышларга алып бару дигән нәрсә безнең системада бөтенләй юк. Бары физкультура-спорт буенча гына коррекцион мәктәпләр арасында ярышлар үткәрелә. Шулай булгач, башка фән укытучылары үз талантларын, хезмәтләрен күрсәтә алмый. Безнең мәктәптә эшләүче 46 укытучы-тәрбияченең бары берсенең (!) һәм директорның гына мактаулы исеме бар. Гомерләре буе шушы мәктәптә психикалары зәгыйфь, агрессив балалар белән эшләп пенсиягә китүчеләр «Хезмәт ветераны» исеме алырлык та хезмәт куймыйлар микәнни? Үз әниләре язмыш кочагына ташлаган сабыйларны киендергән, ашаткан-эчерткән, укырга-язарга өйрәткән өчен генә дә мондагы укытучы-тәрбияче-ләрнең хезмәте олы хөрмәткә, мактауга лаек лабаса.

Коррекцион мәктәп укытучылары 100 меңлек грантка да дәгъва белдерә алмый. Әмма тикшерүләр вакытында һөнәри осталык, белем дәрәҗәсе гомуми белем бирү мәктәпләрендәге шикелле таләп ителә. Безнең укытучылар бәйрәм көннәрендә гаиләләрендә үз балалары белән ял итеп тә утыра алмый. Чөнки ятимнәр ел әйләнәсе мәктәптә яшәгәнлектән, каникул, бәйрәм көннәрендә һәм җәйге айларда график буенча группаларда эшләргә мәҗбүр ителәләр. Без класс җитәкчелеге өчен дә соңгы ике елда гына акча ала башладык. Анысы да гадәти мәктәпләрдәге акчаның яртысын гына тәшкил итә.

Саный китсәң, коррекцион мәктәптә эшләүнең минусларын күпләп ките-рергә мөмкин. Әйткән кадәре дә хәлебезне күрсәтергә җитә дип уйлыйм. Ләкин мескенләнү, хәлебез яман дип кул кушырып утыру, эшлексезлек укытучыга ят әйбер. Мин үзем, мәсәлән, Чаллыга баруым белән генә дә канатланып кайттым. Беренчедән, милли-төбәк компоненты бетә дип торалар, икенчедән, рус балаларына татар телен өйрәтү буенча яңа планнар коралар. Бәс, шулай икән, ятим бала хәлендә калмас татар теле укытучылары. Ни әйтсәң дә, татар теленең төп сакчылары алар бит әле.

Фәрит ВАФИН. “Мәгърифәт” газетасы архивыннан.23 февраль,2008 ел.

Шәрехләү


Яндекс.Метрика
Top
Copy Protected by Chetan's WP-Copyprotect.